Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кибет тә кирәк, клуб та эшләсен

Редакциягә Таулы Дөреш авылыннан Сәлимулла абый Бакиров шалтыратты. «Күптән түгел авылдагы район кулланучылар җәмгыяте кибете бинасын реконструкцияләп фельдшер-акушерлык пункты һәм клуб ачтылар. Моның өчен авыл халкы бик рәхмәтле. Тик менә клуб дигәне бик сирәк ачыла. Аннары, авылда һәрдаим эшләп торучы бер кибет юк. Дөрес, Иске Дөрештән шәхси эшмәкәр Рәмзия Шәехова...

Авыл старостасының сорауларына ачыклык кертү максатыннан без Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбековка чыктык. «Клубка әлегә аерым мөдир билгеләнмәгән. Эшне ярты ставкада Иске Дөреш мәдәният йорты директоры Янирә Әминова алып бара. Клуб бәйрәмнәр яисә авылда башка чаралар үткәргәндә ачыла. Гомумән, бу бина киләчәктә авылның иҗтимагый үзәге, җыелып ял итү урыны буларак файдаланылыр дип көтелә. Ул шул максатны күздә тотып ачылды да. Ә кибеткә килгәндә исә, шәхси эшмәкәр Рәмзия Шәеховага сатуны элеккеге ФАП бинасында оештырырга тәкъдим иттек», - дип җавап бирде җирлек башлыгы.
Янирә Әминова үзе исә клубта ачылганнан бирле инде берничә чара үтүен, ярты ставкада гына эшләгәнгә күрә анда эшчәнлекнең көн саен алып барырга мөмкин түгеллеген аңлатты. Мәсәлән, бу көннәрдә җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Истоки» фестиваленә сәхнәләштерелгән күренеш әзерләнгәнен, анда Таулы Дөрештән бик актив җырчы апалар Гүзәлия Талипова һәм Сәлимә Салихованың катнашуын һәм бу күренешнең февраль аенда Таулы Дөреш клубында да куелачагын җиткерде. Гомумән, Иске Дөреш мәдәният йорты хезмәткәрләре Таулы Дөрешне читтә калдырмаячак, анда төрле чаралар белән киләчәк, дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисең, кече авыл?