Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәпләр ремонтлана. Иң мөһиме – сыйфатлы булсын

Татарстан мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасының быелгы планына районның Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләре кертелгән иде. Язгы каникул чорында аларда төзекләндерү эшләре башланды.

Бәтке мәктәбе ике бинага урнашкан. Ел ярым элек биредә җылылык белән тәэмин итүнең эчке системасына тулысынча реконструкция ясалган иде. Ничә еллардан бирле инде кышын бина эченең салкын булуыннан интеккән балалар һәм укытучылар коллективы ике кышны инде җылыда чыкты. Быел мәктәпнең капиталь ремонт планына керүе хезмәткәрләр һәм укучылар өчен тагын бер сөенеч булды. Язгы каникул вакытында мәктәпнең подвалында салкын су һәм канализация торбалары алыштырыла, электр челтәре яңартыла һәм тәрәзәләр алыштырыла. Ә җәйгә мәктәпнең түбәсен ябу, берничә кабинетка су үткәрү, санузелларны ремонтлау кебек эшләр көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 13 млн 668 мең 856 сум акча бүленергә тиеш. Төзекләндерү эшләренең генераль подрядчысы - Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге "Автостройинком" җәмгыяте.

Инженерлык челтәрләрен яңарту мәктәптә якшәмбе көнне, 25 мартта башланды. Бу эш белән Григорий Петров җитәкчелегендәге "Бәтке коммуналь челтәрләре" оешмасы хезмәткәрләре шөгыльләнә. Мәктәпнең бу бинасы төзелгәннән бирле - ягъни кырык елга якын эчке коммуникацияләрнең ремонт күргәне булмаган.

Электр корылмаларына Яр Чаллының "Кампроектэнергострой" ҖЧҖ ремонт ясый. Тузган урыннарда плафоннар, электр щитлары, үткәргечләр урынына яңалары куела.

Шулай ук язгы каникул чорында Бәтке мәктәбенең иске бинасында агач тәрәзәләр пластикка алмаштырыла. Биредә 145 тәрәзә яңартылырга тиеш. Бу эшкә Кече Шилнә авыл җирлегендә эшләп килүче "Пластик" ҖЧҖ алынган. Җәмгыять хезмәткәрләре үзләре җитештергән тәрәзәләрне урнаштыралар.

Төзекләндерүчеләр иртәдән кичкә кадәр өзлексез эшлиләр, каникул вакытына планлаштырылган эшләр тәмамлану алдында. Ремонтчылар өлгергән кадәр күбрәк эшләп калырга тырышалар, ди мәктәпнең директоры Зөлфия Даутова.

Яңа поселогы мәктәбендә язгы каникулда тәрәзәләрне алыштыру планлаштырыла. Җәен суүткәргеч торбалар алыштырылыр, санузеллар яңартылыр дип көтелә. План буенча, әлеге эшләргә республика бюджетыннан 10 млн 2 мең 773 сум акча тотылырга тиеш.

Биредә бүген төзекләндерү эшләре белән "Диалог" подрядчы оешмасы шөгыльләнә. Мәктәптә барысы 183 тәрәзә алыштырылырга тиеш, язгы каникулда аларның 57сен яңарту ниятләнә. Эшләр балалар каникулга киткәннең беренче көнендә үк башланган.

Ике мәктәптә дә эш барышын мәктәп коллективы, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар комиссияләре контрольдә тота. Шунда ук алар төзекләндерүчеләргә ярдәм дә итә. Алыштырып кую гына түгел, ремонттан соң тиз арада җыештырып та барырга - балалар чыгуга мәктәптә уку өчен тиешле шартларны тудырырга кирәк.

Эш бара. Иң мөһиме - аның сыйфатлы булуы. Уңай шартларның җитмәве - балаларның сәламәтлегенә зур зыян. Баласы җылы, якты кабинетларда белем алган ата-ананың да күңеле тыныч, укытучылар өчен дә бу олы сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт