Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков районда булып китте

2012 елдан республикада мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы эшли башлаячак. Республика буенча 730 дан артык уку йорты мондый яңартуга мохтаҗ. Төзекләндерү эшләре өчен һәрберсенә миллионнар кирәк. Кайбер мәктәпләр утызар ел, ягъни төзелгәннән бирле капиталь ремонт күрмәгән. Яңа программаның эшли башлавы мәгарифтәге әлеге авырткан мәсьәләне хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш. Бу турыда...

Ул республикада хәзерге вакытта эшләп килүче һәм киләсе ел башыннан тормышка ашырылачак башка программалар белән дә таныштырды. Аларның һәркайсы халыкның яшәешен кайгыртуга, социаль үсешне тәэмин итүгә юнәлтелгән. Күпкатлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрү, өч яшькәчә балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү буенча "Бәләкәч" программалары нәтиҗәле эшли. Республика күләмендә якын арадагы бер атна эчендә генә берничә балалар бакчасы ачылды. "Чиста су", "Авыл юллары", торак төзелеше буенча программалар да халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән. Ветераннарны фатирлы итү аерым игътибар сорый, бу өлкәннәребез алдындагы иң зур бурычыбыз, дип белдерде И. Халиков.

Премьер-министр алдагы көнне райондагы эре агросәнәгать предприятиеләрендә булуын әйтте. "Агрокөч" төркеме җәмгыятенә караган "Чаллы-Бройлер", "Кама-Бекон" дагы эшләрнең торышына соклануын белдерде.
- Мондый колачлы, заманча технологияләр белән җиһазланган предприятиеләр - район, республиканың горурлыгы. Аларга хәтта бөтен ил киңлегендә тиңнәр юк. Районның потенциалы зур. - диде Илдар Шәфкать улы.
Быел мул уңыш җыйган район хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен җиткерде. Узган елгы корылыктан соң, бу бигрәк тә мөһим иде. Саламның бәясе ашлык белән бер дәрәҗәгә җиткән корылык ел терлек азыгына запаслы булырга өйрәтте. Шундый авыр чорда да республикада мал башының кимүенә юл куелмады. Татарстан Хөкүмәте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җитди ярдәм күрсәтте. Бүген дә халыкның үзмәшгульлеген арттыру максатыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредитлар бүленә, гаилә фермаларын төзү дәвам итә. Аларга дәүләт 1 миллион сум күләмендә субсидия бирә. Районда да андыйлар бар.
Премьер-министр районда халык санының артуын уңай күренеш буларак билгеләп үтте. Бу турыда очрашу башында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиевның районның социаль-икътисадый үсеше турындагы чыгышында әйтелгән иде. Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең ишәюен, районның башка күп күрсәткечләр буенча да үсештә булуын уңай бәяләде Илдар Шәфкать улы.
Очрашуда катнашучылар Премьер-министрга күп санлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Бүгенге көндә Кнәз урта мәктәбен һәм Теләнче Тамак коррекция мәктәбенең төп корпусын яңарту таләп ителә. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча республикадан акча һәр районга бүлеп биреләчәк, диде Илдар Халиков. Ә инде иң беренче булып кайсы мәктәп төзекләндереләчәк - анысын район башлыклары хәл итә. Фермер М. Миңнеханов элеваторлар төзү, ашлык бәяләрен көйләү мәсьәләсен күтәрде. Бу сораулар федераль дәрәҗәдә хәл итүне сорый, Татарстанда элеваторлар төзү турында сөйләшүләр инде алып барыла дип әйтте Премьер-министр. Илдар Шәфкать улына шулай ук тукайлылар юллар төзү, яңа төзелгән урамнарга коммуникацияләр сузу, су бирү буенча программаларга кертүдә ярдәм итүен сорап үтенечләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев