Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районында сугыштан исән кайтып үлгән ветераннарның исемнәрен барлыйбыз

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында бүген районның барлык авыл җирлекләрендә сугыштан исән кайтып вафат булган ветераннарның исемнәрен барлау эше бара. Авыл активлары көче белән бу юнәлештә инде шактый эш башкарылды, яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Ләкин исемлекне барлауны озакка сузарга ярамый, соң дигәндә март ахырына тәмамлау мөһим. Чөнки...

    Ләкин исемнәрне барлау бер дә җиңел генә эш түгел. Күп көч, вакыт таләп итә, зур төгәллек сорый. Аннары, белешә башлагач, кайбер мәгълүматларның буталганлыгы ачыклана, туганнары, якыннары калмаган ветеран исемнәре дә килеп чыга. Кыскасы, бик тә катлаулы һәм четерекле, шул ук вакытта игелекле эш. Шуңа күрә һәр авыл җирлегендә бу мәсьәләгә җитди карарга, үзәк авылларда штаблар оештырып, һәр җирле пунктка җаваплы кешеләрне билгеләргә кирәк, диде район башлыгы Васил Хаҗиев узган атнада авыл җирлекләре башлыклары, китапханә мөдирләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, ветераннар советлары рәисләре катнашында Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында үткәрелгән киңәшмәдә. Шулай ук фронтта һәлак булганнар, сугыштан кайтып үлгәннәр, хәбәрсез югалганнар белән беррәттән без тыл хезмәтчәннәрен, сугыш еллары балаларын, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын да онытырга тиеш түгелбез, обелискларга аларны хөрмәтләгән, аларга дан җырлаган сүзләр дә язарга кирәк, дигән фикер әйтелде киңәшмәдә. Һәм тагын бер мөһим мәсьәлә - хезмәтебез бушка китмәсен, әби-бабайлар батырлыгын балалар, оныклар онытмасын, тарих югалмасын. Мәгариф хезмәткәрләренә моны бер генә мизгелгә дә игътибардан читтә калдырырга ярамый, диелде очрашуда.

    Ветераннарның исемлекләрен барлау юнәлешендә иң актив эшләүчеләрнең берсе буларак Мәләкәс авыл җирлеге аталды. Әлеге эшне оештыручы, авылның китапханә мөдире Лидия Фәртдинова үзенең эш тәҗрибәсен киңәшмәдә хезмәттәшләренә дә җиткерде.

    Җирлектә сугыш ветераннарының исемнәрен барлау узган елгы 9 Май бәйрәменнән соң ук башланган. Мәләкәстә Лидия Ильинична үзе эшләсә, Калинино, Куаклы, Яңа Җирекледә бу эш белән медицина хезмәткәре Розалия Хәйдәрова, Иске Җирекледә исә китапханә мөдире Лилия Ермолаева шөгыльләнә. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләрен, мәктәп, балалар бакчаларын, ветераннар советын бу изге гамәлгә җәлеп иткәннәр. «Әле кайчан гына Мәләкәс авыл җирлегеннән фронтка китүчеләр исемлегендә 486 кеше иде, эзләнә торгач, тагын 5 кеше өстәлеп, хәзер 491 булды», - ди Лидия Ильинична. Бүгенге мәгълүматлар буенча, аларның 280е исә яу кырында ятып калган, исән кайтучылар 211 кеше булган. Мәләкәскә - 97, Иске Җиреклегә - 56, Яңа Җиреклегә - 32, Калининога 26 кеше кайткан. Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның берсе генә исән - Василий Липатов.

    «Эш барышында «Хәтер китабы»ннан һәм авыл Советында сакланучы 1940тан 1945 елга кадәрге хуҗалык кенәгәләреннән файдаланабыз, - дип сөйли Лидия ханым. - Аларны обелисктагы исемлек белән чагыштырабыз. Анда да бер-берсенә туры килми торган мәгълүматлар килеп чыга. Мәсәлән, җирлектән ике ветеран «Хәтер китабы»нда үлгән дип язылган. Баксаң, алар сугыштан исән-имин кайтканнар, балалар үстергәннәр. Иң төгәл мәгълүматны ветераннарның туганнары, балалары, оныклары бирә. Шуңа күрә өйләр буйлап йөрибез, сорашабыз, белешәбез. Әйтергә кирәк, һәр йортта безне бик җылы кабул итәләр, белгән кадәресен ачылып сөйлиләр, мәгълүмат эзләп читтәге туганнарына чыгалар. Документларын, фотографияләрен үзләре китереп тә бирәләр. Күптән түгел, мәсәлән, сугышка киткән өч бертуганның 1938 елгы, хәзерге вакытта Яр Чаллыда яшәүче энеләре Вениамин Дусманов ярты көн эчендә элеккеге фотографияләрен зурайтып, истәлекләрен барлап алып кайтты. Бик дулкынланып, күзләренә яшьләр тулып абыйлары турында сөйләде. Кемнәрдер әтиләренең сугышка киткәндә җырлап киткән җырларына кадәр хәтерли, хатларыннан кайбер юлларны искә төшерәләр. Дөресен әйткәндә, халык бик теләп, сөенеп ярдәм итә», - ди Лидия. Ә инде авыл өлкәннәре, сугыш чоры балалары Николай Евграфов белән Венера Вуклова бу изге эштә Лидия Ильиничнаның төп ярдәмчеләренә әверелгән. Икесе дә шушы авылда туып-үскән, кемнәрнең сугыштан ничек һәм кайчан кайтканын яхшы хәтерлиләр. Шаккатмалы - Николай Федорович ветераннарның күбесенең үлгән көнен генә түгел, туган елларын да хәтерли. Венера Григорьевна авыл Советында эшләгән, шулай ук авылдашлары турында мәгълүматлы.

    Исемлекләрне барлау эшен 10 мартларга кадәр төгәлләргә ниятлиләр Мәләкәс авыл җирлегендә. Аннары документларны, саргайган фотоларны альбомга җыярга, шулай ук стенд ясарга уйлыйлар. «Ә обелискта бүген сугышта үлеп калган 223 кешенең фамилиясе тора. Ул исемлекне дә тулыландырасы, кайтып үлгәннәрне өстисе булачак, шулай ук тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары да игътибарсыз калмас дип уйлыйм», - ди Лидия Ильинична.

    «Хәтер китабы»нда да төгәлсезлекләр юк түгел, обелисклардагы исемнәрне тулыландыру өстендә дә районда шактый эшлисе әле. Шуңа күрә һәр өйнең ишеген шакыйк, булдыра алган кадәр мәгълүмат табарга тырышыйк, ветеран турында беркем бер сүз әйтмәсә, аның исеме онытылачак, тарихтан югалачак - менә шуңа юл куймаска иде. Ә бу безнең бүген ни дәрәҗәдә актив эшләвебездән тора дип ассызыкланды Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында үткәрелгән киңәшмәдә дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: