Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Шәфкать” үзәге психологы Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр бәйгесенең зональ этабында җиңде

2015 елның 24 мартында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия бәйгесенең зональ республика этабы узды. Бу чарада Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстанның биш районы - Минзәлә, Тукай, Мөслим, Актанышның социаль өлкә оешмалары катнашты. Конкурс комиссиясен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм...

2015 елның 24 мартында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия бәйгесенең зональ республика этабы узды. Бу чарада Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстанның биш районы - Минзәлә, Тукай, Мөслим, Актанышның социаль өлкә оешмалары катнашты.

Конкурс комиссиясен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Айгөл Гыйләҗева җитәкләде. Барысы бәйгедә 38 иҗат эше катнашты.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә комиссия "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Эльмира Закирова Бөтенроссия бәйгесенең зональ республика этабында "Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы психологы " номинациясендә беренче урын яулаган җиңүче дип тапты.

Райондашыбызны котлыйбыз, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев