Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда «Ел тәрбиячесе – 2014» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Районда республикакүләм «Ел укытучысы», «Елның сыйныф җитәкчесе», «Ел тәрбиячесе», «Ел китапханәчесе» дип аталган конкурсларның муниципаль этаплары узды. Чәршәмбе көнне иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. Беренче өчлеккә чыккан укытучылар - Гөлнара Сәйфетдинова (Кнәз, математика укытучысы), Фәридә Кузнецова (Комсомолец, рус теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Рәфинә Маннанова (Боерган, рус теле һәм әдәбияты укытучысы)...

Конкурсантларның кайберләренең мондый төр бәйгедә беренче генә катнашуы, ә кайберәүләр инде үзләрен икенче-өченче тапкыр сыныйлар. Комсомолец поселогыннан («Петушок» балалар бакчасы) килгән Эльмира Мостафина белән сөйләшеп алдык.
- Мин тәрбияче булып әле икенче ел гына эшлим. Мондый төр конкурста катнашуым да беренче генә. Аңа карамастан, җиңүгә ышанам. Балалар белән аралашуы, алар белән дәрес үткәрү аеруча да ошады. Балалар да каушап калдылар дип әйтә алмыйм, минем белән бик җиңел аралаштылар, - диде миңа Эльмира Айдаровна.
- Тәрбияче булып 19 ел эшлим, - дип сүзгә кушылды Мерәс авылыннан («Салават күпере» балалар бакчасы) Ләйсән Сәйфуллина. - Мондый конкурста беренче ел гына катнашмыйм инде, бөтен нечкәлекләрен беләм дип әйтә алам, - диде ул.
Районнан килгән тәрбиячеләр үзләрен төрле конкурсларда сынадылар. Балалар белән 15 минутлык дәрес тә үткәрделәр, дәресләргә анализ да ясадылар, үзләре белән тулырак таныштырдылар. Тәрбиячеләр барысы да конкурска зур әзерлек белән килгән иде. Алар Новотроицкое балалар бакчасындагы сабыйлар белән рәсемнәр дә, камырдан сыннар да ясадылар, җырладылар, биеделәр, тәрбияче апалары тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар да эзләделәр.
Беренче булып дәресне Яңа поселогыннан («Березка» балалар бакчасы) Ләйсән Хатыйпова күрсәтте. Ул балаларга керпе турында әкият сөйләде һәм сабыйлар белән керпегә ничек итеп булышып була, шул турыда җаваплар эзләде. Мәләкәснең «Тамчыкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Кузьмина табигатебез, аны саклау һәм яклау бурычы турында кызыклы әкият сөйләде. Сабыйлар апалары белән бергә аппликация белән дә, ябыштыру, кисү белән дә шөгыльләнделәр. Комсомолец поселогыннан Эльмира Мостафина балалар белән татарча-русча дәрес алып барды. Аның белән сабыйлар яңа сүзләр өйрәнделәр, бер-берсе белән ике телдә дә аралаштылар.
Бәткедән килгән («Аленушка» балалар бакчасы) Анна Хисмәтова дәресен бик кызыклы һәм үзенчәлекле ясый алды - сабыйлар һәм Кабартма белән бергәләшеп йөреп, табышмаклар да чиштеләр, төрле-төрле күнегүләр дә ясадылар, түгәрәк уеннары да уйнадылар. Ә Кабартма исә балаларга рәхмәт укыды, алар ярдәмендә бик күп яңа мәгълүмат туплый алуына сөенде, балалар да аннан бик канәгать калды. Мерәстән килгән Ләйсән Сәйфуллина дәресе дә үзенчәлекле булды. Ул балалар белән тозлы камырдан камка ясады. Сабыйларның ни дәрәҗәдә бирелеп эшләүләре, тәрбияче апаларының бөтен үтенечләрен кабул итеп алулары, шундый эчкерсез, шундый ягымлы булулары мине әсир итте.
Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Гайнетдинова сабыйлар белән милли музейларыбыз буенча сәяхәт кылды. Аларга татар милли өс киемнәре: түбәтәй, калфак, читекләр турында сөйләде. Круглое Поле поселогыннан («Голубой вагон» балалар бакчасы) Гөлназ Сабитова да дәресен кызыклы итә алды. Балалар белән тәрбияче гаилә турында, аның ни дәрәҗәдә мөһим булуы, якыннарның кирәклеге турында сүз алып барды. Балаларның шат елмаюын, самими көлүләрен күрү, чыннан да, олы бәхеттер ул.
Жюри алдында чыгыш ясарга гармун белән Шилнәбаш авылыннан («Тополек» балалар бакчасы) Мария Маратаева чыккач, үткәреләчәк дәреснең үтә дә кызык булуын чамалап алган идем. Ялгышмаганмын икән. Ул сабыйларга уен кораллары турында сөйләде, әле алай гына да түгел, аларны күрсәтте, балалар үзләре уйнап та карый алды.
- Беренче генә катнашуым минем. Шулкадәр каушатты, нәрсәләр булганын инде хәзер хәтерләмим дә. Балалар барысы да акыллылар, тыңладылар, мин әйткәннәргә колак салдылар. Үзем генә түгел, алар үзләре дә дәресемә шатланганнардыр дип ышанам, - диде Мария Михайловна.
Беренче өчлеккә чыктылар: Круглое Поле поселогыннан Гөлназ Сабитова, Бәткедән Анна Хисмәтова, Шилнәбаш авылыннан Мария Маратаева. Алар районыбыз данын 13-14 мартта Яр Чаллыда «Елның тәрбиячесе» конкурсының зона турында яклаячак. Аларга уңышлар гына теләп каласы килә.
P.S. Чарадан тулырак фотоларны безнең Vkontakte рәсми төркемендә (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Керегез, карагыз, безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев