Якты юл
  • Рус Тат
  • Круглое Поле паркы төзелешендә тулы куәтенә эш бара

    14 август көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә яңартылган Г. Тукай исемендәге паркны һәм китапханәне ачты. Әлеге уку һәм ял паркын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән игълан ителгән парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерделәр. Бу программа буенча республикада барлыгы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк. Аларның...

    Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлык проектлар буенча халык фикере тыңланды. Безнең районда да хәзерге көндә тулы куәтенә төзелеш эшләре алып барылучы Круглое Поле мәдәният һәм ял паркы проектын гамәлгә ашыруда поселок халкыннан эшче комиссия төзелде. Аның составына мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, тимер юлчылар, ветераннар һәм инвалидлар советлары рәисләре, җирлек депутатлары керде.

    Круглое Поле паркын төзү өчен республика программасы кысаларында 9 млн 912 мең сум акча бүленә. Шулай ук район бюджетыннан табигатьне саклау чаралары кысаларында 4 млн 073 мең сум акча юнәлтелә.

    «Проектны үз көчебез генә тулысынча гамәлгә ашыру бик кыен булыр иде. Моның өчен республиканың ярдәм итүе безнең өчен бик тә урынлы булды», - ди җирлек башлыгы Эльмира Низамиева бу җәһәттән.

    Бүгенге көндә биредә барлык эшләрнең 75 проценты башкарылган. Подрядчы оешма эшчеләре яңгырларга да карамый һәр көнне объектта. Бүген төзелеш урынында 25-30лап кеше эшли. Хәзер монда территориянең өслеген тигезләү өчен туфрак кертү, брусчаткалар салу, яктыртуны көйләү эшләре дәвам итә. Эскәмияләр, урналар кую, агачлар утырту, спорт корылмалары һәм балалар өчен уен мәйданчыгы кую кебек эшләр калып бара.

    Төзүчеләргә эшләрен йомгакларга нибары ун көнләп вакыт кала. Чөнки объектны Республика көненә тантаналы төстә ачу планлаштырыла.

    Венера Сафина, Круглое Поледа яшәүче, балалар бакчасы мөдире:
    «Безгә бу парк бик кирәк иде. Чөнки поселок халкының табигатькә чыгып бер генә ял итәр урыны да юк. Бишектәге баладан башлап иң өлкән кешегә кадәр кирәк бу парк. Олы яшьтәгеләр өчен түгәрәк кебек берәр чара оештырсалар бик яхшы булыр иде. Паркның төзелеп бетүен сабырсызлык белән көтәбез. Беренче көннән үк киләчәкбез, буш тотмаячакбыз».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: