Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Полиция һәрчак иминлек сагында

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата озак еллар "Милиция көне" исеме астында бәйрәм ителде, ә 2011 елның мартыннан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тармак хезмәткәрләре эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бүгенге күрсәткечләрне узган еллар белән чагыштыра. Район хокук...

- Дамир Гыйльмуллович, бүгенге датага нинди күрсәткечләр белән килдегез?

- Төп эшебез - халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, милекне саклау, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм системасын камилләштерү. Бүлек алдына куелган бурычларны үтәдек, җәмәгать тәртибен тиешенчә оештырдык дип әйтер идем. Массакүләм мәдәни һәм сәяси чаралар вакытында җитди хокук бозулар очраклары теркәлмәде.

Бу урында полициянең участок вәкаләтлеләре эшен аерым билгеләп үтәсе килә. Алар җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр, һәр квартал саен халык белән очрашып, эшләре буенча хисап тоталар.

- Халыкның ышанычын яулау - сезнең хезмәттә иң төп бурычларның берсе. Моңа ничек ирешәсез?

- Әлеге бурыч, беренче чиратта, халык белән күзгә-күз эшләүче хезмәткәрләр - участок вәкаләтлеләре һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аша тормышка ашырыла. Авыл җирлекләре, халык белән эшләгәндә участок вәкаләтлеләренә ярдәмгә терәк пунктларда утыручы комендантлар ярдәмгә килә. Алар шикаятьләр ала, халыкны урында кабул итә һәм еш кына проблемаларны үзләре хәл итә. Шулай ук авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналары оештыру планлаштырыла. Алар җәмәгать урыннарында профилактика эше алып барыр дип күздә тотыла. Җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итүне күтәрүгә безнең эшчәнлекнең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге, социаль юнәлешкә корылган булуы уңай тәэсир итә. Бүлек җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү дә оештырыла. Быел гына да, мәсәлән, барысы 164 кеше шундый очрашуга килде.

- Районда җинаятьчелекнең торышы ничек? Узган еллар белән чагыштырганда уңай якка үзгәрешләр сизеләме?

Реклама

- 2012 елда дежур хезмәткә 4694 хәбәр килде. Аларның 264е буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителде, бу узган елдан 80гә кимрәк. 952 хәбәр буенча административ хокук бозу турында эш ачу карар ителде.

Нәтиҗәләргә караганда, соңгы биш елда районда гомуми җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хокук бозулар быел 9,7 процентка азрак теркәлде. Шулай да, гомуми җинаятьчелекнең кимүенә карамастан, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр артты. Узган ел андый җинаятьләр 92 булса, быел 111 теркәлде. Бу исемлеккә шәхескә каршы кылынган кырын эшләр, милек белән бәйле җинаятьләр, шулай ук икътисадый җинаятьләр керә. Милек урлау очраклары аеруча күп. Мондый хокук бозулар район территориясендә урнашкан бакчачылык ширкәтләрендә еш теркәлә. Шулай ук Кече Шилнәдә, Олы Шилнәдә, Иске Җирекледә, Суровкада һәм Новотроицкоеда төзелеп килүче яңа урамнар аерым проблемалар тудыра. Хуҗалар төзелеш материалларын караусыз калдырып, үз ваемсызлыклары аркасында алардан колак кагалар. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре, халык үзе милкенә карата игътибарлы булсыннар иде.

Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, эчкән хәлдә эшләнгән җинаятьләр бераз кимеде. Ләкин, шуңа да карамастан, элек хөкемгә тартылганнар арасында Бәткедә, "Татарстан" совхозы поселогында, Түбән Суыксуда, Иштирәктә хокук бозулар күп теркәлде. Барлык тикшерелгән эшләрнең 12 проценты алкогольле эчемлекләр белән бәйле. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген районда бер кешегә сатылган алкоголь продукциясе 7,8 литр туры килә.

Быел үтерү (5) һәм сәламәтлеккә авыр зыян салу (12) очраклары нык артты. Узып баручы елда икътисад өлкәсендәге хокук бозулар саны 81 процентка күбәйде. Мәсәлән, район җирлегендә эшләүче бер җәмгыять директоры илкүләм проект нигезендә авыл җирлегендә яшәүче яшь белгечләргә йорт төзү өчен бүленгән 900 мең сум акчаны үзләштерә. Бу факт буенча оешма җитәкчесе җинаять җаваплылыгына тартылды. Мондый мисалларны тагын да санарга булыр иде - агымдагы елда икътисадый җинаятьләр буенча 47 эш каралды.

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәт коллективына, тармак ветераннарына әйтер сүзегез бардыр.

- Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең барысын да, шул исәптән гаиләләрен дә бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең авыр һәм җаваплы хезмәтегез дәүләтебезнең үсешен, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итә, мәнфәгатьләрен якларга булыша. Намуслы, үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт. Бүлекнең шәхси составы алга куелган бурычларны үтәү өчен барлык һөнәри белемен һәм тәҗрибәсен кулланыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция