Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сөтнең һәр тамчысы сыер савучылар кулыннан уза

Терлекчелек тармагы игенчелек белән беррәттән, район өчен мөһим тармакларның берсе булып тора. Соңгы елларда хуҗалыкларда яңа төзелгән һәм реконструкцияләнүче мал фермаларын күреп күңел сөенә. Элек кулдан башкарылган шактый эшнең автоматлаштырылуы, җитәкчеләрнең авылда эшләүче кеше хезмәтен җиңеләйтүгә омтылулары да күп нәрсә хакында сөйли. Шулай да, замана яңартуларына карамастан, игенче, терлекче хезмәте...

Юлга без эңгер-меңгер чакта, иртәнге сәгать алтылар тулып киткәч тә кузгалдык. Урамдагы салкын җил өстән явып торган карны без барасы юлга җитез генә сала.

Мерәскә килеп җиткәндә тәмам яктырып бетте. Хуҗалык идарәсендә безне Нәсимә Сәгыйдуллина каршы алды. Нәсимә апа берүзе күп кенә эшне башкара булып чыкты. Аның иңнәренә профком рәисе булу, кадрлар бүлеге эше һәм башкасы йөкләнгән. Безнең белән фермага да ул барырга тиеш булып чыкты. Нәсимә апа белән иң элек Иске Абдул авылындагы фермага киттек. Юл арасында күп нәрсәләр турында сөйләшергә өлгердек без аның белән. Сүз арты сүз чыгып, Нәсимә апаның Иске Абдул фермасы мөдире Рәсимә Барбашова белән бертуган булулары ачыкланды.

Фермага килеп җиткәнче үк, Рәсимә апаның үзен дә очраттык. Хәл-әхвәл, эш турында белешкәч, шунда ук ферма эченә кереп киттек.

- Безнең бригада савымчылары Мерәс бригадасына караганда иртәрәк эшкә чыга, сменаларыбыз төрле безнең. Кызлар иртәнге савымны бетерде генә әле, - диде Рәсимә Барбашова, эшчеләрнең ял бүлмәсенә таба барган уңайдан.

Иске Абдул бригадасында җәмгысы тугыз сыер савучы эшли. Һәммәсе дә үз эшен намуслы, тырышып башкара. Шунсыз җитештерүчәнлекне үстерү, аны киметмичә тоту мөмкин дә түгел. Раушания Сәгыйдуллина, Фәйрүзә Галиева, Тәбрия Әгъләмова, Римма Исламова, Дилбәр Гайнетдинова, Галина Мартюшева, Регина Насыйрова, Мияссәр Йосыпова, Кадрия Шәмсиева иртә таңнан ферма юлын таптап, җәмгысы 310 баш савым сыерын савып, үзләренә йөкләнгән эшне үтәргә өлгерә.

Мерәс бригадасында эшләүче сыер савучылар да алардан калышмый. Надежда Надиева, Светлана Кудряшова, Резеда Ибраһимова, Гүзәл Газетдинова, Надежда Артамонова, Анастасия Кудряшова, Гөлфия Гарипова, Галия Хәмитова, Әлфинә Газиева үз эшләренә җаваплы карый. Алар арасында апалы-сеңелле, әниле-кызлы бу туташ һәм ханымнар яшь ферма мөдире Гөлназ Мөхәметдинова җитәкчелегендә эшлиләр. Гөлназ моңарчы хуҗалык ашханәсендә эшләгән, җитәкчелек инициативасы белән аңа үзен терлекчелек тармагында сынап карарга тәкъдим иткәннәр.

- Әлеге вазыйфада бер ай гына эшләдем әле. Бик җаваплы, игътибар сорый торган эш. Аннары кул астындагы кешеләр белән уртак тел табу да кирәк, - ди яшь мөдир, тыйнак кына.

Гөлназ тормыш иптәше Ирек белән Мерәстә гомер итәләр, ике кыз үстерәләр. Ирек, Гөлназ кебек үк, шушы хуҗалыкта хезмәт куя.

Инде сөт җитештерү күрсәткечләренә килгәндә, Нәсимә Сәгыйдуллина безгә бу хакта да сөйләргә җитешә.

- Сөт комбинатына көненә уртача 9100 тонна сөт тапшырабыз. Сөтнең литрын төп бәядән, 17 сум 10 тиеннән җибәрәбез. Майлылыгы, аксымы югары сөтнең литрын 19 сум 70 тиеннән дә кабул итәләр, - диде Нәсимә Баһаветдин кызы.

Терлек азыгына килгәндә, хуҗалыкта аны җитәрлек, запас белән әзерләгәннәр, мал кыш буена тук булачак. Ә тамагы тук булган мал сөтен, итен дә мулдан бирә дигән сүз бу. Иң мөһиме авылларыбызда менә шундый тырыш, уңган, ару-талуны белмәс кешеләр генә эшли бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев