Якты юл
  • Рус Тат
  • Максатыбыз – хезмәт, ял, уку өчен тигез шартлар тудыру

    Тормыш иткәндә, эш урынында имгәнеп, сәламәтлеген югалткан ир-атлар, хатын-кызлар һәм тумыштан авыру, физик мөмкинлекләре чикле затларны берләштерә һәм алар белән максатчан эш алып баручы район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина белән Халыкара инвалидлар көне уңаеннан очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтендек.

    - Гөлфидә ханым, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр - бик нечкә күңелле, аздан да күңеле була, юктан да хәтере кала торган затлар. Алар белән эшләүдә аеруча игътибарлы булу сорала. Бу яктан инвалидлар оешмасының эшчәнлеге белән бераз таныштырсагыз иде.
    - Оешмабыз бу фидаил затларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырту өчен төзелгән. Шуңа күрә аларны җәмгыятьнең төрле тармакларында башка гражданнар белән бертигез дәрәҗәдә итеп күрә белергә, бердәй хезмәт, ял, спорт, уку шартлары тудырырга тырышабыз. Шушы максатны күздә тотып, агымдагы елда гына Болгарга, Биләргә сәяхәтләр оештырдык, күптөрле спорт ярышлары үткәрдек. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәм аның аппараты белән очрашулар бик эшлекле төстә үтте. Авыл җирлекләрендә инвалидларның үзешчән сәнгать осталарын барлап, бәйгеләр уздырдык. Урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз, күчтәнәчләр белән сөендерәбез.
    - Инвалид кешеләр яшьләре, холыклары, һөнәрләре ягыннан төрле. Эшне оештырганда, әлеге мәсьәләне искә алырга туры киләдер инде?
    - Әлбәттә. Оешманың үз Уставы бар. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы нормативларына һәм законнарына таянып эшлибез. Таякның авыр башы башлангыч оешмаларга төшә. Чөнки аларга һәр инвалидның тормыш хәле, көнкүреше, мөмкинлеге аермачык билгеле. Тимурчылар эшчәнлеген дә контрольдә тотабыз. Һәр инвалид белән даими һәм эзлекле, максатчан эшләгәндә генә уңышка ирешеп булуын яхшы аңлыйбыз.
    - Инвалидларның хезмәте, ялы, җәмгыятьтәге урыны турында дәүләт җитәкчеләрнең дә кайгыртуы сизелә...
    - Әйе, соңгы вакытта дәүләт җитәкчеләренең инвалидлар проблемалары белән якыннан шөгыльләнүләрен күреп торабыз. Республикабызда инвалидларны тернәкләндерү программасы эшли. Инвалидлар бит республика халкының 10 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын хәл итү өчен төрле гамәли чаралар күрелә. Бу нәүбәттән газета-журналларга язылу мәсьәләсен бик әһәмиятле дияр идем. Урын өстендәге, олы яшьтәге инвалидлар өчен мәгълүмат чаралары рухи азык кына түгел, тышкы дөнья белән элемтә чыганагы да. Бу ихтыяҗыбызны канәгатьләндерүдә иганәчеләр быел аеруча теләп ярдәм күрсәтте. Районның социаль ярдәм идарәсенә дә без бик рәхмәтле.
    - Гөлфидә Рәүфовна, инвалидлар медицина ярдәменнән канәгатьме?
    - Берничә ел элеккеге чор белән чагыштырганда, медицина ярдәме яхшыра төште. Техник кирәк-ярак белән тәэмин итүдә чиратлар юк. Дарулар белән тәэмин ителеш җайга салына. Ә менә санаторий-курорт юлламалары белән хәл катлаулы. Бүген 2010 ел өчен юлламалар тулысынча алынып бетмәгән әле. Ташламалы дарулар буенча да җитешсезлекләр чыгып кына тора.
    - Сәламәтлекне ныгытуда спорт белән шөгыльләнүнең файдасы зур. Инвалидлар да төрле ярышларда катнашып, районыбыз данын яклыйлар, чемпионнарыбыз да күп. Спортны тагын да җәелдерү өчен нәрсәләр эшләнә?
    - Моннан ун еллар элек инвалидлар спорты турында бер сүз дә ишетелми иде. Бүген исә спортчы инвалидларыбыз турында горурланып сөйли алабыз. Шахмат-шашка, кул көрәше, җиңел атлетика буенча үз осталарыбыз үсеп чыкты. Хәйран калырлык, күнегүләр өчен спорт биналарыбыз, тренерларыбыз булмауга карамастан, спортчыларыбыз яңадан-яңа үрләр яулыйлар, һәртөрле ярыштан кубоклар, медальләр, призлар алып кайталар. Быелгы 2011 ел йомгаклары буенча да республикада лаеклы урынны алырбыз дип уйлыйм.
    - Районда ветераннар һәм инвалидлар белән эшләүдә башлангыч оешмалар каршындагы клублар эшчәнлеге белән таныштырып китсәгез иде?
    - Районыбызда 27 башлангыч инвалидлар оешмасы бар. Алар 2962 инвалидны берләштерә, шуның 141е - балалар. Оешмалар каршында очрашу клублары эшли. Монда урындагы җитәкчеләр белән очрашып, көнүзәк мәсьәләләрне сөйләшеп хәл итәбез. Мин иҗади һәм эзлекле эшләүче оешма җитәкчеләреннән Н. Галицкаяны (Комсомолец), Ф. Фәрхетдинованы (Мус. Завод), К. Хөсәенованы (Иске Абдул), Г. Чабатованы (Иске Дөреш), М. Сабировны (Күзкәй), И. Җиһангировны (Иштирәк), Н. Кашбеловны (Калмия), Г. Нуриеваны (Түбән Суыксу) искә алам. Аларда очрашу клублары гөрләп эшли. Җитәкчеләр ярдәмендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр. Бу яктан "Хатирә" (Күзкәй), "Шатлык" (Иске Абдул), "Киңәш" (Калмаш), "Родник" (Комсомолец) клубларының һәр мәсьәләне тирәнтен өйрәнеп, утырышларны эчтәлекле, уйландырырлык итеп үткәрүләрен әйтәсе килә.
    - Алдагы планнарыгыз нидән гыйбарәт?
    - Безнең максатыбыз бер генә - инвалидларның рухи терәге булу. Максатыбызга район һәм урындагы җитәкчеләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп буласын яхшы аңлыйбыз. Һәм шул рәвешчә эшләргә тырышабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: