Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күзкәйдә янгынга каршы көрәш отрядының аерым посты эшли башлады

Кичә Күзкәй авылында Татарстан Республикасының Яр Чаллы янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым посты ачылды. Бу соңгы вакытта республикада эшли башлаган шундый постларның йөзенчесе булса, районда - дүртенчесе. Шулай итеп, районның дүрт ягында да хәзер аерым янгын сүндерү постлары барлыкка килде.

Яңа депо Күзкәй участок больницасының элеккеге гаражлары бинасында урнашкан. Биредә аерым янгын сүндерү посты булдыру 2010 елгы корылык чорында, ягъни моннан дүрт ел элек үк уйланылган булган инде. Ул вакытта бу бинага су уздырылган, бетон идән җәелгән. Ләкин авыл җирлегенең бу эшне ахырына кадәр башкарып чыгарга көче җитмәгән. Ниһаять, быел районның финанс ярдәме белән бина тулысынча файдаланыр хәлгә китерелгән. Больница гаражларын янгын сүндерү депосы итеп үзгәртү район бюджетына 4,6 млн сумга төшкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең янгын сүндерүне һәм авария-коткару эшләрен оештыру идарәсе исәбеннән ике яңа машина кайтарылган. Киләчәктә депоны тоту да республика исәбеннән булачак. Күзкәй авылындагы янгын сүндерү посты Тукай районының - 12, күрше Минзәлә районының дүрт авылына хезмәт күрсәтәчәк.
Дөрес, Күзкәй авыл җирлеге моңа кадәр янгын сүндерү машинасыз тормаган, аның йөртүчесе дә булган. Янгын сүндерү отрядлары килеп җиткәнче беренче ярдәмне ул күрсәткән. Бүген яңа депода барлык шартлар тудырылган. Бина эче җылы, машиналарга су тутыру өчен шланглар депо эчендә, хезмәткәрләр өчен уңайлы бүлмәләр ясалган, душ кабинасына кадәр бар. Күзкәй постында унбер янгын сүндерүче эшләячәк. Егетләрне эшкә якын-тирә авыллардан җыйганнар. Араларында инде янгын сүндерүче һөнәрендә шактый тәҗрибә туплаганнары да, бу җаваплы эшкә керешеп кенә китүчеләре дә бар. «Егетләр ышанычлы, өйрәтәбез», - ди Күзкәйдәге постны булдыруда башлап йөрүче, Яр Чаллы янгынга каршы көрәш хезмәте отряды башлыгы Зөфәр Газизов.
Депоны ачу тантанасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең янгын сүндерүне һәм авария-­коткару эшләрен оештыру идарәсе башлыгы Константин Чанышев та катнашты. Ул бу җирлектә барлык шартлары булган яхшы пост төзелүенә бик шат булуын белдерде, егетләргә уңышлар теләде.
Район башлыгы Васил Хаҗиев та бүгенге чараның район өчен бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Янгын сүндерү посты һәрвакыт сафта булсын, егетләр яхшы гына эшләсен, ләкин бәла-казалар булмасын иде, дип теләде ул. Халыкның үзен саклавын, ваемсыз булмавын сорады. Аннары район җитәкчесе әлеге бинаны әзерләүдә катнашкан подрядчы оешма җитәкчеләренә һәм белгечләренә хакимият исеменнән истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Тантана ахырында «Камстройфон» төзелеш оешмасы директоры урынбасары Андрей Левин Күзкәй авылы посты башлыгы Рәшит Насртдиновка бинаның символик ачкычын тапшырды. Аннары кызыл тасма киселде. Яңа машиналарның сирена тавышы астында депо ишекләре ачылып, тантанага җыелган халык эчкә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга