Соңгы көннәрдә Сарман юлы буенча кайткан һәркем юл янындагы басуларда күпләп "КамАЗ" машиналарына тап була. Вакыт-вакыт алар урыннарыннан кубалар да, авыр йөк төяп, бер-бер артлы китеп баралар, артларыннан алмашка башка машиналар килеп баса. Биредә "Кама" агрофирмасы шикәр чөгендерен ала икән. Узган елдагы кебек үк, быел да камалылар чөгендер алуны оешкан...
- Шикәр чөгендерен ике көн элек ала башладык, - ди "Кама" агрофирмасы агрономы Минталип Галиев. - Быел да әлеге эштә безгә "Зәй шикәре", "Җәлил", "Зәй" агрофирмалары ярдәм итә. Чөнки бездә шикәр чөгендерен җыеп алу өчен махсус комбайннар, төягеч агрегатлар юк. Аларның ярдәме белән татлы тамырны җыю да вакытында тәмамланачак, - диде Минталип Кәрим улы.
Без басып торган Новотроицкое бүлекчәсендә бу вакытта бер өем шикәр чөгендерен "Ропа-Маус" агрегаты белән "КамАЗ" машиналарына төйиләр иде. Агрегат тасмасына татлы тамырны сәнәк белән җитез атучы эшче Александр Блинцовның сүзгә бүленеп торырга вакыты юк. Ул өемнең бер ягыннан икенче ягына күчеп кенә тора. Төягеч агрегат белән идарә итүче Олег Мелехов махсус тасма буенча "агып килә торган" чөгендерне машиналарга төяүне контрольдән чыгармый.
- Безнең бүлекчәдә 878 гектар мәйданда "леопард", "оригинал" сортлы шикәр чөгендере игелә, - дип сөйли агрофирманың Новотроицкое бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов. - Бүген шуның 332 гектары алынды. Тәүлегенә якынча 142 гектар чөгендер җыябыз. Уңыш ягына килгәндә, ул начар дип әйтеп булмый: гектарына 300 центнер тәшкил итә.
Чөгендергә төшүләренең икенче көнендә биредә 41 180 центнер татлы тамыр алганнар. Шикәр заводына 46 385 центнер (150-330 машина) чөгендер озатылган.
Эш вакытына килгәндә, монда ул иртәнге сәгать алтыларда ук башлана. Казып алынган чөгендерне шушы вакытттан машиналарга төяп, Зәй шикәр заводына озата башлыйлар. "КамАЗ" машиналары бертуктаусыз диярлек кичке сәгатъ уннарга кадәр ике арада юл тота. Бу - хуҗалыкның үзе өчен дә, йөк ташучылар өчен дә файдалы. Соңгыларына килгәндә, алар - шәхси транспортларында килешү нигезендә ялланып эшләүчеләр. Чөгендер ташу, икмәк йөртүгә караганда акча ягыннан файдалырак икән. Шуңа да, чөгендер алу вакыты җитү белән, машиналары булган шәхси эшмәкәрләр чөгендер басуларына ашыгалар.
Татлы тамырны казуда җәмгысы 11 комбайн, 3 төягеч агрегат эшли.
- "Зәй шикәре" агрофирмасыннан 4 "Ропа-Тигр" комбайны - Суровка авылы янындагы басуда, "Зәй" хуҗалыгыннан 3 комбайн - Новотроицкоеда, "Җәлил" агрофирмасыннан 4 комбайн бүлекчәнең Күперле авылы басуында эшлиләр, - дип сүзен дәвам итте Равил Илдарханов. - Быел, узган елдагы тәҗрибә буенча, чөгендерне иртәрәк ала башладык. Бүтән елларда зәйлеләр үзләрендәге шикәр чөгендерен җыеп бетергәч кенә ярдәмгә киләләр иде. Хәзер исә иң элек бездә эшләп китәләр, аннары гына үз басуларына керәләр. Шул рәвешле эш итүне җитәкчелек файдалы дип тапты, аннары техника, эшчеләр белән тәэмин итү дә яхшы оештырылган. Шуңа күрә дә, һава торышы уңай булса, бер өч көннән шикәр чөгендерен алып бетерергә ниятләп торабыз, - диде Равил Фәйзелхан улы.
Аның сүзләрен раслагандай, чөгендер басуында бертуктаусыз комбайннар гөрелди, төягеч агрегатлар шикәргә әйләнәсе чималны машиналарга ташлап тора. Чыннан да, биредә эшнең яхшы оешканлыгы күренеп тора. Техникада, эшче кулларның ныклыгында шик юк. Табигать кенә фасылына хас көйсезлеген тыеп, эшне вакытында башкарып чыгар өчен аяз көннәрен бирсен.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев