Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәшгульлек өлкәсендәге проектларын тормышка ашыручы тукайлыларны грант белән бүләкләячәкләр

Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аның бер юнәлеше -кешеләрне эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән социаль проектларны тормышка ашыруга грантлар бүлеп бирү. Бу проектның төп максаты ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлекләре чиклеләргә хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш. Конкурста 30 яшькәчә булган тукайлылар катнаша ала. Катнашуга гаризалар...

Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аның бер юнәлеше -кешеләрне эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән социаль проектларны тормышка ашыруга грантлар бүлеп бирү. Бу проектның төп максаты ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлекләре чиклеләргә хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш. Конкурста 30 яшькәчә булган тукайлылар катнаша ала. Катнашуга гаризалар һәм документлар 30 майга кадәр кабул ителә. Нәтиҗәдә, барлыгы 7 проект сайлап алыначак. Әлеге проектлар барысы бергә кимендә 25 эш урыны булдырырга тиеш була. Һәр проектны тормышка ашыруга 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Шул рәвешле, әлеге грантлар программасы 2,1 млн сумга исәпләнгән. Әлеге чарада катнашу өчен гариза һәм оешманың документлары , проект белән таныштыру кәгазен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгына юлларга кирәк. Министрлыкның адресы : Казан, Волгоградская ур.,.47 йорт, 304 бүлмә.

Реклама

Белешмәләр өчен телефон :(843)557-21-29, (843)557-19-04

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X