Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Спорт модага иярү түгел, яшәү рәвеше

19 гыйнварда Яңа поселогында егерме сигезенче тапкыр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары үтте. Анда 16 урта мәктәп, 6 авыл җирлеге командасы - барлыгы 107 чаңгычы катнашты. Ул быел Универсиаданы каршылап дигән шигарь астында узды. Бу зур чарага нибары 163 көн калып бара.

Поселоктан урманга таба салынган чаңгы эзе буйлап чаңгычылар стартка кузгала. Без килгәндә мәктәп яшендәге кызлар ярышка чыгарга әзерләнә иде. Дистанция шактый - ир-атлар өчен 5 километр, хатын-кызлар 3 километрда узыша. Түшләренә саннар беркетелгән чаңгычы кызларга эндәшәм:

- Апа, танымыйсызмы әллә? Без бит Күзкәйдән! - диләр алар, елмаеп. Күзкәй мәктәбенең VI-VII сыйныф укучылары Ләйлә Мингазова, Алинә Шакирова, Эльвина Мулләхмәтова, Эльмира Салихова, Илүзә Галиева икән. Фамилияләрен атауга әти-әниләренә ошатып таный төштем авылдашларны. Әле яңа гына кечкенә кызчыклар иделәр, инде мәктәп данын яклап, район бәйгеләрендә катнашалар. Кызларның кайберләренең әлеге ярышка беренче генә килүе, араларында көч сынашуда үзләрен инде берничә тапкыр сынаучылары да бар. Ничек кенә булмасын, чаңгыга беренче тапкыр гына басулары түгел. "Ярышка үзебездә - авылда алдан әзерләндек", - диделәр алар. Чаңгычыларны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары һәм физкультура укытучылары стартка озата. Җиңүчеләр дистанцияне үтү вакытыннан чыгып билгеләнәчәк. Укытучылар кемнең нинди вакыт күрсәтүен алдан фаразлый. Спортның бу төрендә даими уңышка ирешеп килүчеләрне исемләп атады тренерлар. Круглое Поледан Елена Инкина, Кнәз мәктәбе укучысы Татьяна Мамаева, Яңа поселогыннан Айгөл Нуртдинова, Артем Абрамовка зур өметләр баглыйлар. Бу бәйгедә дә алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Чираттагы төркем стартка киткән арада тренерлар белән яшүсмерләр спортына кагылышлы мәсьәләләрне дә сөйләшеп алдык. Авыл җирендә балаларга шөгыльләнү өчен шартлар бармы? Инвентарь җитәрлекме? Көннәр буена компьютер артында утырган малай-кызларны спорт мәйданчыкларына ничек тартырга? "Спорт инвентаре даими яңартылып килә. Узган 2012 елда районга ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы аша 600 мең сумлык туплар, чаңгы, тимераяк, формалар кайтты", - ди район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең директор урынбасары Альфира Сәлахова. Алар район спорт мәктәбе аша авыллардагы филиалларга тарала. Әлеге ярышта катнашучы балаларның да аякларында заманча пластик чаңгылар иде. Ә компьютерга килгәндә, укытучылар балаларны хәрәкәтле уеннар, спортка ныграк тартырга дигән фикердә. Укучыларда кызыксыну бар, аңа дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк диләр алар. Авыл баласына ихата-курада эш, хәрәкәт аннан башка да җитәрлек дияр кайберәүләр. Әмма спорт белән шөгыльләнү башка мәсьәлә. Ул сәламәтлек нигезе генә булып калмый, яшь буында рух ныклыгы, тормыш сынаулары алдында сыгылмас, каршылыкларны җиңәрдәй характер тәрбияли. Аннары баланың буш вакытында шөгыльле булуы бик мөһим - моны һәр ата-ана яхшы белә. Ә мондый ярышлар бик яхшы кызыксындыру чарасы - көчлеләр ачыклана, спортчылар бер-берсе белән таныша. Гомумән, спорт белән шөгыльләнү массакүләм хәрәкәткә әйләнә бара. Ялның актив төрләрен сайлаучылар күзгә күренеп күбәйде. Ил, шәһәр, район җитәкчеләрен спорт чараларында еш күрәбез. Мин моны дөрес пропаганда дим. Спорт тән саулыгы белән бергә халыкның рух саулыгы да ул.

Яңа поселогында үткән ярышта ветераннарның активлыгы күзгә ташланды. Әҗмәкәй җирлеге ветераннар советы рәисе Мөбәрәкша Касыймовны да шунда очраттык. "Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышларында ел саен актив катнашып киләбез. Ветеран чаңгычылар Зиастин Сәхапов, Әдип Гыйлемханов бу юлы да ярышта яхшы күрсәткечләргә иреште. Бу ярыш күп еллар үткәрелеп килә, киләчәктә дә дәвамлы булсын", - диде ул.

Ветеран чаңгычыларның үзләрен дә күреп сөйләштек. Кәефләре күтәренке, дистанцияне җиңел үттек диделәр алар.

Нәтиҗәләргә килгәндә, мәктәп командлары арасында Калмаш мәктәбе - беренче, Яңа поселоклылар - икенче, Мәләкәс укучылары өченче урынны яулады. Авыл җирлекләре командалары арасында Әҗмәкәй командасы җиңде, Калмаш җирлеге - икенче, Шилнебаш командасы өченче урынга чыкты. Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге әзерләгән Мактау кәгазьләре, медальләр, Нурми Шәрипов исемендәге фонд кубоклары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Универсиада чаћгы ярышы спортсђламђтлђндерњ комплексы