Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кышка күп калмый. Авыллардагы хоккей кортлары ни дәрәҗәдә әзер?

Соңгы елларда район авылларында хоккей кортларын ремонтлауга һәм яңаларын төзүгә зур игътибар бирелә. Һәм, әйтергә кирәк, җирлек бюджетларыннан, иганәчеләр кесәсеннән шактый зур суммалар чыгарып эшләнгән әлеге объектларның берсе дә буш тормый: шугалаклардан балалар да, өлкәннәр дә өзелми. Чыннан да, бик кирәк булган икән бит авылларга барлык шартлар тудырылган мондый спорт...

Районда бүген 28 хоккей корты исәпләнә. Алар, нигездә, мәктәп террриторияләрендә урнашкан. 2013-2014 елларда Бәтке, Мусабай-Завод, Новотроицкое, Калмаш, Кнәз, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Мәләкәс, Кече Шилнә, Борды авылларында, Комсомолец һәм Яңа поселокларында иске шугалаклар төзекләндерелде. Мерәстә, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә, Иске Җирекледә, Ильбухтинода яңа кортлар төзелде.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәевның белдерүенчә, бүгенге көндә Теләнче Тамак, Круглое Поле, Калмия мәктәпләре территорияләрендәге хоккей кортлары кулланырлык, кышка кергәнче бераз косметик ремонт ясап алуны гына сорый. Ә менә Яңа Бүләк, Иштирәк, Шилнәбаш, Күзкәй, Биклән, Сәмәкәй, Боерган, Иске Дөреш мәктәпләрендәге һәм Сосновый Бор поселогындагы хоккей тартмалары ремонт эшләре үткәрүне таләп итә. Бүген әлеге объектларның өчесендә - Шилнәбашта, Иштирәктә һәм Күзкәйдә төзекләндерүгә тотынганнар инде.

Шилнәбашта мәктәп каршындагы мәйданчыкта корт өчен урын әзерләнгән. Подрядчы «Тукайтеплогаз» оешмасы җитәкчесе Мөсәнниф Хановның әйтүенчә, бу территориядән җылылык трассасы үткән булган. Бүген эшчеләр аны күчерү белән мәшгуль. Төзелеш өчен барлык материаллар алынган. Һава торышы мөмкинлек бирсә, барлык эшләрне октябрьдә тәмамларга уйлыйлар.

Күзкәйдә иске корт сүтелгән, хәзер койма кую өчен баганалар утырталар. Бу эшләрне ир-ат укытучылар башкара. «Төзелеш өчен барлык материаллар әзер. Финанслау авыл җирлеге депутатлары һәм башка иганәчеләр исәбеннән башкарыла», - дип аңлата җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев.

Иштирәк мәктәбе каршындагы хоккей кортын «Бәтке коммуналь челтәрләре» төзи. Монда шулай ук иске коймалар сүтелгән, койма кую өчен баганалар утыртылган. «Койма өчен материал сатып аласы, аларны урнаштырасы, яктыртуны көйләп бетерәсе кала», - ди подрядчы оешма җитәкчесе Григорий Петров. Күзкәйдә дә, Иштирәктә дә шугалакларны шулай ук октябрь ахырына ясап бетерергә планлаштыралар.

Төзекләндерү таләп ителгән биш җирлектә - Бикләндә, Боерганда, Иске Дөрештә, Сәмәкәйдә, Яңа Бүләктә әлегә эш башланмаган.

Бүгенге көндә шулай ук Ильбухтинодагы, Яңа поселогындагы, Мәләкәстәге хоккей кортларында шартларны тагын да яхшырту буенча эшләр бара.

Круглое Поле, Новотроицкое, Кнәз мәктәпләре каршындагы хоккей кортларында киенү өчен җылы бүлмәләр булдырылган. Калган объектларда бу максатка спорт заллары яки башка биналар файдаланыла.

Яңа сезон башына балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе базасында 7 комплект хоккей формасы исәпләнә. Мәктәпләрдә исә барлыгы 100гә якын шундый форма бар. Шулай ук уенчылар өчен кәшәкәләр, тимераяклар саны да арта бара.

Сүз дә юк, авыл җирлекләрендә соңгы вакытта спорт объектлары төзелә. Спорт инвентарьларын үз эченә алган ял парклары, футбол мәйданчыклары ачыла. Авылда яшәүчеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, безгә алар бик кирәк, барыбыз да шәһәргә барып йөри алмый, ә үз җирлегебездә булганда рәхәтләнеп анда шөгыльләнәбез, диләр. Хоккей кортларының да инде күпчелеге яңартылып килә, шулай булгач, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны да районда арта бара дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев