Корылыкта бәрәңге төбен өяргәме, әллә юкмы?
Фермер Миңнеханов "икенче икмәкне" үстерү серләренә өйрәтә Минталип Исмәгыйль улын районыбызда яхшы беләләр. Тырыш фермер ул. М. Миңнеханов ала торган бәрәңге уңышы белән тагын кайсы хуҗалык горурлана алыр икән? Бүген фермер көзен мул уңыш алу өчен бар көчен куеп эшли.
- Үсемлекләр үсеп китсеннәр, мул уңыш бирсеннәр өчен аларны карарга, тәрбияләргә кирәк. Күңелеңне биреп эшләсәң - җир сиңа рәхмәтен кайтармый калмый ул, - дип каршы алды безне үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында Минталип Миңнеханов.
Аның сүзләрен җөпләгәндәй, ике юл кырыенда яшел дәрья булып, юк, бәрәңге түгел, ә тигез, чүпнең әсәре дә булмаган бодай кырлары җәелгән. Нык сабаклы, башаклары бүртеп торган язгы бодай киңлекләренә сокланып, соравымны бирмичә түзә алмыйм: "Сере нәрсәдә?" - дип, гаҗәеп бер җавап көтеп, фермерга караш атам. Ул исә, елмаеп: "Ашламада, суда, сеңлем,"- дип, миңа җавабын кайтара.
Ниһаять, хуҗалык дан тотучы бәрәңге басуына да килеп җитәбез. 80 гектарда үсүче "розара", "невский", "ароза" сортлы бәрәңгене Минталип Исмәгыйль улы күз карасыдай тәрбияли. Даими рәвештә ашлама кертеп тукландыра, "Бауэр" маркалы Австриядә чыгарылган сугару агрегаты ярдәмендә суын сибеп тора. Әлеге агрегатны карап төзәтеп торалар.
- Суны якындагы буадан алабыз. Насос ярдәмендә торбалар аша су сугару агрегатына куыла. Гадәттә, сугаруның бер циклы 72 сәгать тәшкил итә. Ягъни басуны бер әйләнеп чыгу өчен, агрегатка шуның кадәр вакыт кирәк. Әлбәттә, әлеге процесс очсызлардан түгел. Бер цикл су сибүгә якынча 60 мең сум күләмендә акча тотыла, - дип сөйли эш үзенчәлекләре турында фермер. - Ләкин шунсыз булмый. Быелгы корылык вакытында аеруча. Үсемлекләргә, бәрәңгегә су кирәк. Ашламасыз, дымсыз үсми ул. Монда инде чыгымнар турында уйлап тормыйсың. Бар көчне уңыш алуга юнәлтәсең, - ди ул.
Сүз артыннан сүз, бәрәңгене ничек дөрес үстерергә кирәк дигән темага да кереп китәбез. Баксаң, "икенче икмәк"не үстерүнең нечкәлекләре шактый икән. Мәсәлән, гади халыкның күбесе һава кызу торганда, бәрәңгене яру кирәкме, файдасыннан кала, зыяны күбрәк булмасмы дип баш вата. Тәҗрибәле фермер сүзләренә караганда, бәрәңгене эссе төшкәч - кичен, яисә кояш чыкканчы, иртән иртүк ярырга кирәк икән.
Аннан кала, бәрәңгене күбесе 15-20 сантиметр биеклеккә җитеп үскәч яралар. Бу - дөрес түгел. Болай эшләгәндә, үсемлекнең тамырлары өзелә, ул стресс кичерә, уңышы да аз була. Шуңа күрә, бәрәңге тишелеп, 5-7 сантиметр булгач та аның төбен өяргә кирәк. Бу вакытта бәрәңге тамырлары бүлбеләнә башлый. Сабагы җир астында калып, тамырлар җәелебрәк үсә, бүлбене күбрәк бирә икән.
- Уңыш яхшы булсын өчен, вакытында ашламасын кертергә, сугарырга кирәк. Бәрәңгене ярып, ул 5-10 сантиметрга күтәрелгәч тә, аны "Нагро", "Жуз-2" кебек ашламалар белән тукландырабыз. Аннары үсемлеккә беренче тапкыр су бирәбез, - дип, Минталип Миңнеханов бәрәңге үстерү нечкәлекләренә төшендерә башлый. - Шул ук вакытта чүп үләннәренә каршы чаралар да күрү мөһим. Әйтик, билчән, эт эчәгесен бетерү өчен, 1 гектарга 300 грамм исәбеннән "Зенкор" дигән системалы гербицидка "Титус" һәм "Трент 90" гербицидларын кушып, шул катнашманы кертәбез. Бәрәңгенең чәчәк ату фазасында исә, ашламага өстәп, фитофтороз һәм башка төр авырулар белән көрәшүче, аларга каршы торырга ярдәм итүче препаратлар бирелә. Шул рәвешле әлеге культураны өч тапкыр эшкәртергә кирәк. Шунсыз калган икесенең файдасы юк, - ди Минталип Исмәгыйль улы.
Язын, бәрәңгене утыртканчы, аны бөҗәкләрдән, каты корттан (проволочник) саклау максатыннан "Престиж" препараты белән дә эшкәртергә кирәк икәнлеген хуҗалык җитәкчесе аерым билгеләп үтте.
"Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр уң барса да, билгеле, проблемалар да юк түгел. Күбесенчә, әлеге проблемалар эшче кулларның җитешеп бетмәвенә, оста механизаторларның аз булуына барып тоташа. Шуңа өстәп техника белән тәэмин ителештә дә бераз кыенлыклар бар.
- Авыл хуҗалыгы техникасы кыйммәт, аның байтагы сезонлы эшләрдә генә кулланылып, ел әйләнәсендә бер файдасызга тик тора. Техника белән тәэмин итүдә хөкүмәт ярдәме күбрәк тисә, җирдә көне-төне тир түгеп, халык тамагын кайгыртучы авыл хезмәтчәннәренә җиңелрәк булыр иде, - дип борчуын белдерде Минталип абый.
Нинди генә кыенлыклар булса да, Минталип Миңнеханов барын да яхшыга юрап эшләүгә күнеккән. Менә бит быел да аның бәрәңгесе ничек матур гына үсеп килә. Көзен уңышның да мулдан буласына аның ышанычы нык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев