Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районга өч янгын сүндерү машинасы тапшырдылар

Яр Чаллы шәһәренең 56нчы янгын сүндерү частенда район авылларына өч янгын сүндерү машинасы тапшырылды. Шәһәр биргән машиналар Круглое Поле поселогына, Боерган һәм Мус. Завод авылларына бирелде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы карары белән машиналарны район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевка федераль дәүләт казна учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча «15нче отряд» федераль янгын сүндерү службасы җитәкчесе Сергей Субботин тапшырды.
- Без мондый машиналарны алуыбызга чиксез шатбыз. Хәзер исә алар безнең районга хезмәт итәчәкләр, - диде Рәсим Вәсимович.
- Бүген бирелгән өч янгын сүндерү машинасы Яр Чаллы шәһәрендә янгыннар сүндерүдә катнашты. Әле алар байтак хезмәт итәчәк. Безнең депога яңа машиналар кайтарылды, ә боларын исә районга тапшырабыз. Әлеге машиналар янгын сүндерүгә яраклаштырылган: бөтен шартлары, уңайлыклары бар. Район халкына әле бик озак хезмәт итәр алар, - диде Яр Чаллы янгын сүндерү гарнизонының янгын сүндерү службасы җитәкчесе Илья Данилов.
Әлеге техникага авыл җирлекләре башлыклары да, янгын сүндерүчеләр дә бик шат.
- Үзебезнең авылдагы янгын сүндерү станциясендә мин 10 еллап эшлим инде. Нинди генә куркыныч хәлләр күрергә туры килмәде, бу вакытта машинаның төзек хәлдә булуы мөһим, - ди Мусабай-Завод авылыннан янгын сүндерү машинасы шоферы Файсал Кәлимуллин.
- Безнең авылда машина куярга җылы бокс бар, бөтен уңайлыклар да булдырылган. Бүген алган машинаны 10 елдан артык янгын сүндерүче булып эшләүче Мисхәт Гыйльметдинов алып кайтачак. Авылларда шундый махсус янгын сүндерү машиналарының булуы бик мөһим, - диде Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов.
Районга янгын сүндерү машиналары бирелү - куанычлы хәл. Тик алар җылы боксларда ешрак хәрәкәтсез торсыннар, бәла-казалар килмәсә иде. Ә инде янгын чыга калса, бөтен шартын китереп җиһазланган «Зил» машиналары авылларыбыз урамнары буйлап ярдәмгә ашыгачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерү машинасы