Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тимер юлда үз эшенең осталары эшли

Бу атнаның якшәмбесендә тимер юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Районыбыздагы Круглое Поле станциясе Татарстанның төньяк-көнчыгыш тимер юлының "йөрәге". Узенең башлангычын узган гасырның алтмышынчы елларында алып, җитмешенче елларында ныклап үскән, зурайган станция ул. Бүгенге көндә аның төп эше төрле предприятиеләргә чимал ташучы йөк поездларына хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт.

Хәрәкәт белән идарә итү дирекциясенә караган тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәгенең Түбән Кама бүлегендә районыбызның Круглое Поле, Биклән, шулай ук Зәй районы, Яр Чаллыда яшәүче 1053 кеше хезмәт куя. Әлеге бүлек башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флер Закиров белән станция башлыгы Земфира Одилова безне эш көйләнеше, аның үзенчәлекләренә төшендерә.

- Безнең станциядә җәмгысы 118 кеше эшли. Станция буенча кизү торучылар, диспетчерлар, операторлар, поездларны кабул итүчеләр, вагоннарны сортларга аеручылар - һәммәсе станциянең көйле эшләвен тәэмин итә, - ди Земфира Одилова. - Тимерюлчы дигән бу хезмәт үз эченә бихисап һөнәрләрне җыйган. Вазыйфалары, күрсәткән хезмәтләре төрле булса да, һәркайсының эше зур җаваплылык, төгәллек сорый.

Станция буенча кизү торучы Татьяна Ишкова - күп еллар биредә эшләүче, мактаулы хезмәткәрләрнең берсе. Ул станциягә килгән вагоннарның хәрәкәтен көйли, составлар туплый.

- Казандагы элемтә техникумын тәмамлагач та, бирегә эшкә кайттым. Үзеннән-үзе килеп чыкты ничектер, - дип сөйләде Татьяна Ивановна. - Шул көннән сизелмичә инде 30 ел гомер узды, ләкин әлеге һөнәрне сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады, - диде ул.

Төп эшеннән кала Татьяна ханым бирегә практикага килүче егет-кызларны эшкә өйрәтә. Аларны пульт алдына утыртып, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Без килгәндә дә аның янәшәсендә шундый практикантларның берсе - Эльза Хәсәншина бар иде. Эльзаның сүзләренә караганда, станциядә тәҗрибә тупларга дип килгән һәр практикант нәкъ менә Татьяна Ишкованың кул астында эшләргә тели икән. Чөнки ханым җаваплы участокны яшьләргә тапшырудан курыкмый, ул-бу була калса да, һәрвакыт янәшәдә булып, ярдәмгә килә.

12 сәгатьлек көндезге һәм төнге эш сменаларыннан соң Татьяна Ивановна ял итеп кенә калмый, улы Павел һәм кызы Ольгага балаларын карашырга, үзенең дүрт оныгын тәрбияләргә булыша.

Кизү тору бүлмәсеннән чыгып, юлыбызны дәвам итәбез. Тышта төрле юнәлешләрдәге рельслар буйлап килүче вагоннар арасында җитез генә эшләүчеләрне шәйләп алам.

- Компьютерлар, пультлар ярдәмендә килгән вагоннарның тизлеген көйләүдән тыш, биредә бу эшне кулдан гына башкаручы хезмәткәрләребез бар, - дип аңлатты миңа станция башлыгы Земфира Одилова, - Алар кулларындагы "вилка" дип исемләнүче ыргаклы җайланма белән рельсларга тормоз башмагын салып, вагонның тизлеген киметәләр.

Кыш җиткәч, хәрәкәтне көйләүче бу хезмәткәрләрнең эше тагын да катлаулана: яуган кар аркасында вагоннар рельслардан чыгарга мөмкин. Бу чорда тагын да уяурак булырга туры килә, дип каршы алды мине өлкән регулировщик Александр Немыкин. Аның да Круглое Поле станциясендә эшләвенә тиздән 25 ел тула.

- Армия сафларыннан кайткач та, бирегә эшкә урнашкан идем. Соңрак тормыш мәшәкатьләре белән башка җирдә яшәп эшләгәннән соң, станциягә кире әйләнеп кайттым. Коллективыбыз яхшы, бердәм, дус. Яшьләрнең килүе дә сөендерә, - дип фикере белән уртаклашты.

Тимер юл тармагы белгечлекләренә алга таба да ихтыяҗ зур буласына, әлеге тармакның яшь кадрлар исәбенә яңаруына шик юк. Чөнки республикада яңа тимер юл магистральләрен төзү, транспорт инфраструктурасын үстерүгә игътибар зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев