Авыл җирендә эшнең санап та бетермәслек күп чагы: печән өсте, бакча, болыннарда җиләк-җимеш пешкән, бәрәңгедәге коңгызларны агуларга кирәк, ихата-курадагы төзү-яңартуны да җәйнең санаулы матур көннәре узганчы эшләп каласы бар. Менә шундый уттай эш өстендә узган якшәмбедә районның 13 җирлегендә үзарасалым җыюга багышланган референдум узды. (Калган җирлекләрдә ул яңадан үтәчәк.)
Халык сайлау участокларына килерме инде дип шикләнеп кенә, референдум узачак, эре авылларның берсе - туган авылым Күзкәйгә кузгалдым.
Без әни белән җыелып Күзкәй клубына төшкәндә сәгать инде икенчеләр иде. Каршы як күршеләр кияү, туганнары белән бергә урам капкаларын сүтеп атканнар, яңасын ясыйлар. Чокыр казып, тимер җепсәләрне үлчәп майтса килгән бер төркем ир-атка:
- Тавыш бирүгә төшәсезме соң? - дип сорап куйдым, үзем эчтән генә, тагын акча җыярга диләр инде дип сүгеп атмаслармы дип сагаеп, тын калдым.
- Әллә кайчан төштек инде, - дип җаваплады эш аралаш күрше Фазыл абый Бәйрәмов. - Зиратларны карап тотарга диделәр бит, аңа соң кем каршы килсен. 100 сум күп акча түгел бит. Шунысы бар: җыелган акча әйтелгән эшкә генә тотылсын.
Ерактан ук дәртле көйләр яңгырап торган клубның фойесына үтәбез. Сайлау комиссиясе түрдә урнашкан. Комиссия рәисе Гөлнур Шәйхуллина, аның урынбасары Гөлфирә Рәхмәтуллина, комиссия секретаре Резедә Шәрипова, җирлек Советыннан Венера Гыймазова тавыш бирергә килүчеләрнең сорауларына җавап кайтарып, сайлау өчен бюллетеньнәрне биреп тора. Бюллетеньдә исә болай дип язылган:
«Күзкәй авыл җирлегендә теркәлгән 18 яше тулган һәр гражданга 2014 елда үзарасалымны 100 сум күләмендә кертергә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I и II группа инвалидлар, ялгыз өлкәннәр һәм көндезге бүлектә укучы студентлар, күп балалы гаиләләр өчен түләүне 50 (илле) сум күләмендә билгеләргә һәм шул акчаларны түбәндәге җирле мәсьәләләрне хәл итәргә тотарга Сез ризамы:
җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны төзекләндерү;
зиратларны карау, тоту һәм ритуаль хезмәтләрне оештыру;
җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге пожар куркынычсызлыгы буенча беренчел чараларны булдыру;
җирлек территориясендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен оештыру?»
- Иң беренче булып тавыш бирергә Яңа Байлар авылында яшәүче Рәсим Хәсәнов килде. Әле сәгать иртәнге 7 тулып та җитмәгән иде, - дип сөйли Гөлнур Имаметдин кызы. - Сәгать уннар тирәсендә халык күп булды.
Участокка без килгәндә 711 сайлаучының яртысы үз фикерен белдерергә өлгергән иде инде. Яше-карты бер-бер артлы килә тора.
Менә ак яулыгын чөеп бәйләгән, гомер буе сыер савучы булып эшләп, күп мактаулы исемнәргә лаек булган хезмәт ветераны Тәскирә апа Хәйретдинова килеп керде. Аның артыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, Күзкәй мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән Мәхмүт ага Әмиров күренде. Ул сорау да биреп тормастан, бюллетень алып, махсус бүлмәгә тамга ясарга кереп китте. Күпне күргән ветеранның фикере белән кызыксындым.
- Үзарасалым һәрвакыт булды, аны иң авыр елларда да түләп килдек. Ул бөтен авыл ихтыяҗы өчен җыела торган акча. Аны түлибезме, юкмы дип тору юк инде.
Алар артыннан әниле-уллы Наилә һәм Альберт Шәриповлар, яшь егет Рамил Могыйнов, парлашып Рәзинә һәм Зәки Әдиевлар килеп керде. Авыл җирендә электән үк сайлауларга бәйрәмчә килергә, җаваплы карарга өйрәнелгән инде дип уйлап куйдым.
Миргасыйм Хәбибуллин бюллетенен тутырганчы шактый сораулар бирде. Бу бик дөрес гамәл. Күпләрдә бу референдум шактый сораулар тудырды. Акча җыялар икән, аның нинди максатка тотыласы, ничек җыеласы турында беләсе килә бит.
Ә референдум ул, җыеп кына әйткәндә, үзарасалымны законлаштыру, бу җәһәттән, халык фикерен белү һәм теркәү чарасы. Аның бит әле шунысы да бар: халыктан җыелган акчаның 1 сумына республикадан 4 сум өстәп бирәчәкләр. Бу акчалар максатчан - җирле мәсьәләләрне хәл итүгә генә тотылырга тиеш. Халык аның ничек, нәрсәгә тотылуын белеп торырга хаклы. Үзарасалым закон нигезендә 18 яше тулган һәркемнән җыела. Аерым категория кешеләренә - сугыш ветераннары һәм инвалидларга ташламалар каралу референдумда расланды.
Үзарасалым белән бәйле иң зур бәхәс тудырган сорау, ул - шәһәрдән кайтып йорт салучылар, дача тотучылар аны түләргә тиешме? Аңа мин район прокуроры Марат Әхәтовтан аңлатма бирүен сорадым. Ул:
- Үзарасалым авыл җирлегендә теркәлгән, ягъни пропискадагы балигъ булган гражданнардан җыела, - дип аңлатты.
Авыл кешесенең күбесе исә, шул җирлектә яшәгәч, пропискасы булмаса да, шәһәрдән кайтып йөрүчеләр дә түләми калмас дип ышана.
13 җирлектә референдумда халыкның күпчелеге үзарасалым җыярга ризалыгын белдерде, димәк бу акчалар җыелачак. Сүз уңаенда, Күзкәй авылында кайберәүләр референдумга ук түләргә дип акчаларын тотып килгәннәр иде. Кайсы авылда күпме кеше үзарасалымга каршы һәм күпмесе риза булуы турында газетабызда түбәндә урнаштырылган район территориаль комиссиясенең карарыннан карый аласыз.
Нет комментариев