Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәмәкәйдә тегү цехы эшли

    Үз эшен башларга теләгән кешеләргә хөкүмәтнең мәшгульлек үзәге аша 58800 сум күләмендә акча бирүе күпләргә чыннан да әзме-күпме ярдәм булды. Сәмәкәйгә кайтып урнашкан 29 яшьлек Павел Кириллов, мәсәлән, хөкүмәт биргән ярдәмнән файдаланып, шушы авылда тегү цехы ачарга булган. Үзе өчен һәм шул ук мәшгульлек үзәгендә исәптә торган тагын биш кешене...

    Эшмәкәр авыл клубы бинасының икенче катында урнашкан ике бүлмәне арендага алган. Бүлмәләр нибары 40 квадрат метр мәйданны били. Шулай да биш-алты тегү машинасын да, материалны да һәм әзер товарны да куярга урын табылган. Шунда ук машиналары артында тегүчеләр дә урын алган. Кысанрак, әлбәттә. Шулай да хезмәткәрләрнең берсе дә зарланмый, эш бирүчегә рәхмәтләрен җиткерәләр. Тегүчеләрнең өчесе Сәмәкәйнең үзеннән, икесе күрше Оргыды авылыннан килеп йөри.

    Шунысын да әйтергә кирәк, биредә эшләүчеләрнең берсе дә һөнәре буенча тегүче түгел. Цехтагы эшне, нигездә, Павелның әнисе Фагыйлә ханым оештыра. Көн саен ул биредә, хезмәткәрләр янында. Үзе дә материалларны барлый, кисә, тегә. "Эш технологиясен белә идем. Беренче күнекмәләрне дә биредәгеләргә үзем бирдем. Аннары эш барышында әкренләп осталыклары чарланды", - ди Фагыйлә Әсһәровна.

    Беренче товарларын цех хезмәткәрләре эш башлаганнан соң бер ай үткәч - май аенда сатуга чыгарганнар. Башта халатлар, эчке күлмәкләр, балалар өчен төрле киемнәр теккәннәр. Хәзерге көндә төп юнәлешләре - балалар киемнәре. Язга таба күбрәк җәйгеләрен тегәргә исәплиләр. Тегү өчен чималны Иваново шәһәреннән барып алалар. "Анда Төркиядә җитештерелгән материалларны гына сата торган махсус склад бар. Шунда йөрибез", - ди Фагыйлә ханым. Хәзергә әле өйрәнчекләр генә булсалар да, теккән товарлары сыйфатлы күренә.

    Сатуга килгәндә исә, җитештерүчеләр әйтүенчә, нигездә, киемнәрне сату нокталарына күпләп җибәрәләр икән. Яр Чаллының "Закамье", "Заречье" сәүдә урыннары белән эшлиләр. Күпләп сатучылар да, шул ук вакытта аерым кешеләр дә заказ биреп тә эшләтә. Берәмтекләп сатканда да товарның бәясен арттырмыйбыз, диләр хуҗалар. "Эш башлаганда чыгымнар болай да күп, товарыгыз да кыйммәт түгел дисез. Табыш каламы соң?" - дип кызыксынам. "Җитештергән күләмнәр исәбенә әлегә хезмәтебез үзен аклый. Киләчәктә керемебез дә күбрәк булыр дип ышанабыз", - диләр эшмәкәрләр.

    Айга ике мәртәбә хезмәт хакын да түләп барырга җаен табалар. Якынча җиде мең сумлап чыга, диләр тегүчеләр үзләре. Әлбәттә, эш күләме һәм табыш артып, хезмәт хакы да күбәер дип өметләнәләр. Эш вакыты иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр көйләнгән, шимбә-якшәмбе ял итәләр.

    Сер түгел, хөкүмәттән бирелә торган бу компенсацияне исем өчен генә алучылар да булды. Андыйлар шәхси предприятиене ачтылар да, бер ел эчендә ябып та куйдылар. Башлаган хезмәтеңә ныклап тотынып, инде башкаларны да эшле иткәнсең икән - бу, әлбәттә, яхшы гамәл. Нинди генә юнәлештә эшләмәсеннәр, авылны бүген, нигездә, әнә шундый эшмәкәрләр яшәтә. Киләчәктә эшләре уңышлы булсын дип телисе генә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: