Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район пенсия фонды идарәсе күченә

Яңа 2015 ел башыннан район пенсия фонды хакимият бинасыннан күчеп китә. «Бу - чыгымнарны киметү, ягъни оптимизация үткәрү максатыннан эшләнә», - дип аңлатты безгә идарәнең район бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.

Дөрес, бүлекнең шәһәрнеке белән берләштерелүе бер көндә кабул ителгән карар түгел. Соңгы арада илдә доллар белән евроның хакы котырып арту, күп кенә куллану товарларына бәяләрнең күтәрелүе белән дә моның бер бәйләнеше дә юк. Халыкка хезмәт күрсәтүче, социаль әһәмияткә ия бу оешма язмышы соңгы биш елда билгесезлек хәлендә булды. Инде менә имзалар куелган, мөһерләр сугылган кәгазьләр килгән. Район хакимиятенең беренче катында урнашкан пенсия фонды хезмәткәрләре йөге белән архивларын, документларны җыю, күчерү белән мәшгуль. Бүлмә, коридорларга тартмалар өелгән, ишектә: «Реорганизация узу сәбәпле, 15 декабрьдән халыкны кабул итү туктатылды» дип язылган игълан тора. Шулай булуга карамастан, сорау белән килгән берән-сәрән кешеләргә әле күчеп китәргә өлгермәгән пенсия фонды хезмәткәрләре аңлатмаларын биреп, кая барырга икәнен әйтеп тора. Пенсия фондына йомышың төшсә, хәзер Чаллы шәһәрендәге өч адреска барасы икән. Моны белгәч, үземә дә бик моңсу булып китте. Биредә, хакимияттә утырганда, нинди сорау туса да, йөгереп керә идек тә, шунда ук җавабын алып чыга идек. Андый рәхәт, авыл кешесенә дә, безгә дә бетә икән дип уйлап куйдым. Хәзер ана капиталы, пенсия билгеләү һәм шуның белән бәйле сораулар белән шәһәрнең ЗЯБ өлеше, Комарова урамы тукталышында урнашкан күпфункцияле үзәк, Электротехниклар урамы 32/17 адресы һәм тагын Тынычлык урамы 7 комплекс тукталышында 7/20 адресы, «Сити-лайн» бинасындагы офиска мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бирегә ана капиталы, персонификацияле хисап, страховой взнослар белән бәйле сораулар буенча килергә тәкъдим ителә. Белгечләргә алдан язылып куярга кирәк. Моны 074, 30-42-42 телефоннары, 383074@mail.ru электрон адресы яисә 7-960-088-3-074 номерына хәбәр җибәреп алдан язылырга була. Әмма алдан «запись» сүзен җыярга кирәк икән. Ә инде документларга заказ ясау, соратып алу өчен www.pfrf.ru адресы буенча РФ пенсия фонды сайтына чыгарга кирәк.
Райондагы пенсия фонды бүлеге 10656 пенсионер, 3822 оешма, 1330 шәхси эшмәкәргә хезмәт күрсәтә.
- Без кешене гомере буена - бала туганнан алып соңгы юлына кадәр озата киләбез. Бәби алып кайтучылар ана капиталы, страховой таныклык артыннан пенсия фондына килә, кешене җирләүгә акчалар да безнең аркылы түләнә, - ди идарәнең район бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.
Күз алдында, бу бүлмәләрдән, чынлап та, кеше өзелми. Көненә 30-40 кеше, кабул итү көннәрендә мөрәҗәгать итүчеләр тагын да күбрәк була, ди пенсия фонды белгечләре. Авыл кешесенә болай эшләү кыен булмасмы соң? Пенсия фондына килүчеләрнең фикерләре ничек икән дип шул якка юнәлдем. Биредә Круглое Поледан килгән яшь кенә ир-атка тап булдым. Илгиз Галләмов яңа туган балага страховой таныклыгы алырга килгән икән. Соравыма:
- Пенсия фонды бүлеге биредә урнашканда уңайлырак иде, әлбәттә. Күнегелгән урын бит. Хәзер менә таныклыкны алырга 7 комплекска барырга кирәк, диделәр. Шунда китәм.
Ветераннар фикерен дә белергә булдым. Кнәз җирлеге ветераннар советы рәисе Александр Волковка шалтыраттым.
- Без бу мәсьәләне район ветераннар советында карадык. Әллә ни уңайсызлык булмас дип уйлыйм. Ни дисәң дә пенсия фондына көн саен барып тормыйбыз бит. Аннары безнең белән очрашкан шәһәр пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фаттахов өметле генә сүзләр әйтте. Анда барган авыл кешесен кагып, кабат китереп, интектереп йөртмәсләр дип ышанам, - диде Александр Николаевич.
Без дә шундый теләктә калабыз. Ерак авыллардан килгән тукайлылырга аңлау белән карарлар, кат-кат китереп йөртмәсләр дип ышанабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, район пенсия фондында эшләүче 35 белгеч тә үз эш урыннарын саклап кала. Бу да тукайлылар шәһәрләргә өстәмә йөк булмас, авыл халкын артык итеп карамаслар дигән өмет бирә. Ә район хакимиятендәге пенсия фонды бүлеге урнашкан бүлмәләргә мәгариф бүлеге күчәчәк.
Пенсия фонды хезмәткәрләре халыкны яңа елдан югарыда әйтеп үтелгән адреслар буенча кабул итә башлый. Яллар 11 гыйнварга кадәр сузылуга карамастан, белгечләр халыкны 8 гыйнвар көнне иртәнге 8 дән алып 14 сәгатькә кадәр Электротехниклар урамы 32/17 адресы буенча кабул итәчәк.
Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә. 22 декабрьдә РФ пенсия фонды оешуга 24 ел тула. Шушы чор эчендә ул илнең пенсия эшчәнлеген тамырдан үзгәртеп, катлаулы реформалар үткәреп, уңышлы эшләп китүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды