Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татарстанның нәни гүзәле – безнең район кызы Әдилә

Күптән түгел башкалабыз Казанда шаулап-гөрләп узган "Мини-мисс Татарстан-2012" фестивале безнең район өчен бигрәк тә истәлекле, мәртәбәле булды. Түбән Суыксу авылында туып-үскән нәни талантыбыз - 9 яшьлек Әдилә Мортазина финалга үткән 38 бала арасындагы киеренке бәйгедә җиңеп, әлеге фестивальнең иң югары титулына - "Татарстанның нәни гүзәле" исеменә лаек булды. Бу язмабызда...

Сөрмәләнеп торган яшкелт кара күзләреннән нур бөркелеп торган очкын кебек җиңел, зифа сынлы, йөреше үк биючеләргә генә хас нәфислеге белән үзенә җәлеп итә торган бу баланы ошатмау мөмкин түгел. Өстәвенә әле үтә тыйнак та икән Әдилә, үзе турында артык сөйләргә яратмый. Алай да мәртәбәле жюри алдына тәкъдим иткән визиткасы белән таныштырды, шундагыча матур итеп басып, хис-тойгы белән сөйләп тә бирде. Кечкенәдән принцесса булам дип хыялланган икән Әдиләбез, әле бер, әле икенче күлмәген киеп көзге алдында бөтерелергә яраткан. Табигатькә, сәнгатькә, музыкага гашыйк, Латин Америкасы биюләрен аеруча яратып башкара. Чигәргә-бәйләргә, үзе уйлап тапкан бизәкләр белән открыткалар ясарга ярата. Үсеп җиткәч нияте - югары белемле балалар табибәсе булу. "Тәпиләп киткән тәүге көненнән телевизор-радиодан яңгыраган музыкага бөтерелә, очына башлый иде. Шул чакта ук бу баланы һөнәри биюгә бирергә дигән уйны киртләп куйдым," - дип сүзгә кушыла нәни гүзәлебезнең әнисе - Түбән Суыксу балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина. Чыннан да баланың сәләтен вакытында күреп алмасаң, алга таба ачылырга, үсәргә, камилләшергә ярдәм итмәсәң, аның сәләте башлангыч чорында туктап кала. Әдиләне әнисе 5 яшеннән "Энергетик" мәдәният сараена бал биюләре түгәрәгенә йөрткән. "Үзем кечкенәдән күңелемдә йөрткән гүзәл бал биюләрен башкаручы булу хыялын, ниһаять, кызым тормышка ашырды. Иң мөһиме, шөгыльләнә башлау белән ул үзе бу биюләргә гашыйк булды. Өйгә кайткач та сәгатьләр буе бөтерелә иде. Шуңа күрә кыенлыкларын да сизмәгәнбездер. Дүрт ел дәвамында атнага 3 мәртәбә шәһәргә йөреп шөгыльләндек. Очраклы транспортка утырып барган чаклар да булды. Ләкин кышкы буранмы, коеп яуган яңгырмы - бер генә дәресне дә калдырганыбыз булмады. Әдилә ул үзе дә бик үҗәт, тырыш һәм җан тырмашып үз дигәненә ирешә торган. Моңарчы республика, россиякүләм бал биюләре бәйгеләрендә даими катнашып, призлы урыннарны яулап килдек. Парлап бии торган партнерыбыз да бик талантлы бала - Чаллыдан Руслан Сәлахов. Фестивальдә дә аның белән бергәләп тәкъдим иттеләр иң җаваплы бию номерын," - дип искә ала Эльмира Навадир кызы бүгенге җиңүгә китергән беренче адымнарын.

Инде фестивальгә кайтып, иң кызыксындырган соравымны бирәм. Шундый зур бәйгедә җиңәр өчен бала нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? "Беренчедән, һөнәри чарланган талант, сәхнә осталыгы, тамашачы, жюри алдында чыннан да талантлы икәнеңне раслый, ача, үзеңне куя белү, икенчедән, табигатьтән бирелгән мөлаемлык, ягымлылык, һәм, әлбәттә, тырышлык, сабырлык, киеренке ситуациядә югалып калмау, көчле, нык ихтыярлы булу. Генераль репетицияләр вакытында 5-6 көн дәвамында балаларның иртәнге 9.00 дан кичке 19.00 сәгатькә кадәр бер туктамый шөгыльләнгәнен, алҗысалар да, һич кенә дә ризасызлык белдермичә, иртән торып тагын әзерләнергә китүләрен күреп, без, өлкәннәр, хәйран кала идек. Орчык кадәр генә балаларның ихтыяр көченә, үҗәтлегенә, максатчанлыгына шаккатырлык!

Реклама

Әлбәттә, мондый дәрәҗәдәге фестивальләрдә катнашу шактый гына финанс чыгымнары да таләп итә. Бу нәүбәттән, зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә - Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнегалиевка, "Тукай җылылык-газ" предприятиесе җитәкчесе Вахит Насыйбуллинга, Югары Суыксу авылы эшмәкәре Дамир Хәйдәровка гаиләбез исеменнән ихлас рәхмәтебезне җиткерәсем килә," - диде Эльмира Мортазина. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Хәсән Җәгъфәровка һәм Әдиләнең укытучысы Раушания Сафинага рәхмәтле бу гаилә.

Ә иганәчеләрнең ярдәме алга таба да кирәк булачак нәни талантыбызга - шушы көннәрдә Болгариядә үтәчәк "Халыкара нәни гүзәлләр бәйгесе" нә чакыру алган Мортазиннар гаиләсе. Әдиләбез исә барам дип ашкынып тора. Районыбызның данын халыкара мәйданга ишеттерерлек таланты булган бу балага бу юлы да ярдәм итәрдәй игелекле җитәкчеләр, эшмәкәрләр булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июнь – балаларны яклау көне

2
X