Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Олег Морозов райондашлар белән очрашты

Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов Кнәз, Шилнәбаш, Иске Абдул, Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүче авыл хезмәтчәннәре һәм район активы белән очрашты.

Халык сорауларны күп әзерләгән иде. Алдагы елларда да федераль һәм региональ бюджетлардан авыл хуҗалыгын үстерүгә, юллар төзелешенә финанс ярдәме бүленерме, авылларга яшь белгечләрнең кайтып урнашуын тәэмин итүче программалар кысаларында тагын да нәтиҗәлерәк кызыксындыру чаралары күрелерме, участок дәваханәләренең язмышы уңай якка хәл ителерме, авыл мәктәпләрен саклап калу юнәлешендә Дәүләт Думасы, хөкүмәт дәрәҗәсендә бүгенге көндә нәрсә дә булса эшләнәме - райондашларыбыз әнә шул һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте. Теләкләргә ихлас рәхмәт сүзләре дә кушылды. Кнәз урта мәктәбенең элеккеге директоры Лидия Кликич Изге Николай храмын яңартуга һәм гөмбәзләр алып кайтып урнаштыруга ярдәме өчен Олег Морозовка Кнәз, «Татарстан» совхозы, Сосновый Бор поселоклары халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Реклама

Очрашуда шулай ук «КамАЗ» ААҖнең лизинг сатулар буенча директоры Әлфия Когогина катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X