Якты юл
  • Рус Тат
  • Районның супер әбие – Асия Хамматова, супер бабай – Валерий Павлик

    Узган җомгада төштән соң Круглое Поле поселогы мәдәният йорты сәхнәсен районның алты әбие һәм дүрт бабае гөрләтте. Ул көнне биредә «Супер әби һәм супер бабай - 2014» конкурсы үтте. Әйтергә кирәк, тамаша бик күркәм узды, кайбер күренешләр күзгә яшьләр дә китерде, кайберләре чын күңелдән рәхәтләнеп көлдерде. Өлкәннәребезнең һәрберсе әлеге чарага...

    Бәйгенең мәдәният йортындагы өлеше үзең белән таныштырудан һәм концерт номерыннан торды. Аңа кадәр районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әби-бабайларның өйләренә барып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән танышканнар, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне күргәннәр, ни дәрәҗәдә кунакчыл булуларын караганнар һәм үз нәтиҗәләрен ясаганнар. Конкурска йомгак ясаганда ул нәтиҗәләргә жюри да игътибар итми калмаган.
    Шулай ук мәдәният йортының тамаша залындагы мәйданчыкта әби-бабайларның кул эшләре дә урнаштырылган иде. Килеп сокланып китүчеләр бик күп булды аларга. Нәрсәләр генә юк монда: чиккән мендәрләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар, сөлгеләр, бәйләнгән оекбашлар, шәлләр, тактадан бизәкләп ясалган урындыклар, шкатулкалар, чәкчәге, бәлеше, корты, катыгы-эремчеге, аның янында унар төр кайнатмасы, балы, бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләре... Арада картиналар тудырырга сәләтлеләр дә бар икән.
    Менә сәхнәгә алып баручылар чыкты һәм көтеп алынган чараның башлануын игълан итте. Аннары тамашачылар хозурына бер-бер артлы катнашучылар чакырылды.
    «Татарстан» совхозы поселогыннан Әхәт Аитов җырны тормыш юлдашы иткән. Кечкенәдән үк гармунда, баянда уйнаган, бүген дә сәхнәдән төшми. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары өчен сөенеп яшиләр. Бу юлы да ул үзенең тальян моңы белән залда утыручыларны әсир итте, хатыны Рәзинә ханым белән сәхнәләштерелгән күренеш тә тәкъдим иттеләр. Егетләр кебек җиңел гәүдәле булуы, сәхнәдә үзен бик иркен тотуы белән дә Әхәт абый тамашачыларның һәм жюриның игътибарын җәлеп итте.
    Чираттагы катнашучы - Бәткедән Эльза Лапаева. Тормыш девизы - миңа беркайчан алтмыш булмый, бары дүрт тапкыр унбиш кенә. Беркайчан да төшенкелеккә бирелми, һәр нәрсәдән яхшылык таба белә. Үзе такмаклар, шигырьләр иҗат итә, чигү, тегү эшләренең остасы. Балачагы сугыш елларына туры килгән, бик иртә тол калган. Ике кызын тәрбияләп үстергән, бүген дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Конкурста үзе чыгарган такмакларын җырлаганда халык дәррәү кул чабып утырды.
    «Татарстан» совхозы поселогыннан Мария Пучинина үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы. Ике баласының кадерле әнисе, алты оныгының, бер оныкчыгының яраткан әбисе. Тормышта гел алга омтыла. Башка катнашучылар белән чагыштырганда бераз җитдирәк тә, кирәк урында шаяра да белә Мария Алексеевна. Оныгының сәхнәгә чыгып әбисенә үзе чыгарган шигырен багышлавы да аның визитка өлешенә үзенчәлекле төс бирде.
    Сәхнәгә икенче булып чыккан «егетебез» Валерий Павлик Ильбухтинодан. Өч улына әти, дүрт оныгына бабай ул бүген. КамАЗ заводында эшләп лаеклы ялга чыккан, гомере буе спорт белән шөгыльләнгән, велосипедта, чаңгыда йөргән, илнең кайсы гына төбәкләрендә булмаган. Шуңадыр, яше шактый булса да, бик җиңел гәүдәле, сәхнәгә дә солдат киеменнән, яшь егет образында чыкты ул. Валерий Петрович Пушкин, Достоевский кебек рус әдәбияты классиклары иҗатын да ярата икән әле. Сине бер генә кеше көтеп торса да, яшәүнең мәгънәсе бар дип саный ул.
    Нәкыя Гыймазетдинова Таулык авылыннан. Хезмәт ветераны. Ире белән ике ул, бер кыз үстергәннәр. Балалары бүген үзләре әби инде - Нәкыя апаның өч оныкчыгы үсеп килә. Кул эшләрен бик ярата ул - бер генә минут вакытын да бушка уздырмый. Бәйге башланыр алдыннан Нәкыя апа белән коридорда да бераз сөйләшеп алдык. Конкурста катнашу уе ничек тууын сорагач: «Кул эшләрем күп, суккан паласларым да шактый җыелды, шуларны бәйгегә тәкъдим итеп карыйсым килде. Гомумән, бу чарада үземне сынау теләгем күптәннән бар иде инде», - дип ачыклык кертеп үтте ул. Ул бәйләгән бияләй-оекбашларның саны юк икән инде. «Балалар, кияү-киленнәр, оныклар, оныкчыклар белән 18 кеше җыелабыз. Шуларның барысына да кышка кергәндә бәйләп бирәм», - ди Нәкыя апа. Телевизор караганда да бәйли, бармаклары шулкадәр күнегеп беткән, хәтта яктылык та кирәк түгел икән. Артканнарын сата. Сумкасына бияләй-оекбашлар төяп, юлаучы машинага утырып, Таулыктан Сарман базарына чыгып китәргә дә курыкмый. Инде җитмешен ваклап килсә дә, бакча үстерә, каз-үрдәген тота. Кызганыч, ире генә иртәрәк китеп барган. «Аллага шөкер, балаларым - олы куанычларым», - ди ул. Гыймазетдиновлар - нәселләре белән сәхнә кешеләре. Киленнәрнең дә аларга шундыйлары туры килгән. Бу юлы да сәхнәдә әниләре белән бергә аның ике улы, ике килене чыгыш ясады. Улы: «Соңгы телемнәрен миңа биреп, үзе коры калган куллар ул», - дип җырлаганда Нәкыя апаның гына түгел, залда утыручыларның да күзенә яшь килде.
    Конкурста көчләрен сынарга Иштирәктән ике кеше килгән иде. Аларның берсе - Илдус Җиһангиров. «Тынычлык булса, бар да булыр» дигән сүзләрне еш кабатлый ул, бар кешегә дә иминлек тели. Бакчада эшләргә ярата. Бүген ул өч баласы, сигез оныгы өчен сөенеп яши.
    Асия Метшина - иҗади шәхес, безнең редакциянең дә якын дусты. Шигырьләре белән әледән-әле укучыларыбызны шатландырып тора. Бәйгедә дә үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, тамашачының күңеленә үтеп керде. Туган авылы Иштирәккә гашыйк зат, бүгенге чыгышында да ул шул турыда сөйләде. Чәчәкләр үстерергә ярата, матурлыкны күңеле белән тоя белә. Өч баласы, өч оныгы бар.
    Асия Хамматова - Иске Абдулдан. Биш кыз үстергән олы йөрәкле ана ул. Бүген тугыз оныгына һәм бер оныкчыгына әби дә. Тормышта гел алга омтыла. Сәхнәгә Ак әби булып, ап-ак киемнән чыкты ул. Асия апа һәр көнне намазын калдырмый, бәетләр, шигырьләр иҗат итә, чигү чигә, гөлләр үстерә, балаларын тәмле ашлар белән көтеп тора. Кул эшләре күргәзмәсендә дә иң «тәмле» өстәл аныкы иде. «Супер әби» бәйгесенә ул биш кызының ничек итеп әниләрен кадерләүләре турындагы күренеш белән килгән иде. Бик тә эчтәлекле, матур сюжет булды. Әйтергә кирәк, Асия апа үзе дә авылның «Асылъяр» фольклор ансамбленә йөри икән.
    Калмиядән ирле-хатынлы Мәүсилә һәм Рафис Әхмәтнуровлар конкурста икесе дә катнашты. Татар халык киеменнән сәхнәгә чыккан, шуның өстенә җиңел итеп биегән Мәүсилә ханымны күрүгә үк бер дә әби димәссең, кызлар кебек бит әле бу дигән уйлар килде. Күршемдә утыручы тамашачылар да фикеремне куәтләп, шул сүзләрне әйтеп куйдылар. Баксаң, Әхмәтнуровлар ике бала үстереп олы тормышка чыгарганнар, инде алты оныклары бар икән. Мәүсилә ханым буш вакытында бәйләргә, бакчада эшләргә ярата. Рафис әфәнде исә агачтан төрле әйберләр ясый, балыкка йөри, сәхнәдә дә уйный. Бәйгедә ул тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте.
    Шулай итеп, аулак өй күренеше астында барган бәйге сизелми дә үтеп ките. Программа барышында әби-бабайлар яшьлекләрендәге уеннарны да искә төшерделәр, җырладылар-биеделәр дә, табышмаклар да чиштеләр. Кыскасы, үзләренең уңганлыкларын-булганлыкларын һәр яктан күрсәттеләр. Елның супер әбиен һәм супер бабаен ачыклау өчен жюрига да шактый тир түгәргә туры килде. Барлык фикерләрне бизмәнгә салып үлчәгәннән соң, алар Супер әби исемен Иске Абдулдан Асия Хамматовага, Супер бабайны Ильбухтинодан Валерий Павликка бирергә булдылар. Әхәт Аитов - «Сәхнәдә иң оста бабай», Эльза Лапаева - «Иң артист әби», Мария Пучинина - «Иң заманча әби», Нәкыя Гыймазетдинова - «Милли мирасны саклаучы әби», Илдус Җиһангиров - «Иң халык җанлы бабай», Асия Метшина - «Иң иҗади әби», Мәүсилә Әхмәтнурова - «Иң мөлаем әби», Рафис Әхмәтнуров «Иң оста куллы бабай» исемнәренә лаек булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: