Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районда ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары эшли башлады

1 апрельдән районда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекләре эшли башлады. «Татарстан» совхозы поселогында һәм Мәләкәс авылындагы постларында эшләүче фельдшерлык бригадалары райондашларга ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтәчәк. Әлеге системаның ничек башкарылганын безнең редакция район үзәк больницасы баш табибы Галим Сабирҗановтан белеште.

- «Татарстан» совхозы поселогында һәм Мәләкәс авылындагы постларда эшләүче фельдшерлык бригадаларында ике машина бар. Алар иртән район үзәк больницасына килеп, кирәк-ярак медицина препаратлары алалар да, кире постларына кайталар. Аннары исә халыктан чакыру алынгач, ярдәмгә ашыгалар. Әлеге ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларын 03 яисә 49-09-42 телефоннары аша чакыртырга була. Шалтыратуларны диспетчер кабул итеп ала һәм авыру янына машина җибәрә.
- Район үзәк больницасы Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина күрсәтү бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Инфаркт, инсульт очраклары булганда, Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы килә. Инфаркт булган очракта кешене кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына (БСМП), инсульт булганда БСМПга, яки 5нче шәһәр больницасына алып барып салачаклар, - дип аңлатты Галим Габбасович.
- Без диспетчерлык бүлмәсендә килгән шалтыратуларны кабул итәбез. Аннары исә машина йөртүчеләр белән элемтәгә кереп, аларга кайда барырга кирәклеген йөклибез. Безгә шалтыратып, авырулар консультация дә алалар әле, без аларга ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатабыз, - диде шалтыратулар кабул итү буенча диспетчер Эльвира Таһирова.
Галим Габбасович белән сөйләшеп торган арада, баш табиб Куады авылында бер бабайның хәле начараеп китүен, ашыгыч ярдәм сорап шалтыратуларын әйтте. Без дә шул якка таба ашыктык.
- Көненә 15тән артык чакыру кабул итеп алабыз. Бер авыруга исә 1,5-2 сәгатьләп вакыт сарыф ителә (барып-кайту белән бергә). Нинди генә авырулар белән чакырмыйлар безне. Һәрберсенә вакытында килеп җитәргә тырышабыз, ләкин барыбер уңайсызлыклар, кыенлыклар килеп чыга. Әйтик, авылга килеп җитәбез җитүен, тик анда урам исемнәре язылмаган була. Авыл эчендә озак буталып йөрергә туры килә. Көндез әле табып була, кешедән сорыйсың, алар ярдәмгә килә. Ә менә төнлә нишләргә? Уйлавымча, юл чатларында урам исемнәре язылган күрсәткечләр куярга кирәк, - диде ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы фельдшеры Эльвира Губинская.
Гомумән әйткәндә, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары заманча итеп җиһазландырылган, алар бөтен кирәк-ярак препаратлар, медицина приборлары белән тәэмин ителгән, тәгәрмәчле носилка да бар. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларында югары әзерлектәге белгечләр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев