Кризис шартларында да кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтәчәкләр
Быелгы кризис ил өчен шактый авырлыклар китерде. Икътисади катлаулы чорда сәнәгатьтә, эшмәкәрлектә дә киеренкелек чагыла. Һичшиксез, аларга да дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк. 11 мартта район эшмәкәрләренең, фермерларның ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре, ТР Президентының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле белән район хакимиятендә үткән очрашуда төп сөйләшү...
Әлеге очрашуда ике як: дәүләт вәкилләре һәм кече, урта эшмәкәрлек вәкилләре арасында ачыктан-ачык әңгәмә барды.
Кабул итүче як буларак, беренче булып сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев алды. Ул райондагы кече һәм урта бизнес, алар белән уртак хезмәттәшлек, икътисади күрсәткечләр буенча чыгыш ясады.
- Ел башына районда 2381 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты салым инспекциясендә исәптә тора. Шуларның 1229ы - шәхси эшмәкәрләр. Аларның 40ы - сәүдә сферасында, 11е - транспорт һәм элемтә, 8е - авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү, җитештерү, 7е - төзелеш һәм 18 проценты башка сфераларга туры килә. Кече һәм урта эшмәкәрләрдә 8,3 мең кеше эшли, бу райондагы барлык эшчеләрнең 37 проценты дигән сүз. Узган елда кече һәм урта эшмәкәрлек тарафыннан 8 миллиард сумнан артык продукция җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән, - диде Рәсим Асылгәрәев.
ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев исә агымдагы елда кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән эшләячәк программалар турында сөйләп үтте.
- Үткән елда кече һәм урта эшмәкәрлек республикадагы бөтен бизнесның 25,7 процентын тәшкил итте. Тукай районы исә барлык муниципаль берәмлекләр арасында әлеге тармакта унөченче урында. Бу - яхшы күрсәткеч. Ләкин бүгенге көндәге икътисади хәлне, кризис нәтҗәсендә туган авырлыкларны исәпкә алсак, эшмәкәрлеккә ярдәм кирәк. Шул максаттан, быел да төрледән-төрле программалар эшлиячәк, - диде Дилүс Шәвәлиев.
Бу - «Лизинг-Грант», «50/50», микрозаймнар бирү, кредитларны субсидияләү һәм башка программалар. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесенең сүзләренә караганда, микрозаймнар алу эшмәкәрләр арасында аеруча актив кулланылыр дип фаразлыйлар. Моннан кала, Дилүс Шәвәлиев программаларда катнашу шартлары, моның өчен күпме акча тотылачагы турында да әйтеп үтте. Әйтик «Лизинг-Грант» программасына быел барлыгы 500 миллион сум фонд планлаштырылган.
Киңәшмәдә Республиканың Кама арьягы регионы һәм Чаллы шәһәре буенча сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директорының беренче урынбасары Максим Клосинский да чыгыш ясады. Ул очрашуга килгән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә, фермерларга палатаның эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча нинди эшләр башкаруы турында сөйләде.
- Без эшмәкәрләргә һәръяклап ярдәм итәргә тырышабыз. Консультация ярдәменнән кала, сәүдә площадкаларындагы инфраструктура, күзәтчелек органнары белән булган мәсьәләләрне чишәргә тырышабыз, гомумән, эшмәкәрләрнең бөтен проблемаларын колачлап, алардан чыгу юлын эзлибез. Моннан кала, без атна саен эшмәкәрләр өчен семинарлар уздырабыз, төрледән-төрле күргәзмәләр оештыруда да актив катнашабыз. Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес өчен эшче кадрлар резервын булдыру, аларны укыту өстендә эш алып барырга ниятлибез, - диде ул.
Әлбәттә, очрашуда эшмәкәрләр, фермерлар тарафыннан шактый гына сораулар бирелеп, тәкъдимнәр дә әйтелде. Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов дәүләтнең эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларының сүздә генә түгел, чынбарлыкта эшләвен теләде.
- Дәүләтнең эшмәкәрлеккә, аеруча авыл хуҗалыгы тармагына эшләүче бизнеска ярдәм итүе бик яхшы. Ләкин эшләп килүче программалар буенча субсидияләр алу бик авыр. Ике-өч ел рәттән субсидия ала алмаучылар да бар. Ә бит эшмәкәр техникага, ашламага һәм башка кирәкле ресурсларга ия булу өчен үзенең яки кредитка алган акчаларны инде чыгарган. Ә субсидия юк. Ә бит аңа продукция җитештерү өчен яңа финанслар кирәк. Шуның аркасында ул янә кредит алырга икеләнә, иртәгесе көнгә ышанычы юк аның, - диде Минталип Исмәгыйлевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев