Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Әлһәмдүлилләһ! Барлык мөселманнар өчен дә олугъ бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһ булырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын - үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытылган, кимсетелгән кешеләрне,...

Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Әссәләмү галейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Әлһәмдүлилләһ! Барлык мөселманнар өчен дә олугъ бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһ булырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын - үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытылган, кимсетелгән кешеләрне, туганнарыбызны, якыннарыбызны да искә алу өчен бер форсат. Ягъни фани дөньядагы һәр яшәеш көнебезне мөселман кардәшләребез белән берлектә, бергәлектә, бер-беребезгә ярдәмләшеп үткәрергә чакыра.

Корбан гаете янәдән иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакъландырырга, начар уйлардан, явызлыктан арынырга сәбәпче булып тора. Шуңа да мөселманнар әлеге олугъ бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Ошбу изге бәйрәм көнне без, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, яхшы гамәлләр генә кылып, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә тырышабыз. Корбаннарыбызны чалганда туганнарыбызны, дусларыбызны, күршеләребезне искә алып, алар белән яхшы мөнәсәбәтләребезне тагын да җанландырып, бу шатлыклы көнне бергәләп бәйрәм итәбез.

Реклама

Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, укыган намазларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, хаҗларыбызны, догаларыбызны һәм дә чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Корбан бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Уйларыбыз, фикерләребез һәм гамәлләребез изгелектә генә булып, киләчәк Корбан бәйрәмнәрен дә исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булса иде!

фото z-launcher.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев