Тимер юлчыларның эшләре зур җаваплылык һәм төгәллек таләп итә
592
0
0
Бу атнаның якшәмбесендә тимер юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Круглое Поле станциясе - Республиканың төньяк-көнчыгыш тимер юлының «йөрәге». Бүгенге көндә аның төп эше төрле предприятиеләргә чимал ташучы йөк поездларына хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Тимер юлчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Круглое Поле станция башлыгы Зинфира Адилова белән очрашып, әңгәмә кордык.
Зинфира Радисовна тумышы белән Оренбург якларыннан. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Самара шәһәренең Куйбышев тимер юл транспорты институтын сайлый.
- Тормыш иптәшем Әкрәмжон белән институтта укыган вакытта таныштым. Укып бетергәч безне юллама буенча Бөгелмә шәһәренә җибәрделәр, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.
Зинфира ханым Бөгелмә шәһәрендә 19 ел хезмәт куя. Шушы дәвер эчендә станция дежурные, иминлек буенча инженер, станция башлыгы урынбасары, Бөгелмә станциясе инженеры вазыйфаларын башкара. Ире локомотив депосында эшли.
- Круглое Поле станциясендә эш тәкъдим иткәч, монда килеп, баш инженер вазыйфасын башкардым. Ә 2013 елның апреленнән исә станция башлыгы булып эшлим. Эшебез авыр булуына карамастан, бик кызыклы. Коллективта 120 кеше эшли. Станция буенча кизү торучылар, диспетчерлар, операторлар, поездларны кабул итүчеләр - барысы да яшьләр, шунысы куанычлы. Минем урынбасарларым да яшь егетләр, бергәләшеп киңәшләшеп эшлибез, - ди Зинфира ханым.
Зинфира Радисовнадан гаиләсе турында да кызыксындык.
- Ирем - минем ышанычлы терәгем. Коллегам булгангадыр, мине, эшемнең асылын яхшы аңлый, һәрвакыт ярдәмгә киләргә әзер ул. Эш көнем иртәнге сәгать 6.30дан төнге 10нарга кадәр дәвам иткән чаклар да булгалый. Ничек кенә булмасын, гаиләм мине һәрвакыт аңлый. Улым Алмаз Круглое Поле поселогы мәктәбендә чит телләр укытучысы булып эшли, юриспруденция буенча икенче югары белем ала. Кызым Луиза быел XI сыйныфка бара. Әйбәт укый, хыялы - табиб булу. Гаиләм белән горурланам, - дип җавап бирде Зинфира Адилова.
Зинфира ханым безне станция буенча дежур Фәния Нәгыймуллина белән таныштырды. Фәния ханым да әлеге хезмәтенә 27 елдан артык гомерен багышлаган.
- Менә монда диспетчерыбыз Сергей Кашин утыра, - дип таныштыра Зинфира Радисовна. - Биредә ул 10 елдан артык эшли. Тимер юл транспорты хезмәткәре вазыйфасы үтә дә зур җаваплылык һәм төгәллекне таләп итүче хезмәт. Коллективтагы бөтен кеше дә үз эшләренең осталары, - дип төгәлләп куя әңгәмәдәшебез.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, аларның һәрберсенә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 14:09Гаиләсе белән бай Хәмденур әби Безнең районда озын гомерле кешеләр байтак дисәм, ялган булмас. Ай саен диярлек 90, 95 яшен тутырган өлкәннәребезне юбилейлары белән котларга хакимият, авыл җирлеге башлыклары, төрле оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләр килә. Әле менә кичә генә дә район башлыгы Фаил Камаев, хакимият аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина һәм Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова Новотроицкое авылында гомер итүче Хәмденур Бикмөхәммәтованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.11000
-
18 август 2022 - 18:59Күңелле һәм файдалы ял 10-16 август көннәрендә Түбән Кама районында «Дети галактики» дип аталган палаткалы лагерьлар фестивале булып узды. Быел бу фестивальдә республикабызның егерме районыннан 199 бала катнашты. Районыбыздан фестивальдә Кнәз, Кече Шилнә, Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты.17200
-
18 август 2022 - 17:57«Иминлек каешы» акциясе нәтиҗәләре Татарстан Республикасында 11 июльдән 10 августка кадәр «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелде. Акциянең максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануда административ хокук бозуларны кисәтү.13500
-
18 август 2022 - 15:52Яңа маршрут буенча өстәмә рейс Алдагы санда без районда «Кафе “Уют”» – «Подсолнухи» микрорайоны – «Восточный» микрорайоны буенча 119 санлы яңа маршрут йөриячәге турында язып чыккан идек инде.12800
-
18 август 2022 - 14:47«Балкыш» лагеренда спорт сменасы 15 августта районның «Балкыш» лагеренда спорт сменасы эшли башлады. Әлеге сменада Татарстан буенча һәм район күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән, җиңүләр яулаган 75 бала ял итә.12700
-
17 август 2022 - 19:3654 чиләк җир җиләге! Калмия мәдәният йортында күп еллар «Варенье-Шоу» бәйрәме үза. Җиләк-җимешләрне җыеп, тәмле тәмле кайнатмалар, компотлар ясагач, шул кайнатмаларны алып килеп, рецептлары белән бүлешеп, кайнар коймак белән чәй эчә торган бәйрәм кичәсе ул. Бик күңелле булды, рәхәтләнеп биедек, уйнадык, җырладык.14100
-
17 август 2022 - 17:35Бер әчмуха чәй Санияттәй җиз самоварын күтәреп инешкә төшеп бара. Исәбе – ачы катыкка елга комын кушып, самоварын чистарту, ялтырату. Самовар, җиз ләгәннәрне нәкъ менә ачы катыкка елга комын кушып юкә мунчала белән чистарту килешә, күрәсең, ата-бабадан калган бу ысул – иң яхшысы.12600
-
17 август 2022 - 15:12Идарәне югалтканнар 12 август көнне иртәнге 7 сәгать 50 минутта, «Чаллы – Сарман» юлының 19нчы километрында «ГАЗ-310290» автомобиленең 1951елгы йөртүчесе Сарманнан шәһәргә таба юл ала. РФнең юл йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, машина йөртүче тизлекне арттырып, автомобиль белән идарәне югалта һәм кюветка төшеп әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче күкрәк читлеген имгәтеп, Чаллы шәһәренең кичектергесез ярдәм күрсәтү учреждениесенә юнәлдерелә.12400
-
17 август 2022 - 13:09Полиция белән зарядка Тукай районы буенча эчке эшләр бүлеге «Балкыш» лагеренда балалар белән күмәк физик күнегүләр үткәрде.12700
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
18 август 2022 - 15:52Яңа маршрут буенча өстәмә рейс Алдагы санда без районда «Кафе “Уют”» – «Подсолнухи» микрорайоны – «Восточный» микрорайоны буенча 119 санлы яңа маршрут йөриячәге турында язып чыккан идек инде.12800
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.24500
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
19 август 2022 - 11:58Балаларга мәктәп букчалары тараттылар17 август көнне Бәтке авылының «Яшел утрау» паркында быел беренче сыйныфка укырга керүче 29 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында уку өчен кирәк-яраклар белән тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды.10200
-
18 август 2022 - 18:59Күңелле һәм файдалы ял 10-16 август көннәрендә Түбән Кама районында «Дети галактики» дип аталган палаткалы лагерьлар фестивале булып узды. Быел бу фестивальдә республикабызның егерме районыннан 199 бала катнашты. Районыбыздан фестивальдә Кнәз, Кече Шилнә, Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты.17200
-
17 август 2022 - 19:3654 чиләк җир җиләге! Калмия мәдәният йортында күп еллар «Варенье-Шоу» бәйрәме үза. Җиләк-җимешләрне җыеп, тәмле тәмле кайнатмалар, компотлар ясагач, шул кайнатмаларны алып килеп, рецептлары белән бүлешеп, кайнар коймак белән чәй эчә торган бәйрәм кичәсе ул. Бик күңелле булды, рәхәтләнеп биедек, уйнадык, җырладык.14100
-
18 август 2022 - 17:57«Иминлек каешы» акциясе нәтиҗәләре Татарстан Республикасында 11 июльдән 10 августка кадәр «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелде. Акциянең максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануда административ хокук бозуларны кисәтү.13500
© 2011 - 2022. Якты юл ("Светлый путь"). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта:
yakti.ul76@gmail.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+