Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Республика көнендә районда күпфункцияле үзәк, ике терәк пункт ачылды

Быел Республика көне районда аеруча матур, үзгә үтте. Барлык Татарстан халкы өчен мөһим һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган әлеге көн бу юлы шимбәгә туры килгәнгә, авылларда җирле халыктан кала, шәһәр, башкала кунаклары да шактый булды. Чөнки, Республика көнен бәйрәм итүдән кала, районда бу көнне тагын сөенечле өч вакыйга булды. Боерган...

Әйтергә кирәк, әлеге объектларның ачылуын хакимият җитәкчелеге һәм район халкы зарыгып көтеп алды. Күп еллар авыл кешесенә хезмәт итеп, таушалган биналарның яңасына алышынуы, мәдәният һәм җәмәгать учакларының яңаруы - күңелле, кирәкле гамәл бит.

Боерган авылы халкы яңа үзәккә шат

- Безнең өчен бу бик куанычлы вакыйга инде, кызым! Иске мәдәният йорты урынына яңасын күрү - зур сөенеч. Үзебезнең элеккеге мәдәният йортын ачкан вакытлар да искә төште әле. Ул мәлдә яшь идек, яңа бинаны «Зәңгәр шәл» спектаклен куеп ачып җибәрдек. Хәзер яшьләрне, яңа бинаны карар өчен килдек, - ди Боерган авылында гомер итүче пенсионер укытучы Гөлфирә Миңнеәхмәтова.
Чыннан да, бирегә килгән авыл кешеләренең йөзендә елмаю уйный.
- Бәйрәм белән сине, Газинур!
- Сине дә бәйрәм белән! - авылдашларның бер-берсе белән менә шулай сәламләшүе генә дә ни тора. Аларның көр тавышларын, күңелле сөйләшүләрен тыңлап, куанычлары ихластан булуына инанасың.
Авыл кешеләренең бу күңелле аралашулары тәм-томнан авыз итеп, хуш исле чәй эчү арасында үтте. Яңа бина янында халык җыелганчы, шул рәвешле көзгечә салкын иртәдә җылынып алуы, нәфис ханымнар әзерләгән карга боткасы белән тамак ялгавы да чып-чын бәйрәмчә булды.
Ниһаять, иртәнге ун җитү белән, барча авыл җәмәгатьчелеге, бәйрәм кунаклары, җитәкчеләр тантана мәйданына җыелды. Алып баручыларның Республика көне белән котлап, күпфункцияле үзәкне ачу турында игъланыннан соң, дулкынландыргыч мизгел җитте. Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов һәм мәдәният йорты директоры Гөлүсә Нуруллина ал тасма кисеп, яңа бинаны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Дәррәү алкышлар астында подряд оешмасы прорабы Наил Хәсәнов Гөлүсә Раиф кызына күпфункцияле үзәкнең символик ачкычын тапшырды.
- Яңа бинага рәхим итегез, кадерле кунаклар! - дигән сүзләр белән хуҗабикә һәммәсен үзәк эченә дәште.
Республика программасы кысаларында 10 млн 500 мең сумга төзелгән 200 урынлы әлеге күпфункцияле үзәк килеп керешкә үк күз явын ала. Ак диварлар, түшәмнәр, киң тәрәзәләрдән агылган яктылык һәркемнең һушын ала. Иске мәдәният йорты бинасы белән чагыштырсаң аермасы шактый. Хәер, бу кирәк тә түгел. Иске бинада туган һәм яшәгән иҗади көч һәм дәрт, тарих барыбер югалмаган - яңа йортка кергән. Менә бит, тамаша залына килеп керү белән сине авыл осталары куллары белән бәйләнгән, тегелгән кул эшләнмәләре, берсеннән-берсе матур чигүле мендәрләр, оекбашлар, уенчыклар, чәчәкләр күргәзмәсе каршы ала. Сәхнә артында артистлар соңгы әзерләнүләрен тәмамлап, чыгыш ясарга дип үз чиратын көтә. Ул арада халык салмак, күңелле ташкын белән залда урын ала.
Алар утырышкан арада, район башлыгы Васил Хаҗиев, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе, «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы Светлана Захарова, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белән күпфункцияле үзәктә урнашкан фельдшер-акушерлык пунктын карап чыктылар. Ап-ак, чип-чиста, кирәкле медицина аппаратлары белән җиһазландырылган бүлмәләрне алар тел шартлатып күздән кичерде.
- Бүлмәне чәчәк белән дә бизәргә өлгергәннәр, искиткеч, - дип, һөнәре буенча табиб булган Светлана Михайловна соклануын яшермәде.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүче әлеге пункт хезмәткәрләре Филига Минһаҗева белән Гөлназ Гыйлфанова өчен дә бу күптән көтеп алынган вакыйга.
- Әлбәттә, без яңа эш урынына чын күңелдән шатбыз. Якты, чиста, бар уңайлыклары, кирәк-яраклары булган әлеге пунктта эшлисе килеп кенә тора. Элек-электән үк Колыш авылы халкына хезмәт күрсәттем. Хәзер исә колышлыларга гына түгел, үзем яшәгән бу авыл халкына да медицина хезмәте күрсәтә башлаячакмын. Бер дә авырсынмыйм. Шартлары менә дигән булгач, эше җиңел барасына ышанам, - дип, үз кичерешләре белән уртаклашты 26 ел гомерен медицинага багышлаган Гөлназ Гыйлфанова.
Тамаша залыннан күңелле музыка яңгырау белән ул да башка тамашачылар янына ашыкты.
- Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы көне һәм күпфункцияле үзәкне ачу тантанасы белән ихлас котлыйм. Бүгенге көндә республикада утыз программа эшли. Әлеге үзәк тә шул программалар нигезендә төзелгән биналарның берсе. Аны төзүдә бик күп кеше хезмәте, кул көче керде. Бу күпфункцияле үзәк сезгә хезмәт итсен, файда китерсен. Үзегез, балаларыгыз, оныкларыгыз биредә рәхәтләнеп ял итсен, яңадан-яңа иҗат җимешләре тудырсын. Исән-имин, бәхетле булыгыз, бәйрәм белән сезне! - дип район башлыгы Васил Хаҗиев бәйрәмнең концерт өлешен ачып җибәрде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Боерган җирлегендә озак еллар парлашып яшәүче гаилә парларын, Күзкәй авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, туксан биш яшьлек Өммегөлсем Хабибуллинаны, төзүчеләрне олыладылар. Васил Гариф улы кулыннан алар чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләрдән кала, җылы тәбрикләү сүзләрен дә кабул итеп алдылар. Бүләкләүләр һәм җыр-бию арасында авыл халкына, килгән кунакларга үзләрен җылы сүзләрен Светлана Захарова, Азат Хамаев, җирлек башлыгы Зарифҗан Камилянов та җиткерде. Яңа бинада ике сөенечле вакыйга уңаеннан узган бер бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.

«Участок вәкаләтләренә мөрәҗәгать итүчеләр аз булсын иде», - дип теләде Рамил Нәҗметдинов

Узган шимбәдә, Татарстан Республикасы көнне, Теләнче Тамак авылында участок вәкаләтлесе терәк пункты сафка керде. Участок полициясе яңа эш урынын һәм гаиләсе белән яшәргә бөтен уңайлыклары булган торак йортны бергә берләштергән олы өйдә эшлиячәк һәм яшиячәк. 30 август көнне терәк пунктын ачарга районнан күп кенә кунаклар, авыл халкы җыелган иде.
Тантананы авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов ачып җибәрде.
- Районыбызда йортлар төзелә, мәктәпләр ремонтлана, яңа йортлар, участок һәм ветеринария пунктлары ачыла. Бу, әлбәттә, бик сөенечле хәл. Авылыбызда төзелгән үз участок вәкаләтлесе терәк пункты халыкка ярдәм итәчәк. Шулай да участковыйга мөрәҗәгать итеп килүчеләр саны аз булсын иде, - диде ул.
Соңыннан сүзне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының район буенча тикшерү бүлеге башлыгы Марат Ваһапов алды. Алар җыелган халыкны Республика көне белән котлады, районда төзеләчәк һәм төзелгән объектларга күзәтү ясады. Ветеран Рубис абый Зарипов участок вәкаләтлесе Олег Белоусовка халык белән тыгыз элемтәдә эшләгән вакытта гына кешене борчыган проблемалар хакында белеп булачагын әйтте, киңәшләрен бирде.
- Мин үзем полициядә 20 елдан артык хезмәт куям инде. Участковыйлар өчен мондый пунктлар төзелүгә бик уңай карыйм. Теләнче Тамак кешеләрен дә беләм, үзем дә бу авылныкы. Монда уйнап үстем, монда укыдым. Эш дәверендә төрле кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә туры килә. Халык белән уртак тел табып, матур гына эшләрбез дигән теләктә калам, - диде миңа Теләнче Тамак участок вәкаләтлесе Олег Белоусов.
Бер бинада урнашса да, участковыйның яшәү һәм эшли торган урыннарына керү ишекләре икесе ике башта. Эш бүлмәсе дә барлык шартларга туры китереп җиһазланган, яшәү урынында шулай ук бөтен уңайлыклар тудырылган, фатирга яңа җиһазлар урнаштырылган. Гигиена һәм юыну бүлмәләре дә, ванна һәм кухня өлешләре дә якты, чиста, матур, кайнар су белән тәэмин ителгән. «Шәһәр фатирлары да моның хәтле матур булмый әле», - дип уйлап куйдым мин эчемнән генә, безне йорт буенча «экскурсиягә» чакыргач.
Участок терәк пунктларын сафка бастырырга булышканнары өчен төзелеш оешмалары җитәкчеләренә, булышкан һәрбер кешегә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кнәз участок вәкаләтлесе Илнур Сәлмәнов: «Яңа урында үз бурычымны үтәргә әзер!»

Менә шундый сүзләр белән чыгыш ясады Кнәз участогы вәкаләтлесе - полиция капитаны Илнур Сәлмәнов Татарстан поселогында терәк пунктын ачу тантанасында.
2002 елдан бирле милициядә, 2011 елдан Кнәз җирлегендә участок вәкаләтлесе вазифасында эшләгән бу яшь ир, ниһаять, тиешле шартлар тудырылган яңа эш урынына ия булды. Алай гына да түгел, ул биредә үз гаиләсеннән аерылмыйча хезмәт итә алачак. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ул-бу чыга калган очракта, участок вәкаләтлесе эш урынында булсын дип аңа шушында ук өч бүлмәле фатир әзерләгәннәр.
- Моңарчы гаиләм белән Чаллыда яшәп, йөреп эшли идем. Хәзер биредә яшәячәкмен. Тормыш иптәшем Раушания, ун яшьлек кызым Аделина, быел беренче сыйныфка баручы улым Булат минем терәгем, алар миңа теләктәшлек күрсәтәләр, рухи яктан ярдәм итәләр. Алар да минем янәшәмдә булачак, - ди Илнур Габит улы.
Яңа терәк пункты заман таләпләренә җавап бирә: уты, газы, суы кергән, эш, яшәү урыннары киң, якты.
Республика программасы кысаларында Теләнче Тамакта һәм биредә төзелгән 2,5 миллионлык бу пунктларда һәрнәрсә уйлап эшләнелгән. Эшлә дә яшә генә. Шул сүзләрне үзенең чыгышында район башлыгы Васил Хаҗиев та әйтте.
- Участок вәкаләтлесенә һәрдаим үзенең эш урынында булуы кирәк. Төрле хәлләр була. Халыкка ярдәм, яклау кирәк чакта, хокук хезмәткәре тиз арада гына килеп җитәргә, үз бурычын намуслы үтәргә тиеш. Әлеге терәк пунктлары шул максатларны күздә тотып төзелде, - диде ул участок вәкаләтлесенә терәк пунктыннан ачкыч тапшырганда.
Район җитәкчесе сүзләренә кушылып, Илнур Сәлмановны Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров та тәбрикләде. Васил Хаҗиев белән бергә тантаналы төстә ал тасманы кискәч тә, алар яңа объектка узып, эш урынын карадылар, участок вәкаләтлесенең гаиләсе, пунктның торак өлеше белән танышып чыктылар.
- Мондый яхшы шартларда сиңа җиң сызганып эшлисе генә кала, Илнур, - дип, Марат Айдаров Илнур Сәлмәновка эшендә уңышлар, гаилә иминлеге теләде.
Аннары, тантаналы төстә, төзелештә катнашкан оешмаларны, аларның хезмәткәрләрен бүләкләделәр. «КамСтройФонд» ҖЧҖе җитәкчесе Олег Федоровка, шул ук җәмгыятьнең остасы Рим Хәлиуллинга, «Тукайтеплогаз» җәмгыяте слесаре Равил Әхмәтов һәм «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең участок җитәкчесе Флүр Ихсановка рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Яңа терәк пунктын ачу тантанасы менә шулай күңелле үтте. Авыл кешесенең көнкүрешен яхшыртуга, аның иминлеген саклауга юнәлдерелгән әлеге уңай вакыйгалар киләчәктә дә аз булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика көне