Якты юл
  • Рус Тат
  • Ташкичү халкы нәрсәдән риза түгел?

    Редакция телефоны укучыларыбызның шалтыратуларын еш кабул итә. Кемдер газета аша рәхмәтен җиткерергә тели, кемдер нинди дә булса мәгълүмат хәбәр итә, кемнәрдер зарын сөйли. Ташкичү авылыннан элемтәгә кергән чираттагы шалтыратучы авыл җирлегенең эшеннән канәгатьсезлеген белдерде, ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрнең дөрес исәпләнмәвеннән зарланды. Авыл халкын борчыган сораулар күп, урынга килсәгез иде дип,...

    Ташкичүгә без район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов, район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге белгече Рәмилә Сәгъдиева белән бергә бардык. Кече җыен рәвешендә оештырылган очрашуга Ташкичү авылын үз эченә алган Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнехуҗин да килгән иде.

    Сүз башында авыл турында бераз белешмә. Ташкичү - кече авыллар рәтенә керүче торак пунктларның берсе. Биредә бүген 82 йорт хуҗалыгы исәпләнә, 197 кеше яши. Клуб, китапханә, медпункт кебек халыкка хезмәт күрсәтү урыннары эшләп килә. Кызганычка каршы, бу уку елын мәктәп яшендәгеләрнең барысы да Мусабай Заводка йөреп башлаган. Башлангыч мәктәп оптимальләштерүгә эләккән. Карап торышка, Ташкичү - төзек, матур авыл. Урам башына килеп керүгә үк уңган-булган кешеләр яшидер монда дигән фикергә киләсең. Чыннан да, халыкның кул кушырып утырмаганы күренеп тора. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, шушы кече авылда бүген 22 яңа йорт төзелеп килә. Ә тиктормас кешеләр яшәгән җирдә көнләшү дигәнең дә була. Үзара сүзләр дә йөри, канәгатьсезлекләр дә очрый. Ташкичүлеләрнең дә үзләрен борчыган сораулары шактый җыелган. Клублары эшләп торса да, халык очрашу урыны итеп район кулланучылар җәмгыяте кибетен сайлаган, шулай кулайрак тапканнар күрәсең. "Бу җыела торган урыныбыз инде, шушында сөйләшәбез, аралашабыз," - диләр алар.

    Сорауларга керешкәнче, форсаттан файдаланып, авыл җирлеге башлыгы узып баручы 2011 елда Ташкичү авылында башкарылган эшләрне дә санап үтте. "Татарстан коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ тарафыннан 200 метр арада җир астыннан үтүче су торбалары алыштырылган. Әлеге эш 248 мең сумга төшкән. Урамнарны яктырту буенча шактый гына эш башкарылган - 20гә якын прожектор куелган. Анысына 100 мең сумлап акча тотылган. Күпер янына, чокырлы урыннарга тагын берничәне урнаштырасы калды әле, ди җирлек башлыгы. Үзәк урамда газүткәргеч монтажланган. Халык бу эшләр өчен, әлбәттә, хуҗаларга рәхмәтле. Каршы чыгып сүз әйтүче булмады. Йөзләгән меңнәр каян кергән дигәндә, җирлекнең авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрен сатудан акчаның безгә тигән өлешен Ташкичү авылын төзекләндерүгә тоттык, ди Илгиз Котдүс улы. Шушы исәптән узган җәй Озерный урамында 900 метр арада юл салынган. Юл күтәртелеп, вак таш белән капланган. Бу эшкә 405128 сум акча кереп киткән. Халыкның күпчелеге канәгать калган. Ләкин шул ук вакытта бу җәһәттән тавыш куптаручылар да булды. Шушы урамда яшәүчеләр бу эш өчен 500әр сум җыйган булган. Иш янына куш дигәндәй, юл төзү максатына шулай итеп авыл да тулаем 10 мең сумнан артык өлешен керткән. Кемдер үзе теләп тапшырса, каршы чыгучылар да булган. "Миңа бернинди квитанция бирмәделәр, шуның өчен түләмәдем", - ди безгә шалтыраткан апа. Сүз дә юк, бу очракта ул хаклы. Аз сумма булуына да карамастан, акча документлаштырылырга тиеш иде. Аннары, юлның сыйфаты да мине канәгатьләндерми, дип фикерен җиткерә ул. Ә асфальтны, белгәнебезчә, йөз меңнәргә генә салып булмый, аның өчен миллионнар кирәк.

    Халыкны борчыган тагын бер сорау - коммуналь түләүләрнең исәпләнүе. Бу эш гадел башкарылмый, диләр алар. Күрсәткечләрне исәпләү приборындагыча бирәбез, шуның буенча түлибез, ләкин һаман бурыч кайта, дип аптырыйлар. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр моны болай аңлата: түләү күрсәткечләр килгәнче үк якынча исәпләнә. Сумма реаль күрсәткечкә туры килмәскә мөмкин. Кимрәк түләнгәндә, әлбәттә, бурыч килә, күбрәк түләнсә - киресенчә. Шунысы гына аңлашылып бетми - мондый система белән нигә халыкның башын бутыйлардыр. Шәһәрдә, мәсәлән, күпме язасың, шуның хәтле түләү җибәрәләр. Су өчен айлык түләүнең күләменнән дә канәгать түгел халык. Ә бәяләрнең югары булуыннан зарланучылар районда бер Ташкичүдә генә түгел. Суның бер куб метры өчен бүген ташкичүлеләр 38 сум 64 тиен түли. Чагыштыру өчен: Яр Чаллыда салкын суның куб метры 17 сум тора. Бәяләрнең кыйммәт булуын коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр техниканы тоту, ремонтлау, салым, эшчеләргә хезмәт хакы түләү, ягулык чыгымнары һ. б. белән аңлаталар. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгару, авылны чүплекләрдән арындыру буенча да борчуын җиткерде авыл халкы. Урамнарга контейнерлар урнаштырылган. "Татарстан коммуналь челтәрләре"ндә әйтүләренчә, аларны график буенча бушатып торалар. Ноябрь аеннан бер кешегә түләү 30 сумнан 36 сум 42 тиенгә күтәрелгән. Коммуналь оешмада аңлатуларынча, машинага төяп киткәндә чүп коелып, контейнер тирәсе пычрак кала торган булган. Хәзер аны җыештырып тутыру өчен аерым хезмәткәр билгеләнгән. Шуның белән бәйле рәвештә түләү дә арткан.

    Тагын шунысы да бар, җирлек башлыгы әйтүенчә, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләмәүчеләр дә бар икән. Андыйлар минем өйдән чүп чыкмый дип аклана. Монысы инде бөтенләй чынлыкка туры килми. Бүгенге көндә хуҗалыктан чүп чыкмаска бөтенләй мөмкин түгел. Шулай булгач, елга буйларын, чокыр-чакырларны шундыйлар пычрата дигән сүз.

    "Авылда яшәмәгән, бары исәптә генә булган кешедән дә каты көнкүреш калдыклары өчен түләү алалар. Бу ни өчен шулай?" дигән сорауны да җиткерде авыл халкы. Аның тәртибе бер - проблеманы хәл итү өчен яшәгән урыннан белешмә алып килеп, коммуналь оешмага гариза гына язасы. Кешегә бит моны яхшылап аңлатып бирергә генә кирәк.

    Коммуналь түләүләр темасына кагылгач, тагын бер факт аптырашта калдырды мине. Ни сәбәпледер исәп-хисап кәгазенә йорт мәйданын техник паспортта күрсәтелгәннән ике мәртәбә арттырып язганнар. Ни өчен икәнен торак-милекчелек ширкәте хезмәткәре дә, җирлек башлыгы да төгәл генә аңлата алмады.

    Проблеманы зур булса да, кечкенә булса да хәл итәсе. Кечкенәдән зурысы җыела. Халык та уйнап кына редакциягә шалтыратмый. Авылларга чыксаң һәрберсенең зары бар. Хөкүмәткә, җитәкчеләргә ышанабыз, шуңа күрә алар тарафыннан якланган буласы да килә - өметләр акланса иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: