Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Көзге чакырылышта армиягә китүчеләрнең күпчелеге коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк

Көзге чакырылыш чорында районнан 36 егет армия сафларына алыначак. Яшьләрнең күпчелеге - 22се коры җир гаскәрләрендә, 4есе Эчке эшләр частьларында, 5есе хәрби-диңгез флотында, 3есе һава-космик көчләрендә, 2се Президент полкында хезмәт итәчәк. Болар - Мәскәү өлкәсе, Владивосток, Югра, Севастополь, Хабаровск, Новосибирск шәһәрләре. Язын исә 43 егет хәрби хезмәткә озатылган иде. Быелгы...

- Дамир Шамилевич, һәр кампания ниндидер үзгәрешләре, яңалыклары белән килә. 2015 ел чакырылышының да үзенчәлеге бармы?

- Әлбәттә. Беренче яңалык - «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль законга кертелгән үзгәрешләр хәзер югары белеме булган гражданнарга чакырылыш буенча хезмәтне контракт хезмәтенә дә алыштыру мөмкинлеген бирде. Хезмәт итү вакытын алар үзләре сайлый - ул ике яки өч ел булырга мөмкин.

Югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылардан солдатлар, запастагы сержантлар әзерләү турындагы законда да үзгәрешләр бар. Алар нигезендә, хәрби кафедраларда укучылар белем алуларын өзмичә генә хәрби хезмәт үтә ала. 2014 елның 1 сентябреннән Казан милли тикшеренү техник университетында - КАИда һәм Казан милли тикшеренү технологик университетында - КХТИда бүлекчә командиры, машина йөртүче-граната атучы, авиация механигы, моторист, өлкән химик, радиореле станциясе башлыгы һ. б. һөнәрләргә әзерләү башланды. Бу системада районнан бер егет өйрәнү үтә.

- Хезмәт итмәгәннәргә белешмә бирү дәвам итәме?

- Әйе, законлы сәбәбе булмаган килеш чакырылыш буенча яки контракт буенча 27 яшькә кадәр хәрби хезмәт үтмәгән гражданнарга хәрби билет бирелми, аларга бары тик «Нигезле сәбәбе булмаган килеш чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәде» дип язылган белешмә генә тапшырыла. Районнан 21 кешегә мондый документ бирелде инде. Бу егетләргә дәүләт гражданлык хезмәтенә һәм муниципаль хезмәтләргә эшкә керүне чикли дигән сүз.

- Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлек торышы ничек? Армиягә яраксыз дигән диагноз куелганнар арасында, нигездә, нинди авырулар өстенлек итә?

- Хәрби исәптә торучыларның сәламәтлек торышы узган еллар белән чагыштырганда бераз яхшырды. Ләкин, медицина тикшерүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әле бу өлкәдә эшлисе эшләр байтак. Егетләрне сәламәтләндерү чараларының сыйфатын арттыру, аларны кече яшьтән спортка тарту мөһим.

Язгы кампаниядә сәламәтлекләре буенча армиягә барудан 43 егет азат ителгән иде. Аларда эндокрин чирләр, матдәләр алмашы һәм туклану бозылу, ашкайнату органы авырулары (ашказанында һәм уникеилле эчәктә язва), сөяк-мускул системасы авырулары (умырткада һәм табанда), нерв системасы авырулары (баш, арка мие травмалары), кан әйләнеше системасы авырулары (йөрәк, гипертоник чирләр), тире авырулары табылды.

Туберкулез, ВИЧ-инфекция, хроник алкоголизм, наркоманлык кебек социаль әһәмиятле чирләр ачыкланмады.

- Армиядән качучыларга карата нинди чаралар күрелә? Андыйларны җинаять җаваплылыгына тарту дәвам итәме?

- Көзге чакырылышта медицина комиссияләренә килергә тиешле 209 егетнең әлегә 119ы гына килде. Комиссия аларның 29ын армиягә җибәрергә дигән карар чыгарды.

Повесткаларга җавап бирмәүчеләрне эзләү буенча хәрби комиссариат Эчке эшләр бүлеге, федераль миграция хезмәте белән берлектә эшли. Армиядән качып йөрүчеләргә закон нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Бу җәһәттән авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәсем килә: качып йөрүчеләрне барлау буенча алар участок вәкаләтлеләре, авыл активы белән берлектә эшне көчәйтсеннәр иде. Армиягә бармаса баласының җаваплылыкка тартылырга мөмкин икәнлеген, шулай ук хәрби билеты булмаса яки хәрби хезмәттән законлы рәвештә азат ителмәсә, улының киләчәктә яхшы эшкә урнаша алмаячагын әти-әниләрнең дә белеп торуы мөһим. Без армиядән качучыларга карата җинаять эше кузгатуны сорап Тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләр бирүне арттырачакбыз.

Көзге чакырылыш кампаниясендә комиссияләргә без хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрнең әти-әниләрен дә чакыра башладык. Бу үз чиратында уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйбыз. Шулай ук хәрби комиссариат мәктәпләрнең 9, 10, 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар да үткәрергә планлаштыра.

- Булачак солдат хезмәт итәргә теләгән частьны үзе сайлый аламы?

- Чакырылыш комиссияләре үткәндә алар бу турыда белдерә алалар. Әлбәттә, егетләрнең теләкләре исәпкә алына. Ләкин, беренче чиратта, егетләрнең сәламәтлек категориясенә, белеменә, белгечлегенә, спорт квалификациясенә карыйбыз, шулай ук гаилә хәле дә роль уйный. Әйтергә кирәк, егетләрнең күпчелеге хәрби-диңгез флотында, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телиләр.

- Хәрби комиссариатның район бүлеге кайсы частьлар белән элемтәдә тора? Андый частьларда хезмәт итүнең егетләр өчен нинди өстенлекләре бар?

- Бүген районның ике часть белән шефлык килешүе бар: Мәскәү өлкәсе Одинцово районы Голицино поселогында һәм шулай ук Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск районы Калининец поселогында урнашкан хәрби частьлар белән. Икенчесе белән агымдагы елның февраль аенда гына килешү төзелде. Язгы чакырылышның биш егете әлеге частька җибәрелде, көзен армиягә китүчеләрнең дә бишесе шунда хезмәт итәр дип планлаштырыла. Шефлык элемтәләре солдатларның хәрби хезмәткә күнегү чорын җиңеләйтергә, район делегациясенә хәрби частьларда булырга, андагы шартларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

- Тукай районы егетләрен озату 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәкме?

- Беренче егетләр 23 октябрьдә киткән иде. Инде 12 егетебез хәрби частьларга юл алды. Иртәгә менә, 12 ноябрьдә, ике егетне Президент полкына озатабыз. Тукай районында соңгы озату 16 декабрьгә планлаштырылган. Аларның барысына хәерле, имин юллар юрыйбыз, солдатларыбыз хәрби бурычларын лаеклы үтәп, армиядән чын ир-егетләр булып, исән-сау кайтсыннар, дип телибез.

2015 елның октябрь-декабрь айларында республикадан хәрби хезмәткә 4 меңгә якын ир-егет чакырыла.

Чакыру пунктында егетләргә «ВТБ24» банк картасы бирелә. Анда аена 2 мең сум акча күчә. Карта ата-ананың кәрәзле телефонына тоташтырыла. Ата-ана анда акча кергәнне, чыкканны контрольдә тота, кирәксә, үзе дә акча күчерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев