Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Нәселле мал – хуҗалыкның табыш чыганагы

Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт терлекчелеге тармагында алып барылучы нәсел эшен анализлаганда елына 6 мең килограмм һәм аннан да күбрәк сөт җитештерүче, нәселле маллары күп булган Ленинград өлкәсе (66 хуҗалык), Краснодар төбәге (58 хуҗалык) белән беррәттән 63 нәселле мал хуҗалыгы булган Татарстанны да аерым билгеләп үтте. Бу исә нәселле...

Узган җомгада «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында үткән республикакүләм семинар-киңәшмә дә әлеге темага багышланган иде. Дөресрәге, биредә агымдагы елның беренче яртыеллыгында нәселле терлек хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында сөйләшеп, мал башын арттыру, сөт җитештерү мәсьәләләре каралды.
Борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәнче, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белән республиканың төрле почмагыннан килгән ху­җа­лык, предприятие җитәкчеләре, белгечләр «Чаллы яшелчәсе»нең терлекчелек комплексыннан уздылар.
- Нәселле терлек асраучы хуҗалыклар, предприятиеләр тулы­сынча ясалма орлыкландыруга күчәргә тиеш. Орлыкландыруны уздыруның яңа ысулларыннан файдаланырга, һәрнәрсәне җиренә җиткереп оештырырга, башкарырга кирәк, - диде Николай Титов хуҗалыкның орлыкландыру пунктын караганда.
Сүз уңаеннан, министр урынбасары «Чал­лы яшелчәсе»ндәге эш шартларыннан канәгать калды. Орлыкландыру пунктыннан кала, делегация хуҗалыкның сөт җитештерү, сугым цехларын, сыерлар, яшь маллар асрала торган ферма бүлмәләрен дә карап чыкты. Биредә эшләүче ветеринария хезмәткәрләре һәм районның ветеринария берләшмәсе белгечләре кунакларга бозауларның мөгез калкулыкларын, сыерларның, яшь малның тоякларын эшкәртү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Хуҗалык сатып алган, мал башын исәптә тотарга ярдәм итүче, заманча яңа «Селекс» программасы турында республиканың авыл хуҗалыгы җитәкчелеге мактап сөйләде, әлеге программаны башка хуҗалыкларда да булдырырга тәкъдим ителде. Программа мал исәбен алу эшен җиңеләйтә, кирәк чакта теге яки бу мәгълүматны тиз арада эзләп табарга ярдәм итә. Шуның белән бергә мал исәбе алуның карточкалы һәм башка ысуллары турында онытмаска кирәклеге хакында ассызыкланды.
Хуҗалык белән танышканнан соң, тармакта башкарылган эш­ ­нәтиҗәләре, көн кадагында торган мә­сь­әләләр турында сөйләшү башланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча идарә башлыгы Илсур Закиров агымдагы елның беренче яртыеллыгында республиканың нәселле мал хуҗалыклары башкарган эшкә нәтиҗә ясады. Биредә һәр хуҗалыкта җитештерелгән сөт, ит күләме, мал башының артуы һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмат бирелде. Аерым игътибар терлекчелек комплексындагы төзекләндерүгә, санитар таләпләргә юнәлтелде.
- Нәселле мал хуҗалыгында һәрнәрсә үр­­­­­­нәк булырга тиеш. Гади терлекчелек комплексларыннан аермалы буларак, «нәселле мал хуҗалыгы» дигән исем, өстенлекләр белән­ бергә, сезнең алга югары таләпләр дә куя. Сер түгел, республикада шундый дәрәҗәгә ия булып та, сөт малын начар шартларда асраучылар да бар. Бу ярый торган эш түгел. Ел әйләнәсендә хуҗалыкның терлекчелек комплексларында тиешле тәртип булырга тиеш. Бу мал асралучы фермадагы чисталыкка гына кагылмый. Эшчеләрнең эш урыны, комплексның әйләнә-тирәдәге чисталыгы, җыйнаклыгы да таләп ителә. Бүген карап чыккан хуҗалык территориясе нинди матур. Биредә чәчәк түтәлләренә кадәр бар, - диде Николай Титов.
Сүз уңаеннан, нәселле мал хуҗалыкларында ветеринария шартларының үтәлүенә дә шактый игътибар бирелде. Лейкоз, туберкулез ише авыруларны булдырмау, малны вакытында тикшерү, әледән-әле профилактика чараларын уздырып тору да төп шартларның берсе итеп куелды.
- Савым сыерларда авыруларны булдырмау,­­ профилактика чараларын вакытында уздыру күптөрле проблемалардан азат итә. Алай гына да түгел, хуҗалыктагы продукция җитештерүне саклап калуда аның ярдәме биниһая зур. Нәселле мал хуҗалыгы өчен бу аеруча мөһим. Мал чиста, коры, санитар таләпләргә җавап бирә торган шартларда тәрбияләнергә тиеш. Гади генә кагыйдәләрне үтәү дә сыерларда шактый авыруларны булдырмый кала ала. Әлбәттә, җитди авырулардан саклап калу өчен вакцинация турында да онытмаска кирәк, - дип сөйләде республиканың баш ветеринария идарәсе белгече Александр Козлов.
Гомумән алганда, республиканың нәселле хуҗалыкларында хәл ителәсе мәсьәләләрнең шактый булуына, кимчелекләр өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев