Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күзкәй мәдәният йорты өр-яңадан сафка бастырылды

Күзкәйлеләр мәдәният йортының кабат ачылуын зарыгып һәм шатланып көтеп алдылар. Реконструкция үткәрү дигәч тә, моннан 43 ел элек, миннән киткәнче - иясенә җиткәнче дип җиткерелгән бинага бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Аны бүгенге көн таләпләренә туры китереп яңарту өчен гаять зур күләмдә эш башкарылды.

"Күзкәй элек-электән үк Минзәлә өязендә җырчы-биючеләре, тальянчылары, кура һәм камыш уйнаучылары, җор телле мәзәкчеләре, такмак әйтүчеләре, әкиятчеләре һ.б. осталары белән тирә-якта дан тотучы иң өлкән һәм олы авылларның берсе саналган.

1931 елның көзендә авылга Әнәс Камал килә. "Казан кешесе" сәләтле яшьләрне җыеп, театр оештыру турында сүз кузгата. Ризалашучылар күп була. Үзе үк режиссер булып, эшне ныклап юлга сала. Күзкәй колхоз яшьләре театрының даны тирә-якка тиз тарала. Театр яшьләрне сәхнә аша тормышка өйрәтү, тәрбия итү мәктәбе дә була..."

Бу юлларны мин авылдашыбыз Галимҗан ага Вәлиевның "Авылым адымнары" китабыннан алдым. Димәк, авылның үзешчән сәнгатенә моннан 80 еллар элек нигез салынган. Шунысы куанычлы, шул еллардагы очкын сүрелмәгән әле. Мәдәният йорты каршында менә чирек гасыр инде "Әллүки" халык фольклор ансамбле эшләп килә, гармунчылар ансамбле бар. Яшьләрнең "Наз", "Шәрык" бию ансамбльләре чыгышлары - сәхнә бизәге. Китапханә каршында ун елдан артык инде "Хатирә" ветераннар клубы эшли, театр үзенең эшен яңартып җибәрде, курчак театры беренче адымнарын ясады. Мәдәният йортының җылы учагы менә шундый көчләрне берләштерә.

Сүз башым мәдәният йортын ачу турында иде: зарыгып көткән ул көн килде - узган шимбәдә өр-яңадан үзгәртеп, аякка астырылган мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Ул тантанага хәзерлек үзе бер бәйрәм иде. Урамга палатка корып, коймак пешерү урыны әзерләнде, балаларны урам әйләндерергә атлар җигелде, үзешчәннәр концерт әзерләде. Билгеләнгән вакыттан күпкә алда җыела башлады халык. Кемдер кайнар чәй, коймак белән сыйлана, күпләр бинаның зәвык белән эшләнгән тышкы ягын күзәтә. Йөзләрдә - шатлык, тыйнак горурлык (менә бит шәһәрдәгеләрдән ким түгел). Ал тасма киселеп, бина эченә узгач, халык мондагы матурлыкка, бөтенлеккә, зәвык белән эшләнгән диварларга карап, сокланып йөрде. Күзне иркәли торган якты төсләр, заманча эшләнгән идән-түшәм, тәрәзәләр, йомшак матур урындыклар, иркен сәхнә, эчкәрәк узгач - китапханә. Китаплар уңайлы һәм матур итеп тезелгән, компьютер, газета-журналлар. Бинаның икенче катында тантаналар залы. Баскычларга кадәр матурлап эшләнгән. Сайлау участогы да әзерләп куелган. Күргәзмә агитация материалларыннан кирәкле мәгълүматлар алырга була.

Тамаша залында алма төшәр урын юк. Гөрләшәләр, сокланалар, сөенешәләр. Мәдәният йортын ачуга багышланган тантананы Гөлнара белән Айрат Сәхәповлар ачып җибәрде. Яңа йорт иманлы, нурлы, җылы мохитлы һәм озын гомерле булсын өчен авыл имамы Искәндәр Вәлиуллин Коръән аятьләрен укыды, кыска, әмма үтемле итеп вәгазь дә сөйләп алды.

- Бина үтә күркәм, аны яңартуга күп көч һәм мал сарыф ителде. Кадерен белегез, биредәге бөтенлекне, матурлыкны күз карасыдай саклагыз, - диде ул, авылдашларына мөрәҗәгать итеп.

Сәхнәгә Гөлнара апалары кулына тотынып "Таңбатыр" балалар бакчасы сабыйлары чыкты. Алар, берсен-берсе уздырып, шигырь сөйләгәндә тамакка төер утырды. Шушы авылның киләчәге, газиз балалары бит алар. Әлеге мәдәният йорты бигрәк тә алар өчен кирәк. Матур, зәвыклы йортка йөреп, сәнгатьне яратып, туган авылларының кадерен белеп үссеннәр.

Кичәне алып баручылар сәхнә түренә район башлыгы Васил Хаҗиевны чакыралар. Ул, авылдашларын бүгенге шатлыклары белән котлап, үз янына төзүчеләрне чакырды. Менә алар: "Профит" җәмгыяте директоры Марсель Мингалимов, прораблар Руслан Низамов, Александр Богаткин, техник директор Рәшит Кәбиров.

Васил Гариф улы аларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, район хакимиятенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Залдагы озакка сузылган көчле алкышлар исә авыл халкының бинаны яңартуда катнашкан барлык төзүчеләргә җиткерәсе килгән рәхмәт хисләре булып яңгырады.

Бәйрәм дәвам итте. Лилия Вәлиева җитәкләгән "Наз" ансамбле кызларының биюе үзе бер бизәк булды. "Әллүки" халык фольклор ансамбленең "Кичке уен" сюжеты милли йолаларыбызга, җыр-әйтемнәргә бай иде. Һәм аның программасы шундый осталык белән эшләнгән, уеннар арасында авылның моңсары, гармунчысы Рафис Хәсәнов, үзенчәлекле тавышка ия әниле-кызлы Наилә белән Айгөл Шәйхетдиноваларның күңел кылларына кагылышлы җырларын, нәфис сүз остасы Зилә Халикованың мөнәҗәтен тамашачылар рәхәтләнеп тыңлап, алкышларга күмделәр. Ансамбль чыгышы бу бәйрәмгә үзе бер якты бүләк булды.

Ахырдан ветераннар советы рәисе Мулланур Сабиров төзүчеләргә, үзешчәннәргә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Ә кичен авыл халкын тагын бер зур бүләк көтә иде. Яңа йортны котларга Казаннан артистлар: авылыбыз кызы Гөлназ Сираева, Иркә, Альбина Апанаева, "Айфара" төркеме егетләре һәм юмор остасы Шамкай килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният йорты Күзкәй