Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Муллык үз тырышлыгың белән килә

Авылда сыйлы көнең мал белән дип юкка гына әйтмиләр. 24 ел бергә тормыш итү дәверендә, Илдар һәм Илсөяр Вахитовлар һәрвакыт мал асрадылар. Бүген дә хуҗалыкларында эре малны да, кош-кортны да күпләп тоталар. Киләчәктә ихаталарындагы мал санын тагын да ишәйтергә исәплиләр. Үз хуҗалыкларында җитештерелгәнне шәһәрдә сатып әйбәт кенә акча да эшлиләр.

Берничә ел элек, Илсөяр апа мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торганда, аңа умартачылык белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр. Ул 10 баш умартага бизнес-план төзи, аны хуплыйлар һәм үз эшен башларга 58 мең акча бирәләр. Шулай Вахитовлар умарта тота башлый, тиздән ул аларның яраткан шөгыленә әйләнә. Илсөяр апа әйтүенчә, алар бал кортларын табыш алу өчен түгел, күңел өчен асрыйлар. Бигрәк тырыш, гаҗәеп кызыклы җан ияләре бит.

- Без ниләр генә асрап карамадык инде, - ди Илдар Вахитов. - Атлар, сарыклар, бозаулар, кәҗә, куян, хәтта күркә дә булды бездә. Алты ел элек мин Башкортстаннан бер сыер алдым, аннары Сарманнан 5 бозау алып кайттым. Менә башланды шуннан соң эш...

Илдар Вахитов һәр көнне иртәнге бишенче яртыда йокыдан тора, маллар карый. Аларга фураж бирә, су эчертә, аннары савым аппараты ярдәмендә сыерларны сава башлый. Илсөяр апа үз чиратында, савылган сөтне аерта, эремчек, каймак, катык ясый. Үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне шәһәргә барып сатарга да өлгерәләр.

- Хәзер безнең даими сатып алучыларыбыз бар. Авылдан килгән сөт, каймак, эремчеккә ихтыяҗ зур. Кыш көне бөтен продукцияне дә сатып бетерәбез, җәен исә сату кимрәк, - ди Илсөяр Вахитова.

Җәйнең эссе көннәрендә Вахитовлар гаиләсе печән әзерләү, умарта карау белән мәшгуль. Укуда сессияләрен япкач, олы кызлары Әлфия һәм уллары Илфат кайтып ярдәм итәләр. Кече кызлары исә мәктәптән кайту белән көн саен әтисе белән әнисенә маллар карарга булыша.

- Элек техника юк иде, бөтен эшне кул белән башкардык, - дип искә төшерә Илдар абый. Бүгенге көндә Вахитовларның 2 тракторы, культиваторы бар. Күптән түгел алар печән пресслау җайланмасы сатып алганнар.

- Без үз көчебезгә таянып яшәргә күнеккән. Бернинди кредит та, субсидия дә алмадык. Барысын да ит, сөт эшләнмәләре, бал сатудан кергән акчага алдык, - ди Илсөяр апа.

- Әлбәттә, мал асрау - көндәлек, тынгысыз хезмәт. Ялыңда, бәйрәмең дә юк. Печән әзерләү кебек күмәкләп башкарыла торган эшләрдә күршеләр, дуслар булыша. Шулай үзара ярдәмләшеп, дус, тату яшибез, - ди Илдар Вахитов.

Бүгенге көндә Вахитовларның 23 баш мөгезле эре терлеге, 20 тавыклары, 8 баш умарталары, Барон исемле этләре һәм песиләре Маркиза бар.

Авыл тормышы җиңел булмаса да, Вахитовлар ял итәргә дә вакыт таба. Алар бәйрәмнәрне табигать кочагында үткәрәләр, Кышын чаңгыда шуалар, җәен велосипедта йөриләр. Гомумән, актив тормыш алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев