Якты юл
  • Рус Тат
  • Россия көне белән!

    Хөрмәтле тукайлылар! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм - Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы...

    Хөрмәтле тукайлылар! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм - Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Россияне үзенең уртак йорты дип санаучы халыкларның күптөрлелеге, милли мәдәниятләр гармониясе һәм үзара уңайлы йогынтысы, тарихи традицияләргә тугрылык, гаҗәеп бай рухи hәм интеллектуаль куәт, жаваплылыкны үзеңә алган килеш, ирекле фикерләү hәм иҗат итү сәләте - алга таба тотрыклы hәм тайпылышсыз баруның чын нигезе.

    Татарстан Республикасы да Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Уңышларыбыз күз алдында. Безнең казанышлар - рухи бергәлек хисләре hәм Ватан язмышы өчен тарихи җаваплылык тою, аны тагын да заманчарак hәм куәтлерәк итәргә омтылу хисе белән берләшкән миллионлаган татарстанлының фидакарь hәм тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Ышанычлы киләчәк төзерлек ныклы нигезебез, ватанпәрвәр яшь буын үстерердәй көчле дәүләтебез булуы белән без чиксез горурланабыз.

    Кадерле райондашлар! Һәрбарчагызга hәм гаиләләрегезгә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телим.

    фото http://turkey.my1.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: