Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Секцияләр эшендә тәрбия мәсьәләләре каралды

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, сыйныф җитәкчеләренең, өстәмә белем бирү укытучыларының август киңәшмәсе секция эше Мәләкәс урта мәктәбендә узды.

Киңәшмә Мәләкәс урта мәктәбенең "йолдызчыклары" чыгышыннан башланып китте. Аннары район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев сүз алды.
- Район мәктәпләре балалар килүгә әзер. Яңа уку елында мин мәктәпләрне яңа конкурсларда, бәйгеләрдә катнашырга чакырам. Безне республика гына түгел, Россия күрсен, - диде ул. Моннан тыш, Рамил Робертович, былтыр уздырыла башлаган "Һөнәрләр парады" турында да әйтеп китте. "Безнең бурычыбыз - балаларны олы тормышка әзерләү", - диде ул.
Август киңәшмәсендә шулай ук район ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев та чыгыш ясады. Ул укытучыларны юллардагы хәлнең торышы белән таныштырды, һәлакәтләрнең артуын билгеләп үтте.
Аннары сүзне районның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Фәридә Кәлимуллина алды.
- Районда яшәүчеләрнең 22 проценты - балигъ булмаганнар. Алар белән әңгәмәләр үткәрү зарур. Ни өчен дигәндә, районда балигъ булмаган кызлар арасында йөклелек очраклары бар. Быел без ике шундый парга мөнәсәбәтләрен теркәргә рөхсәт бирдек. Шулай ук район яшүсмерләре арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар очрый. Боларны булдырмау максатында, без көндезге һәм кичке рейдларга чыгабыз. Берәр нинди бозыклык күргән очракта, баланың үзе белән һәм ата-аналары белән әңгәмәләр оештырабыз, гомумән, бу гаиләне контрольгә алабыз. Аннары балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә юк түгел. Боларның берсен дә булдырмау - безнең бурычыбыз, - дип сөйләде Фәридә Рависовна укытучыларга.
Микрофон янына социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова чыккач, балаларга кагылышлы проблемаларны тагын бер кат санап чыкты. Ул барча кунакларны үзләре башкарган эшләр белән таныштырды һәм бергә эшләгән очракта гына уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп булачагын әйтте.
Ә районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина гаиләләр, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаиләләр таркалуы, аның сәбәпләре турында сүз алып барды. Бу турыда без газетабызның алдагы санында язып үткән идек инде.
Аннары укытучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Беренче секциядә тәрбия эшләре буенча урынбасарлар җыелып, мәктәптә булган иҗади конкурслар, бәйгеләр турында сүз алып бардылар. Әлеге секция җитәкчесе - мәктәптән тыш тәрбия эшләре бүлеге методисты Резидә Галиева мәктәптә, җәмгыятьтә кулланылучы заманча технологияләр турында сөйләде. Балалар белән күбрәк эшләргә, аларны нинди дә булса шөгыль белән кызыксындырырга кирәклегенә басым ясады. Новотроицкое урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова, Шилнәбаш, Бәтке, Круглое Поле укытучылары да чыгыш ясады. Алар барысы да үзләренең мәктәпләрендә нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләделәр.
Икенче секциянең темасы заманча технологияләрнең сыйныф җитәкчесе эшендә кулланылышына багышланган иде. Ул да кызыклы гына чыгышларга бай булды. Әйтик, Калмия мәктәбе укытучысы Әлфирә Әхмәтгалиева яңа тәрбия алымнары, технологияләре турында сөйләде, презентация күрсәтте.
Мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге методисты Зөһрә Гафиатуллина җитәкләгән секциядә педагог-оештыручылар һәм өстәмә белем бирү укытучылары бар иде. Монда чакырылган кунак - шәһәр балалар иҗаты үзәге методисты Виктория Костина чыгыш ясады. Аннары педагоглар Вера Костромина (Кече Шилнә) һәм Любовь Пугачева (Кнәз) секциядә катнашучылар өчен мастер-класслар уздырдылар.
Моннан тыш, район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге директоры Сания Сәйдәшева район арасында уздырылган "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2013" бәйгесе җиңүчеләренә - сертификатлар, ә иң яхшы педагогларга Мактау кәгазьләре, дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф