Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәктәп кайчан җылыныр?

    Яңа поселогы мәктәбенең кайбер кабинетларындагы һава температурасы бүген урамдагыдан азга гына аерыла. Бүлмәләрдәге җылылык термометр шкаласының 5-7 градус тирәсендә тирбәлә. Дөрес, салкыннар башлануга балаларны бераз җылырак кабинетларга күчереп утыртканнар. Ләкин җылы дигәннәренең дә кайберләрендә температура СанПиН нормаларына туры килми. Укучылар дәрестә өс киемнәрен салып утырырга куркалар. Шулай булмый ни: сәламәтлегеңә...

    Узган җомга көнне без дә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, "Тукай җылылык-газ оешмасы" җитәкчесе Вахит Насыйбуллин белән әлеге мәктәпкә бардык. Йөреп, хәрәкәтләнеп торганда да суык эчкә үтеп керде, көннәр буе парта артында утырып дәрес тыңлаган балаларның хәлен күз алдына китерү бер дә кыен булмады. СанПиН кагыйдәләре буенча, климат шартларына карап, уку кабинетларында, лабораторияләрдә, актлар залында, китапханә, вестибюльләрдә температура 18-24 градус булырга тиеш. Ә спортзал, остаханәләр 17-20 градус җылылыкны таләп итә. Укудан тыш вакытта да бүлмәләрдәге температура 15 градустан түбән төшмәскә тиеш.

    5-7 градус дигәнебез, нигездә, мәктәпнең беренче этажына кагыла. Икенче, өченче катларда да берничә салкын кабинет бар. Калганнарында температура төрлечә тирбәлә: 12-13 градуслысы да бар, 17-20лесе дә. Беренче катта шулай ук спортзал урнашкан. Анда бөтенләй аяк атлый торган түгел - суыктан куллар туңа. Торбалар да салкын. Алар хәтта кап-кайнар булса да бина эче җылынмас иде, мөгаен. Чөнки стенаның буяулары кубып беткән, анда бармак сыярлык ярыклар, алардан рәхәтләндереп җил ыжгыра. Спортзалга бик күп еллар ремонт тәтемәгәне ап-ачык күренеп тора. Актлар залына үтәбез. Торбасы җылы булса да, бүлмә эче суык. Иске тәрәзәләрдән дә шулай ук җил өрә.

    Мәктәпнең төзелгәненә 35 елдан артык. Хезмәткәрләр 80нче елларда торбалар алыштырганнарын хәтерлиләр. Алар әйтүенчә, шуннан соң инженерлык коммуникацияләре бернинди капиталь ремонт та күрмәгән. Кайда ямаштырып, кайда ялгаштырып кына чыкканнар.

    Батареяларның җылынмау сәбәбе нидә, ни өчен башка елларны хәл тотрыклы булган да, быел гына үзгәргән? Дөрес, алдагы кышларны да укучылар һәм укытучылар тиешле җылылыкта үткәргәннәрдер дип кистереп әйтеп булмый. Шулай да түзәрлек булгандыр. Сораулар күп. Ә бүген, вакытны сузмыйча гына, бинаны җылыту җаен табарга кирәк.

    Сәбәпләрне ачыклау максатыннан, декабрь башында бинаның җылылык бирү системасын тикшерү өчен Казанның "Энергогражданпроект" идарәсе хезмәткәрләрен дә чакырганнар. Алар җылылыкны санитар нормаларга җиткерү өчен системаның проектын үзгәртергә кирәклеген билгеләп үткәннәр.

    Узган ел кышкы сезонга керер алдыннан Яңа поселогы мәктәбе бинасы яңа котельныйдан җылытыла башлаган иде. Ул вакытта система да үзгәртелеп, җылылык өстән төшерелә башлаган. Бүгенге өзеклекләрнең дә төп сәбәбе иске проектның яңага туры килмәвендәдер дип билгеләп үттеләр комиссия әгъзалары. Дөрес, 2012 елда Яңа поселогы мәктәбе капиталь төзекләндерү буенча республика программасына кертелгән. Киләсе җәйдә биредә яңа тәрәзәләр кую, инженерлык коммуникацияләрен алыштыру каралган. Ләкин киләсе елны көтеп ятып булмый, чыгымнарны мөмкин кадәр азрак тотып, укучыларны быелгы сезонда җылыга тиендерү мөһим. Берничә урында насосларны алыштырып карарга, бәлки чүп җыелып торбалар тыгылгандыр, аларны кисеп карарга, кайдадыр алыштырырга кирәк дигән фикергә килделәр комиссия әгъзалары.

    Шимбә көнне дәресләр тәмамлануга "Тукай җылылык-газ оешмасы" хезмәткәрләре бирегә килделәр. Предприятие директоры Вахит Насыйбуллин әйтүенчә, беренче катта ике яңа насос куйганнар, егерме метрлап арада торбаларны алыштырганнар. Ләкин, кызганычка каршы, бу эшләр көткән нәтиҗәне бирмәгән. Уку процессына зыян китермәс өчен атна дәвамында ремонт эше тукталып торган. Киләсе ял көннәрендә мәктәп бинасында янәдән "Тукай җылылык-газ оешмасы" һәм аларга ярдәмгә "Бәтке коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре эшләр дип көтелә. Бу юлы ремонтчылар бригадасы җылылыкны элеккечә итеп аскы каттан менгерүне көйләргә, килә торган җылылыкның дөрес итеп бүленүен тәэмин итү системасын эшләргә планлаштыралар. Бу эшебезнең нәтиҗәсе булыр, киләсе атнаның дүшәмбесеннән балалар җылы кабинетларда укый башлар дип ышаналар алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: