Сәйдәшлеләр чәчүдә яңа техниканы сынап карыйлар
Язгы кыр эшләре башлану белән механизатор Венер Фәрваевның һәр көне машиналар паркына килеп, техниканы тикшерүдән башланып китә. Хәзер аның эше тагын да җаваплырак, бу язгы кыр эшләре чорында ул яңа чит ил чәчү комплексында эшләячәк.
Әле бу көннәрдә генә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык "Амазоне, ДМС 602" дип аталган чит илдә эшләнгән яңа чәчү комплексы алган. Бу техника югары җитештерүчән һәм күпкә уңайлы. Гадәти чәчү агрегатында ким дигәндә 3 кеше эшләү кирәк. Заманча бу техникада тузанга баткан, салкында, җилдә туңып, эсседә пешеп йөргән орлык, ашлама салучыларны күрмәссең - барысын да машина башкара.
- Орлык та, ашлама да чәчү комплексының зур бункерына йөк төйи торган машина белән салына. Шул бункердан гидромотор ярдәмендә орлыкларны суырып алып җиргә чәчә, шул ук вакытта җирне тигезләп бара. Бу бик уңайлы", - ди инженер Азат Сәйфуллин. Моннан тыш, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта ике "Кузбасс" чәчү комплексы да бар.
Россиядә җыела торган "Кузбасс" чәчү агрегатын К-700 тракторына тагалар. Аның эш принцибы "Амазоне, ДМС 602" кебек. Бу комплексларның берсе хуҗалыкта 2006 елдан бирле уңышлы эшли, быел куллануда булган тагын берне кайтартканнар.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре 5986 гектар мәйданда башкарылырга тиеш. Шуның 2765 гектарында - бөртекле һәм кузаклы культуралар, 100 гектарда - рапс һәм бәрәңге, 2400 гектар азык культуралары, 960 гектар күпьеллык үлән, 400 гектарда кукуруз чәчеләчәк. Билгеле булганча, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык "Татарстанның элиталы орлыклары ассоциясе"нә керә.
- Узган елдагы кебек үк быел да югары уңыш бирә торган - арпаның "нур", бодайның "симбирцит", "экадо 70" сортларын чәчәргә ниятлибез, - ди Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.
Хуҗалыкта җитештерелгән орлыкны бүген район фермерлары һәм хуҗалыкларыннан, чит төбәкләрдән дә килеп алалар.
Хәзерге вакытта хуҗалык кырларында 14 агрегат эшли, туңга сөрелгән мәйданнарда дым каплату, күпьеллык үлән, уҗым культуралары мәйданнарын тукландыру бара. Эшне бер сменада оештырганнар. Механизаторлар иртәннән кичкә кадәр кырда. Басуда эшләүчеләрне ике тапкыр бушлай ашаталар. Хезмәт өчен түләүдә кызыксындыру чаралары каралган. Чәчүгә керешү өчен туфрак әле салкынрак, әмма шушы көннәрдә өлгереп җитәр дип ышанабыз, диделәр биредә үзләренең күпьеллык тәҗрибәләреннән чыгып. Озакка сузмый чәчүгә керешергә исәплиләр. Бу эшләрне кыска вакыт эчендә, оешкан төстә башкарырлар дигән тулы ышаныч бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев