Якты юл
  • Рус Тат
  • Минталип Миңнеханов «кандидатлыкка кандидатлар»га сорау арты сорау яудырды

    Бүген Яр Чаллы шәһәре мэриясендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең праймеризы, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үтте. Республика район һәм шәһәрләрендә 2 апрельдә башланган мондый праймеризлар инде ахырына таба бара. Чаллыда үткәрелергә тиешле өч очрашуның монысы икенчесе булды. Һәм бу юлы партия эчендә тавыш бирүдә безнең районнан да 40 кеше...

    Бүген Яр Чаллы шәһәре мэриясендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең праймеризы, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үтте. Республика район һәм шәһәрләрендә 2 апрельдә башланган мондый праймеризлар инде ахырына таба бара. Чаллыда үткәрелергә тиешле өч очрашуның монысы икенчесе булды. Һәм бу юлы партия эчендә тавыш бирүдә безнең районнан да 40 кеше катнашты.
    Очрашуда партия әгъзалары һәм иҗтимагый оешмалардан булган ТР ДӘүләт Советына депутатлыкка «кандидатлыкка кандидатлар»ның - барлыгы 16 кешенең чыгышы тыңланды. Ә, гомумән, бюллетеньдә 155 фамилия иде. Депутат булырга теләүчеләрнең 124е «Бердәм Россия» әгъзалары, калганнары партияне яклаучылар. Чыгыш ясаучыларның 42се инде ТР Дәүләт Советы депутатлары. Сайлаучыларга үзләре теләгән фамилияләрнең барысын да билгеләү мөмкинлеге бирелде.
    Үзләренә бүленгән биш минут вакыт эчендә «кандидатлыкка кандидатлар» ТР Дәүләт Советына депутат булырга лаек икәнлекләрен халыкка җиткерергә тырышты һәм бүгенге праймеризда сайлаучылардан үзләре өчен тавыш бирүләрен сорады. Беренчеләрдән булып чыгыш ясаган ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Яр Чаллының автомобиль юлларын төзекләндерүгә һәм ЗЯБ белән Яңа шәһәрне тоташтыручы трамвай линиясе салуга 1 млрд 380 мең сум акча бүленәсен әйтте. Алга таба да Чаллы юлларына һәр ел саен ким дигәндә 1 млрд сум акча юнәлтеләчәк дип ышандырды. Көненә әллә ничә мәртәбә шәһәргә йомышы төшкән тукайлылар да бу хәбәргә сөенми калмагандыр, вәгъдәләрнең тормышка ашуын гына теләп утырганнардыр.
    «ТНВ» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов үз чыгышын «Мин сезгә бернинди дә вәгъдәләр бирмим, бүген нәрсә күрәм, нәрсә сизәм - шуны гына әйтәм», - дип башлады. Ул халыклар дуслыгын саклау, тынычлыкны, тотрыклылыкны югалтмау хакында сөйләде, көн кадагында булган дини экстремизм проблемасына кагылды. Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, праймеризга тавыш бирүче буларак килгән Минталип Миңнеханов Әминовтан массакүләм матбугат чаралары аша авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләр турында ешрак сөйләүне сорады. Гомумән, район фермеры һәр чыгышка карата диярлек үз мөнәсәбәтен белдерде, «кандидатлыкка кандидатлар»га сорау арты сорау яудырды.
    «ДОМКОР» төзелеш холдингы җитәкчесе Мөнир Гайнулловка безнең фермер үз йортын төзергә теләүче авыл һәм шәһәр яшьләренә җир участогы алуда ярдәм булсын иде дигән тәкъдимен әйтте. Ә Мөнир Гайнуллов үз чыгышында бүген төзелешнең бик актив баруына карамастан, күп гаиләләр өчен фатир алуның һаман да хыял гына булып калуын әйтеп үтте. «Ә бу хыялны тормышка ашыру бүген сезнең тавыш бирүегездән башлана», - диде ул докладының соңында әллә шаярып, әллә җитди итеп.
    «Агрокөч» төркеме генераль директоры, безнең районның Яңа Бүләк авылы егете Илдар Гыймадиев авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә кагылды. Ул үз компаниясенең тәҗрибәсе турында сөйләде, авыл хуҗалыгы тармагындагы зур проблемаларның берсе - кадрлар кытлыгы хакында әйтеп үтте. Бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә, Сарман аграр колледжы базасында кадрларны максатчан әзерләү үзәге булдыру планнары белән уртаклашты. Минталип Миңнеханов аннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча дәүләтнең алда конкрет нинди планнары барлыгын белергә теләде. Бу катлау халыкка хөкүмәт ярдәменең бик кирәк икәнен булачак депутатларга тагын бер кат искә төшерде.
    Яшьләр проблемаларын әле үзләре дә бик яшь булган «кандидатлыкка кандидатлар» - Балтачтан Илһам Гайнетдинов, бүген дә Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында эшләүче Анастасия Исаева күтәрделәр. Минталип Миңнехановның аларга да соравы «табылды». Ул ни өчен хәлле ата-аналар балаларын чит илгә укырга җибәрәләр, үзебездә мөмкинлекләр юкмыни дип борчылды.
    Чаллы мэры Васил Шәйхразиевтан тавыш бирүчеләр шәһәрнең яңа комплексларында кайчан мәктәп төзеләчәге турында кызыксындылар. Шәһәр җитәкчесе авызыннан 36-37нче комплексларда мәктәп төзү киләсе ел программасына кертелгән дигән сүз чыкты.
    Борчыган сораулар шушы залда югалып калмасын, булачак депутатлар тарафыннан алар чыннан да контрольгә алынсын иде дип телиләр сайлаучылар. Чыгышлар тыңланганнан һәм сорауларга җаваплар алынганнан соң чаллылылар һәм тукайлылар ТР Дәүләт Советына депутатлыкка «кадидатлыкка кандидатлар» өчен яшерен тавыш бирделәр. Кичкә «Бердәм Россия» партиясе региональ бүлекчәсе рәсми сайтында 16нчы праймериздан соң кайсы кандидатның күпме тавыш алу нәтиҗәсе билгеле булды. андагы мәгълүматлар буенча, хәзергә 155 кеше арасыннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, «ТНВ» каналы җитәкчесе Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов иң күп тавыш җыючылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: