Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Шәфкать һәм мәрхәмәт өләшүче тернәкләндерү мәктәбендә – юбилей

Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбе шушы көннәрдә үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте Шул уңайдан үткәрелгән бәйрәм чарасында безнең иҗат төркеме дә булып кайтты. Бу көнне мәктәпкә район хакимияте җитәкчелеге, күп кенә мәртәбәле кунаклар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгән иде.

Тернәкләндерү мәктәбенә 1964 елда нигез салына. Шул вакыттан бирле 50 ел гомер узып та киткән. Кичәне алып баручылар - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Фәхртдинова белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илизә Гыйльмиярова. Аларның матур итеп сөйләүләре күңелләрне эретте, мәктәпнең үткән тарихына кайтарды.
Бәйрәмгә җыелганннар экранда күрсәтелгән, тарихны чагылдырган фотоларны кызыксынып карады. Арткы рәтләрдә: «Без түгелме соң анда? Кара нинди булганбыз? Вакыт дигәннәре үтеп кенә түгел, агып киткән лабаса», - дигән сүзләрне ишетергә була иде. Бәйрәм чарасын тернәкләндерү мәктәбе директоры Наил Вәлиев ачып җибәрде.
- Бер караганда, 50 ел - ул күп тә түгел кебек. Артка борылып карасак, күпме гомер үтелгән, күпме эш башкарылган, горурланырлык уңышларыбыз да бар. Тормыш дәвам итә. Башкарасы эшләр, уң-планнар туып кына тора. Без зур бер гаилә булып гомер итәбез, Аллага шөкер. Балаларны да шул рухта тәрбияләргә тырышабыз. Шөкер, мәктәп-интернатны тәмамлаган балалар тормышта үз урыннарын табалар. Безнең мәктәпне олылап, зурлап килгән һәрбер кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә, - диде Наил Миннебаевич.
Җыелган кунакларны бәйрәм белән мәктәп укытучылары һәм тәрбиячеләре ансамбле котлады. Алар башкарган «Китмим әле яшьлегемнән» җырын кунаклар тын да алмый тыңлады.
Алып баручылар мәктәп тарихы турында сөйләүләрен дәвам иттеләр. Интернат-мәктәпнең беренче директоры итеп Гаян Измайлов билгеләнә. Ә мәктәп үзе исә атаклы байлар - Хәлфиннар төзеп калдырган таш бинада урнаша. Ачылган елларда мәктәптәге балалар саны 200гә җитә. Ә бүгенге көндә исә интернатта 71 бала тәрбияләнә, 54 хезмәткәр, шул исәптән 14 укытучы, 11 тәрбияче эшли.
- Мин урта мәктәптә күпмедер вакыт укытканнан соң, авылдагы тернәкләндерү мәктәбенә директор булып килдем. Укытучылар һәм тәрбиячеләр белән бик дус эшләдек. Аллага шөкер, безне бервакытта да начар сүз белән искә алмадылар, эшләгән эшләребез уңай бәяләнде, - диде 1987-1995 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Фәрит Шакиров.
Аннары сәхнә түренә бик күп мактауларга ия булган, интернат ачылганнан бирле эшләгән хөрмәткә лаек педагог Хаҗәр Шакирова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып 24 ел эшләгән Марселия Вәлиуллина чакырылды. Алар, әйтерсең лә, мәктәптә эшләгән вакытларына кире кайттылар, күңелләрендә саклана торган хатирәләре белән бүлештеләр.
Юбилей уңаеннан котлау сүзләре белән муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады, физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүдә күңелләрен биреп эшләүче педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Васил Гарипович Теләнче Тамак авылында игелекле, тыйнак, сабыр халык яшәвен билгеләп үтте. Тернәкләндерү мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләргә генә түгел, картлар йортында хезмәт куючыларга да сәламәтлек, олы шатлыклар теләде, һәрвакыт һәм барча кешегә дә итагатьле, ярдәмчел булып калуларын теләде.
Котлау сүзләре белән шулай ук район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Винера Шакирова, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, Яр Чаллы мәхкәмәсе рәисе ярдәмчесе Рамил Галиуллин, район мәхкәмәсе председателе Радик Зиннәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова чыкты. Аларга Теләнче Тамак урта мәктәбе директоры Лилия Исхакова, «Акчәчәк» балалар бакчасы мөдире Зилә Гайнетдинова, картлар йорты директоры Фәйрүзә Муллина, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина кушылды. Алар берсе дә буш кул белән килмәгән, кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Чыннан да, мәктәп олы тарихка ия. Шул гомер эчендә күпме кеше генә эшләмәгән анда, ә күпме бала тормышта үз юлын тапкан. Мәктәп директоры Наил Вәлиев сүзләренә караганда, мәктәпне тәмамлап киткән бер бала турында да аларның начар сүз ишеткәннәре юк. Алар тормышта үз урыннарын тапкан, теләгән һөнәрләре буенча эшкә урнашкан. Балаларны тәрбияләүдә генә түгел, ә укыткан, аларга яшәеш кагыйдәләрен өйрәткән укытучыларның өлеше аеруча зур. Юбилей кичәсендә исә ветеран укытучыларга район мәгариф бүлегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында - Гөлбостан Алмакаева, Хаҗәр Мөхәммәдиева, Җәүһәрия Шәйдуллина бар. Әлеге фидакарь укытучыларга аларның тынгысыз эшләре өчен зур рәхмәтләр әйтелде, матур теләкләр җиткерелде.
Сәхнә түренә Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбендә укучы балалар чыккач, зал җанланып киткәндәй булды. Алар кунакларны матур җырлары, җанга үтеп керерлек шигырьләре, биюләре белән сөендерде. Матур итеп басып торуларына кадәр күңел үзеннән-үзе иркәләнде, алар белән бергә кушылып җырлыйсы, гөрләтеп кул чабасы килде. Балалар моны үзләре дә сизде булса кирәк: алар да безне шатландырырга ашыкты. Үз куллары белән әзерләнгән бәйләм эшләрен бүләк иткәндә ирексездән күзләргә яшь килде.
Тернәкләндерү мәктәбендә эшләүче барча укытучы һәм тәрбияче тынгысыз да, авыр да булган эшләрендә сабырлык, кече күңеллелек кебек сыйфатларга иядер, минемчә. Нәкъ шундый педагоглар эшли әлеге мәктәптә. Алар һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, үзләре тыныч, итагатьле, тыйнак. Исәнлек-саулык һәммәгезгә, гаилә иминлеге һәм җан рәхәте! Юбилей котлы, мөбарәк булсын!
P.S. Чарадан күбрәк фотоларны «Якты юл» газетасының «Вконтакте» (http://vk.com/club54482574) социаль челтәрендәге рәсми төркеменә кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга