Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда социаль объектлар җылытыла башлады

Башкарма комитет җитәкчесенең 2014-2015 елларның көзге-кышкы чорына җылыту сезонын башлау турындагы карары нигезендә, 16 сентябрьдән районда социаль объектларга җылылык бирелә башлады. 1 октябрьдән - үзәктән җылытыла торган торак йортларга, 13 октябрьдән сәнәгать предприятиеләренә һәм башка шундый оешмаларга җылылык киләчәк.

Социаль объектларның 98 процентын җылылык белән «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» тәэмин итә. Оешманың җитәкчесе Вахит Насыйбуллинның әйтүенчә, беренче булып җылылык балалар бакчаларына, мәктәпләргә, сәламәтлек саклау объектларына бирелә башлады. Котельный операторлары бу эшкә атна башында керештеләр. Күзкәй, Калмаш, Иске Дөреш, Иштирәктән кала, барлык авылларда югарыда әйтелгән объектларга җылылык кушылды. Ә әлеге дүрт авылда быел җәй җылылык казаннары яңага алыштырылган булган. Шушы көннәрдә алар да эшли башлаячак. Бу җирлекләрдәге җылылык казаннары 2014 елда гына старт алган республика программасы кысаларында яңартылган. Бу максатка хөкүмәт казнасыннан районга 1 млн 260 мең акча бүленгән. Әлеге программа киләсе елга да дәвам итәр дип көтелә. «Тагын 7-8 котельныйда иске казаннарны алыштырырга планлаштырабыз», - ди Вахит Шәрипович. Моңарчы әлеге эш предприятиенең үз исәбеннән башкарылган, ә республикада мондый программа эшли башлау аларга зур ярдәм булган. Шулай ук җылылык трассаларының искергән өлешләре дә шактый. «Аларны да кулдан килгәнчә яңартырга тырышабыз», - дип билгеләп үтә предприятие директоры.
«Тукай җылылык һәм газ оешмасы» хезмәт күрсәтә торган мәдәният йортлары, клублар да җылылык кушуга әзер, тиздән ул биналар да җылыныр», - ди Вахит Шәрипович. Шулай ук предприятие операторлары шәхси җылыту системасына көйләнгән 2000нән артык фатирга да хезмәт күрсәтә. Хуҗалардан чакыру булганда аларга да баралар.
Чәршәмбе көнне Мәләкәс авылына чыгып, без дә социаль объектларга җылылык бирүнең торышы белән танышып кайттык. Без килгәндә участок башлыгы Галинур Булатов мәктәпкә, балалар бакчасына һәм мәдәният йортына хезмәт күрсәтүче операторлар Николай Липатов, Валерий Фомин һәм Леонид Кузьмин мәктәп котельныенда иделәр. Биредә дүрт казан эшләп тора. Балалар сишәмбедән бирле җылы бүлмәләрдә утыра, диделәр операторлар. Мәдәният йортында быел предприятие үз исәбеннән заманча яңа казан куйган, киләсе елга республика программасы ярдәме белән балалар бакчаларындагы ике казанны алыштырырга уйлыйлар.
«Тукай су каналы» предприятиесе җитәкчесе Григорий Петровның сүзләренә караганда, әлеге оешма карамагындагы Бәтке мәктәбенә һәм балалар бакчасына җылылык шулай ук бу атна башында бирелгән. Круглое Поледагы әлеге объектларга җылылык шушы көннәрдә тоташтырылачак. Поселоктагы үзәк котельныйдан җылытылучы 13 йортка 1 октябрьдән җылылык кушылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X