Районда сөтнең 20 процентын җитештерүче «Тукай азык-төлек корпорациясе» өчен бу атнаның дүшәмбесе мөһим һәм куанычлы көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бу көнне агрофирманың Борды бүлекчәсендә реконструкцияләнгән, 300 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексын ачу тантанасы булды.
- Кырык ел элек төзелгән әлеге терлекчелек комплексы бик таушалган, ярым җимерелгән иде. Быел «Тукай азык-төлек корпорациясе» агрофирмасы җитәкчелеге бу мәсьәләгә йөз белән борылды, - дип каршы алды Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова тантанага килгән авыл халкын, районнан килгән кунакларны. - Зур тырышлыкның нәтиҗәсен күреп торасыз. Комплекс уңайлы да, заманча матур да булып чыккан, эшләү өчен бөтен шартлар булдырылган. Бүген әлеге яңартылган комплексны файдалануга тапшырып, бу матур башлангыч тукталмас, төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәр дип ышанып калабыз, - диде ул.
Аннан соң котлау белән район Башкарма комитеты рәисе Рәсим Асылгәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чыгыш ясады. Тантанага килгән авыл халкын, төзекләндерелгән комплекста эшләячәк савымчыларны, терлекчеләрне әлеге вакыйга уңаеннан котлап, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Агрофирма җитәкчесе Мөсәнниф Ханов исә үзенең чыгышында хуҗалык эшчәнлегендәге кайбер күрсәткечләргә тукталды.
- Хуҗалыкта 3500 баш сыер бар. Шуларның 1260ы - савым сыерлар. Узган ел белән чагыштырганда быел без сөтне 3,5 тоннага күбрәк җитештердек. Әлбәттә, без әлеге күрсәткечләрне тагын да яхшырта алабыз. Бу максатка ирешү өчен малларны асрау, терлекчеләрнең эш шартларын уңайлы итү турында да онытмаска кирәк, - диде ул.
Җитәкче сөт җитештерүдә тырышып эшләүче савымчыларның исемнәрен рәхмәт белән телгә алды. Сыер савучы Гөлназ Зарифуллина белән Римма Галиәкбәровага акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук ферманы төзекләндерү эшләренә җитәкчелек иткән агрофирманың Борды бүлекчәсе башлыгы Илья Касакинны да онытмадылар. Ул да шундый ук акчалата бүләккә ия булды.
Терлекчелек комплексын файдалануга тапшыру тантанасында Казан кунаклары да бар иде. «РАЦИН» предприятиесенең генераль директоры Әсхәт Шәрәпов исеменнән аның урынбасары Әнвәр Мәүләнов һәм директор ярдәмчесе Илдар Гарифуллин да һәммәсен бәйрәм белән котладылар.
- Мөсәнниф Мөсәвир улы белән әлеге ферманы элек карап йөргәндә, ул бик аянычлы хәлдә иде. Өем-өем тирестән торган, искергән җиһазлар белән җиһазландырылган бу комплексны реконструкцияләү мөмкин эш микән дип, җитәкченең ниятләренә бик ышанып бетмәдем. Бу эш авыр, башкарып чыгарырдай түгел сыман тоелды, - дип сөйләде Әнвәр Мәүләнов. - Шулай да, тәвәккәлләп, комплексны төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтергә булдык. Дөрес эшләгәнбез. Хәзер бу ферманы танырлык түгел. Өр-яңа диярсең. Терлекләрне асрау, эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, - диде ул.
Казан кунаклары да буш кул белән килмәгәннәр. Алар хезмәткәрләрнең ял бүлмәләренә микродулкынлы мич, электр чәйнеге бүләк иттеләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов та терлекчеләрне чәй сервизы белән бүләкләде.
Ниһаять, барлык тәбрикләүләрдән соң тантаналы мизгелләр җитте. Агрофирма җитәкчесе Мөсәнниф Ханов белән «РАЦИН» предприятиесенең генераль директор урынбасары Әнвәр Мәүләнов ал тасманы кисеп, комплексны ачып җибәрделәр.
Төзекләндерүгә тотылган 5 миллион сум акча үзен аклаган: фермага килеп керү белән биредәге төзеклеккә, камиллеккә, чисталыкка ис китәрлек. Савып алынган сөтне саклау урыны, ял итү бүлмәләреннән узып, комплексның эченәрәк кергән саен, бирегә күпме көч куелганы күренеп тора. Мал асрау урыннарда идәнгә бетон җәелгән. Моны нибары яңа төзелгән комплексларда гына күрергә була.
Комплексны карап чыкканнан соң, район җитәкчеләре төзекләндерүгә киткән инвестицияләр үзен аклаячак, мондый төрдәге реконструкция эшләре киләчәктә дә булачак әле, дип ышандырдылар.
Нет комментариев