Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Онытылмый ил данын күтәргән батырлар

Ил халкы Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итте. Районда әлеге җәһәттән һәр авылда бәйрәм чаралары узды. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның туган авылы Иштирәктә узган тантанада катнашып, ветераннарны тәбрикләде, сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салды.

- Без сезнең тиңдәшсез батырлык алдында баш иябез, хөрмәтле ветераннар. - диде Васил Гариф улы үзенең котлау сүзендә. - Аяз күк йөзе, имин тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт сезгә. Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Дәһшәтле сугыш сезнең балачакны, яшьлегегезне урлады. Безнең боларны онытырга хакыбыз юк. Җиңү көне котлы булсын, барчагызга сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхет, мул тормыш телим.

Тантанада катнашкан Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Денис Королев та котлауларын җиткерде. Районның хәрби комиссары Рәис Юнысов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Шәйдуллинның тәбрикләүләре дә тантанага аерым ямь өстәде. Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров, авылның ветераннар советы рәисе Илдус Җиһангиров та бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде. Чыгышлардан соң, тантанада катнашучылар сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды.

Иштирәктән 454 ир-егет сугышка киткән, шуларның 199 яуда башын сала. Туган җирләренә әйләнеп кайтканнарның бүген нибары икесе генә исән. Кызганычка каршы, Нәкыйп Кәримов, Шаһинур Ризатдинов тантанага килә алмадылар. Нәкыйп ага ике ел урын өстендә икән, Шаһинур ага да бу көнне авырып киткән, диделәр. Аларга әзерләнгән бүләкләрне өйләренә илтеп тапшырдылар. Вакыт әнә шулай яусыз: безне дәһшәтле сугыш көннәреннән ерагайткан еллар исәбе арткан саен, җиңү яулаган солдатлар, канкойгыч бәрелешләрнең тере шаһитларының саны кими бара. Инде күбебез бу көнне тиңдәшсез батырлык күрсәткән буын вәкилләре - әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз каберләрен зиярәт кыла. Күңел, аларга кадер-хөрмәтне вакытында күрсәтә, рәхмәтебезне җиткерә алдыкмы икән, дигән үкенеч белән тула...

Иштирәктәге тантанада тыл ветераннарының урыны түрдә булды. Балалар аларга чәчәкләр тапшырды. Җыр-биюле чыгышлары белән куандырдылар. Ветераннар өчен мул итеп чәй табыны әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бљек Ватан сугышы Бљек Ќићњнећ 67 еллыгы