Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сулыклар ташый – чарасын алдан күрүең хәерле

Язгы ташу вакытында су басудан республиканың берничә торак пункты зыян күрде. Табигатьнең мондый сынавына Югары Ослан, Лениногорск, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Алабуга районнары дучар булды. Бәхеткә, безнең район әлеге исемлеккә эләкмәде. Ләкин буадан су күтәрелеп зыян күргән авыллар булды. Бүгенге көндә әлеге җирлекләрдәге проблемаларны хәл итү өчен барлык чаралар күрелде,...

Зыян күргән территорияләргә Җикәнле Күл, Шилнәбаш, Яңа Җирекле, Иске Гәрдәле авыллары керде.

Җикәнле Күлгә керә торган юл күпер аша уза. Якшәмбе көнне кичтән елгадан су күтәрелеп, күперне җимерде һәм юлны өзде. Биредә тәүлек дәвамында "Татавтодор" оешмасы эшләде. Һәм дүшәмбе кичкә күпер өстеннән юл ачылды, дип хәбәр итте редакциягә Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков.

Яңа Җирекледә дә елга ташып су юл өстенә чыкты. Биредә шулай ук "Татавтодор" хезмәткәрләре эшләде. Бүгенге көндә транспорт үтү өчен юл ачык.

Шилнәбашта шулай ук буа суы шактый нык күтәрелде. 300 метр тирәсе ераклыкта урнашкан М-7 федераль трассасына зыян китермәс өчен биредә канал ерылды, төптән, аварияле хәлләр килеп чыкканда кулланыла торган махсус урыннан су юллары ачылды. Буа суы бүген кимүгә таба бара, күпергә, башка юлларга зыян китермәде, дип белдерә Галимҗан Зарипов.

Иске Гәрдәле авылында исә язгы ташу чорында ел саен проблемалар булмый калмый. Дөресрәге, авылның тау ягында урнашкан, елга белән аерылып торган Заречная урамына юл өзелә. Урамга авыл башындагы һәм авыл уртасыннан чыгучы күперләр аша керергә була. Халык, нигездә, уртадагысыннан йөри. Авыл башындагы күпер өслеге кызыл һәм кара балчыктан тора, җитмәсә, чокыр-чакырлы. Уртадагысының торышы бераз яхшырак. Узган җәй Әҗмәкәй авыл җирлеге исәбеннән бу күперне бераз төзәткәннәр, вак таш җәйгәннәр. Узган яз биредә хәл аеруча катлаулы булды. Ташу ике күпергә дә зур зыян салып, урам халкы берничә көнгә өзеклектә калды. Юл өстеннән ерым ясап, былтыр авыл башындагы күперне саклап кала алдылар. Җир киптергәч, чокырны яңадан күмделәр.

Быел Иске Гәрдәледә хәл ничегрәк тора - шуларны күреп кайту ниятеннән без Галимҗан Сәетович белән әлеге участокка юнәлдек. Уртадагы күпердән транспорт йөреп тора. Авыл халкының әйтүенчә, берничә сәгать дәвамында су өстән агып алган, ләкин машиналар үтәрлек булган. Ә авыл башындагы күпер белән былтыргы хәл кабатланмасын өчен буа суының беразын көздән агызганнар. Дөрес, бу эштән авыл халкының күпчелеге риза түгел. Күперне агызмауның башка юлын тапкан булсалар яхшырак булыр иде, безгә су кирәк, җәй көне каз-үрдәк йөздерергә дисеңме, ут-күздән саклану максатында да бер буасыз булмый, диләр алар.

Иске Гәрдәленең авыл башындагы күперен быел җәй тулысынча төзекләндерү күздә тотыла. Галимҗан Зариповның әйтүенчә, ул гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән республика программасына кертелгән. Иске Гәрдәледән кала, быелгы планда тагын Яңа Мусабай, Иске Теләнче, Биклән, Игенче авыллары буаларын төзекләндерү дә бар. Ә, гомумән, райондагы 30 буаның 10ысы бүгенге көндә тулысынча төзекләндерүне сорый. Югарыда саналган авылларда җәйгә таба ремонтка керешерләр дип көтелә. Ә Иске Гәрдәлегә аерым тукталганда исә, планда бу күпернең өслеген киңәйтү, биегәйтү, юл өслегенә вак таш булса да түшәү каралган. Аварияләр вакытында кулланыла торган махсус зур торба автомат режимга көйләнеләчәк. Ягъни буадагы суның күләме арта икән, су юлы автомат рәвештә ачылачак, аннары үзе ябылачак. Ә авыл халкына борчылырга урын юк, буада су бетмәячәк, ди Галимҗан Сәетович. Дөрес, ремонт вакытында суны агызмый мөмкин булмаячак, халыкка бераз түзәргә туры киләчәк.

Программага кергән икән, быел, чыннан да, биредә эш башланыр һәм күп еллар кабатланып килгән проблема артта калыр дип ышанасы килә. Заречная урамында яшәүчеләр шуңа өметләнә. Күпчелеге хезмәт яшендә булган һәм көн саен иртән эшкә чыгып киткән халыкка, әлбәттә, яхшы юл кирәк.

Ә язгы ташуның иң куркыныч чоры үтте дисәк тә, әле тынычланырга иртәрәк, диләр гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре. Шуңа күрә хәлне һәрдаим контрольдә тоту зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу