Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Су суыту аппаратлары республикада бездә генә җитештерелә

Район территориясендә җитештерү белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре күп түгел. Шундыйларның берсе - Яңа Мусабай авылы янында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "ТМИМ" җәмгыяте. Сәнәгать мәйданчыгы өч гектардан артык территорияне били. Бу территорияне әлеге холдинг моннан дүрт ел элек сатып алган һәм шушы көннән үз эшчәнлеген, ягъни градирнялар, икенче төрле әйткәндә, җылылык-электр станцияләрендә,...

Бүген ТМИМ - республикада әлеге юнәлештә эшләүче бердәнбер предприятие. Ил буенча алганда да аларның саны дистәдән артык кына, безнең территориядә урнашкан оешма җитештерү күләме буенча алар арасында иң саллысы. Җәмгыять 20 еллык эшчәнлегендә 2 меңнән артык градирня эшләп чыгарган. Җитештерүнең сыйфаты көннән-көн яхшыра, заманча фәнни-техник эшләнмәләр кулланыла, Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы тәжрибәләреннән файдаланып җитештерелгән энергия саклаучы меңләгән градирня бүген нефтехимия, энергетика, металлургия объектларында бик теләп кулланыла. Бүген холдингның заказчылар арасында үз урыны бар. Биредә җитештерелгән градирняларның таралу мәйданы киң: товар Россия шәһәрләренә, якын чит илләргә җибәрелә.

Безнең җирлектә урнашкан предприятиедә 300дән артык кеше эшли. Биредә аена 200-250 тонна металл конструкцияләре эшләнә. Башлыча, халык Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән килеп эшли. Аларны монда вахта йөртә. Оешма бүгенге көндә безнең районнан дүрт кешене эш белән тәэмин итә. Алар барысы да Яңа Мусабай авылыннан. "МАЗ" машинасында, фронталь төягечтә, полимер участогында эшләүчеләр бар. Бирегә бер килеп урнашкан кеше кайда да булса башка эшкә китү турында уйламый да. Хезмәт хакын да вакытында һәм ярыйсы гына күләмдә түлиләр. Уртачасы 25-30 мең сум дип аныклык кертә җитәкчелек. Хезмәткәрләр дә зарланмый. "Завод моңа кадәр БСИ территориясендә эшләп килде. Оешмага шул чорда ук, 2002 елда урнашкан идем. Хезмәтемнән бик канәгать", - ди полимер цехында эшләүче Әлфия ханым Вәлиева. Аның сүзләренә шушы ук цехта хезмәт куючы Гүзәлия Ихсанова да кушыла. Гүзәлия ханым Яңа Мусабайда яши. Оешмада ире Фаяз белән, ягъни гаилә белән эшлиләр.

Предприятие биләмәсендә полимер цехы, металл конструкцияләре участоклары эшләп килә. Генераль директорның җитештерү буенча урынбасары Айрат Гаитов белән полимер цехына үтәбез. Монда гранулланган полиэтиленнан торбалар ясала. Полиэтилен материаллары заводка "Казаньоргсинтез" җәмгыятеннән кайтарыла. Биредә чит илдән кайтарылган җиһазларда полиэтиленга форма бирелә.

ТМИМның җитештерү участокларында заводтан чыккан калдыклар суыру җайланмасы булган вентиляция торбалары һәм фильтр аша үтә. Ә предприятие эчендә һаваның чисталыгын тәэмин итү өчен "СовПлим" фирмасында ясалган, заманча җитештерү таләпләренә тулысынча җавап бирә торган яңа төрле фильтр һәм вентиляция агрегаты куелган. Әлеге агрегат бина эчендә электр белән эретеп ябыштыру, металл эшкәртү кебек эшләр башкарганда бүленеп чыга торган тузанны һәм сәламәтлек өчен зарарлы башка калдыкларны махсус торба аша үзенә йота һәм ионлаштырылган чиста һава чыгара.

Предприятиедә эш сменалап оештырылган. График буенча төнлә дә чыгалар. Техникага килгәндә, предприятиедә һәр сменада берничә төягеч, "МАЗ" машиналары эшләп тора. "Заводтагы җиһазлар белән беррәттән техника да һәрдаим яңартылып тора. Быел гына, мәсәлән, өч "Scania" йөк автомобиле алдык", - ди житештерү башлыгы Айрат Гаитов.

Бер карасаң, зур заводлар белән чагыштырганда, предприятие кечкенә генә мәйданны били, хезмәткәрләр саны да әлләни күп түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, җитештерү күләме шактый. Ә заказчыларның күп булуы товарның сыйфаты турында сөйли. Хезмәткәрләр социаль яктан якланган, тотрыклы эш хакы ала - ә болар иң мөһим гарантияләр, шуңадыр кадрлар алмашыну да күзәтелми. "Киләчәктә планны тагын да арттырып, елына 2-3 мең тонна металл конструкцияләре җитештерүне максат итеп куябыз", - ди Айрат Гаитов. Бүген әнә шул максатны тормышка ашыру планы белән яшиләр ТМИМ хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су суыту аппаратлары