Язылу кампаниясе башланганчы, бер атна эчендә район газетасына 3100 кеше язылган
Узган саннарда укучыларыбызны кайгыртып, икенче яртыеллыкка газетага иске бәядән язылырга чакырган идек. Безнең сөенечкә, әлеге форсаттан файдаланучылар шактый булды һәм тиражыбыз 3000 данәдән артып китте. Шулай да иркен суларга әле иртәрәк. 1 апрельдән матбугатка язылу кампаниясе яңа бәяләрдән башланды....
Алдарак язылу бәясе апрель башыннан 462 сум булачак дип хәбәр итсәк тә, шушы көннәрдә аның төгәл 432 сум икәне билгеле булды. Һәм ятып калганчы, район халкы тизрәк почта бүлекчәләренә агылды. Почтальонны өйгә чакыртып та язылдылар.
«Ничек шулай икеләтә арта соң ул?», «Бик кыйммәт», дип әйтүчеләр байтак иде.
Басма матбугат чараларына язылу бәяләренең арту сәбәпчесе - «Россия почтасы»на бирелүче дәүләт субсидиясенең бетерелүе дип тә аңлатма биргән идек. Кыскасы, почта хезмәте хәзер үз чыгымнарын дәүләт ярдәменнән башка үзе капларга тиеш булып чыга. Бу исә газета-журналларга язылу бәяләренә дә йогынты ясады.
Очсызрак бәядән дә язылырга була
Кызыклы гына арифметик мисал китерик. «Якты юл» газетасына физик затлар өчен яртыеллыкка язылу бәясе 432 сум. Әлеге акчаның нибары 157 сум 44 тиене генә редакциягә кайта. Калган 274 сум 56 тиен акча - почта чыгымнарын капларга тотыла.
Беренче карашка, элеккеге 294 сум акча белән чагыштырганда, кыйммәт кебек тоела. Шулай да, уйлап карагыз әле: барлык көнкүреш товарларына, азык-төлеккә, халыкка күрсәтелүче хезмәтләргә бәяләр берничә ел эчендә күп тапкырлар артты, ә басма матбугатка язылу хакы бөтенләй үзгәрмәде. Кибеткә бер чыгып кереп, иң кирәкле әйберләрне алганда да ким дигәндә 300-500 сум акча кирәк. Боларның һәммәсе турында җентекләп уйлагач, шундый нәтиҗә ясадым: рухи азык алу өчен ярты елга бер тапкыр 432 сумга газетага язылу артык кыйммәт түгел ул. Әлбәттә, район газетасын яратып укучы, һәр санын зарыгып көтеп алучы олы яшьтәге абуначеләребезне дә, матди яктан авыр яшәүчеләр хакында да онытырга ярамый. Пенсионерларның шактые җирле эшмәкәрләр, фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәме белән газетага язылсалар, әлеге исемлеккә керми калганнарга һәм бераз гына булса да очсызрак бәядән район басмасына язылырга теләүчеләргә нишләргә соң дигән сорау туа. Һәм ул бик урынлы.
«Татарстан почтасы» Яр Чаллы филиалының районара почтамты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әхмәтова сөйләвенчә, авылларда яшәүчеләр өчен шәһәр почта бүлекчәләрендәге үрнәктә абонент тартмалары булдырырга ниятлиләр. Болай эшләгәндә басма матбугатка язылу күпкә очсызрак төшә икән. Әйтик «Якты юл»га язылу бәясе 432 сум икән, абонент тартмасы ачтыручылар икенче яртыеллыкка газетага 100 сумга очсызрак бәядән, 327 сум 12 тиеннән (элеккеге бәядән арту 33 сум 12 тиен генә) языла ала. Шунысы үзенчәлекле: абонент тартмасы тоткан өчен шәһәр абунәчесеннән аермалы буларак, авылдагыларга бер тиен акча да түлисе түгел, әлеге хезмәт бушка булачак. Вакытлы матбугатны, корреспонденцияне абунәче үзе теләгән вакытта почтага килеп, чиратсыз ала дигән сүз бу. Ягъни, почтальон газета-журналларны, хатларны йортка кадәр таратмау бәрабәренә газетага язылу бәясе кими.
Редакциянең үзенә килеп район газетасын алучылар өчен дә язылу бәясе күпкә кимрәк. Икенче яртыеллыкка ул нибары 180 сум. Шулай итеп, матбугатка язылу бәяләренең күтәрелүенә карамастан, теләгән кеше яраткан газета-журналларына түбәнрәк бәядән язылып, шактый гына акчасын да саклап кала ала.
Авылларда бүгенгәчә басма матбугатны уку традициясе яши
Басма матбугатка язылу бәяләренең артуы халыкны гаҗәпләндереп, аптырашта калдырса да, язылучылар саны әллә ни кимемәде кебек. Аеруча авыл җирлекләрендә. Моны кем-ничек аңлатадыр, әлеге күренешне авылда басма матбугатны уку традициясе, культурасының яшәве белән бәйлим. Узган саннарның берсендә газетабызга һәм башка басмага иң күп язылучылар дип, Күзкәй, Яңа Байлар авылларын атап үткән идек. Бу татар авылларында күп еллар дәвамында 9-10ар газета-журналлар алдырып укучылар бихисап. Бу - авыл кешесенең район, республика ил яңалыкларыннан хәбәрдар булу теләгеннән кала, аларның зыялылыгына да бәйле әле.
Һәр язылу кампаниясе вакытында иң күп басма матбугатка язылучылар рәтендә Теләнче Тамак авылы да бар. Бәяләр артса да-артмаса да биредә яшәүчеләрнең һәммәсе: яше-карты иң элек район газетасына языла. Аннары республика, федераль газета-журналларны укучылар да күп. Шундыйларның берсе - Мәдинә һәм Фалих Арслановлар. Алар гаиләләре белән барлыгы 9 газета-журнал яздырып алалар. Һәр санын төпләмәләргә җыеп, аларны еллар буе кадерләп саклыйлар.
- Без укытучылар династиясе, - дип сүз башлый Фалих Арсланов. - Китап белән беррәттән вакытлы матбугатны уку каныбызга, җаныбызга сеңгәндер ул. Һәрвакыт район, республика, илдә булган хәбәрләрне белеп, заман белән бергә атлыйсы килә. Шуңа күрә төрледән-төрле: сәяси-иҗтимагый, фәнни, дини, әдәби-публицистик газета-журналлар укыйбыз.
Безнең «Якты юл» газетасыннан Арслановларның 30 ел аерылганнары юк икән. Менә монысы минем өчен бик тә күңелле ачыш булды.
- Район газетасын 1984 елдан алып, бүгенгәчә яздырып киләбез. Ул бит безне һәрдаим район тормышы, биредә яшәүче кызыклы шәхесләр, сәләтле яшьләребез белән таныштырып тора. Безнең өчен бик кирәкле газета ул - «Якты юл», - дип, Фалих абыйның җәмәгате Мәдинә апа дә сүзгә кушылды.
Мәдинә һәм Фалих Арслановлар 80 яшьтән артык гомер кичерсәләр дә, фикерләүләре заманча, үткен. Нинди генә сорау бирмә - һәркайсына төпле, мантыйклы җавап кайтаралар. Басма матбугатка язылу бәяләренең артуына бик борчылган булсалар да, өйләренә кайтучы газета-журналларның санын киметергә исәпләре юк.
- Бәяләр артты дип кенә яраткан басмаларыбыздан аерылырга уйламыйбыз. Аларның һәммәсе дә безгә бик кирәк. Телевизор карап, радио тыңлаудан кала, газета уку үзе бер рәхәт. Моңа берни җитми, - дип җөпләп куйды Мәдинә апа.
Унсигез ел буе бергә бер йортта торган уллары Назыйф, киленнәре Гөлсинә дә басма матбугатны яратып алдыралар. Фалих абый һәм Мәдинә апа кебек алар да - укытучылар һәм газета-журналларның әһәмиятен, файдасын һәрьяклап аңлыйлар. Кичләрен алар күмәкләшеп вакытлы матбугатны укып, фикерләшеп алалар.
- Вакыт үтү белән, интернет шаукымына бирелеп, басма матбугат юкка чыгачак дип сөйләсәләр дә, без моңа ышанмыйбыз. Ул барыбер яшәячәк һәм үзен аклаячак. Һәрхәлдә, авылда яшәүчеләр газета-журналларны барыбер алдырып укыр дип ышанабыз. Чөнки халык өчен кәгазьгә басылган мәгълүмат чарасы кулайрак та, якын да, - диделәр хушлашкан чакта Мәдинә белән Фалих Арслановлар.
Менә шундый фикерләр ишетеп кайттык. Ничек кенә борсаң да, авыл халкы, анда яшәүче интеллигенция өчен газета-журналларның кадере һәм абруе зур. Аңа хөрмәт тә, ышаныч та бар. Аеруча район басмасына. Шулай булгач, «Якты юл»га язылучылар, аны укучылар кимемәс дигән өмет бар.
Бер-беребездән аерылмыйк, киләсе яртыеллыкта да, алдагы елларда да бергә булыйк!
Нет комментариев