Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Кама» агрофирмасы сынау суктыруы үткәрде. Уңышы әйбәт күренә

- Җитезрәк егетләр!.. Алмаз, бункерыңны бушат, машина килде!.. Бодайның җилемчәсе ничек, яхшымы? Узган атнаның пәнҗешәмбесендә «Кама» агрофирмасының Шилнәбаш авылыннан ерак булмаган көзге бодай кырында менә шундыйрак сөйләшүгә тап булдым. Бу көнне хуҗалык механизаторлары икмәк уңышын билгеләү өчен беренче тапкыр иген кырына - сынау суктыруга төште.

Яңа, куәтле комбайннарны иярләгән бу егетләрдән кала, 178 гектар «Башкирская 10» сортлы көзге бодай кырында хуҗалыкның һәммә эшчеләре, хезмәткәрләре җыйналган иде дисәм - ялган булмас. Агрофирма җитәкчесе Фәнис Газетдинов та, хуҗалыкның баш агрономы, инженеры, икътисад бүлеге хезмәткәрләре - һәркайсы алтын киңлекләрдән җитез барган «Нью Холланд», «Клаас Мега», «Клаас Тукано» комбайннарының эшен күзәтә. Күңелле күренеш.
- Биредә бүген берьюлы 14 комбайн эшли. Шуларның 8е - «Кама» комбайннары, калган 6сы - «Финагротрейд» җәмгыятенеке. Бүген без әлеге кырда сынау суктыру үткәрәбез, - ди Фәнис Таҗетдин улы.
Агрофирманың баш инженеры Раушан Харисов белән машинада комбайнчылар янына ашыгабыз. Ерак түгел генә бункерыннан «КамАЗ»га бөртек бушатучы бер комбайнны шәйләп алам.
- Яшь егетебез - Алмаз Җаббаров эшли анда, - ди юлдашым. - Бу кырда эшләүче механизаторлар арасында иң яше ул. Моңарчы берничә ел рәттән әтисе Айрат Җаббаров белән бергә уракка чыгып эшләде, тырышлыгын күрсәтте. Быел унсигезе тулып, Чаллыдагы төзелеш көллиятенең икенче курсын тәмамлады. Эш тәҗрибәсе булгач, бу уракта аның үзенә генә ышанып бер комбайн тапшырырга булдык. Әлегә яхшы гына бара, алда ни буласын вакыт күрсәтер, - диде Раушан Харисов.
Комбайн янына килеп туктагач та, Алмаз җәһәт кенә кабинадан төште дә безнең янга юнәлде. Йөзендә балалык төсмере дә җуелмаган егетнең кулларында, беләгендә көч, эшкә дәрте нык булуын чамалыйм.
- Алмаз, ни өчен син комбайнга утырырга булдың? Җәйгә җиңелрәк эш тә табарга була бит? - дип хәйләкәр соравымны биреп куям. Егет исә, моңа җитди карап, озак уйлап тормый төпле җавабын кайтарырга җитешә:
- Кечкенәдән үк техникага мәхәббәтем көчле иде. Әти белән дүрт ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәч тә, әлеге хезмәтнең авырлыгын, тәмен үзем татып-тоеп карадым. Һәм беләсезме - мине бу бер дә куркытмады, киресенчә, һәр җәйне түземсезләнеп көтеп алдым. Мин дә, әтием кебек үк, җир кешесе, - дип елмайды Алмаз.
Аның белән бик озаклап, тәмләп кенә сөйләшергә ниятләсәм дә, эш кешесенең эштә булуы хәерле шул. Шуңа да егетне озаклап сөйләштереп тормадым. Ул ничек җитез генә яныбызга килеп баскан булса, шулай тиз арада янә комбайнга утырып, кырның икенче башына юнәлде.
Алмаз Җаббаровтан кала биредә һәр механизатор үз эшенең остасы, хуҗалыкта озак еллар эшләгән авыл хезмәтчәннәре. Алмазның әтисе Айрат Җәббаров, мәсәлән, авыл хуҗалыгында инде утыз елга якын эшли. Аның белән бергә яшьтәшләре дә, лаеклы ялга чыгып та, җиргә мәхәббәте нык булган пенсионер механизаторлар да тир түгә.
Хезмәтенә күрә, түләве дә яхшы булырга тиеш бит. «Кама» агрофирмасы баш икътисадчысы Равия Асадова белән бу хакта да сөйләшеп алырга өлгерәбез.
- Хезмәт хакын түләүгә килгәндә, аны без һәр комбайнның төренә, механизаторның эш тәҗрибәсенә, гектарыннан чыккан уңышка карап билгелибез. Саный китсәк, хезмәт хакын исәпләп чыгаруның нечкәлекләре бихисап аның. Исәп-хисап ясаганда һәр кеше эшләвенә карап, тиешлесен ала, - диде ул.
Ярый, эшче куллар, яхшы хезмәт хакы белән бергә, техниканың урак вакытында ватылмыйча эшләве дә, ягулык-майлау материалларының җитәрлек күләмдә булуы да кирәк. Чөнки биредә һәрнәрсә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Бер генә чылбырда өзеклек килеп чыкса да, ул бөтен эш барышына йогынты ясарга мөмкин.
- Ягулык белән тәэмин ителешкә килгәндә, әлеге мәсьәләне бер-ике көндә чишеп бетерәчәкбез. Әлегә ягулыкка кытлык юк. Моннан кала, суктырып алган ашлыкны ындыр табагына алып кайту өчен йөк машиналары да җитәрлек. «Татнефть» белән быел уракта 46 «КамАЗ» машинасын файдалану өчен килешү төзедек. Шушы көннәрдә алар килә башлады. Шул ук вакытта, кирәге чыкканда, йөк машиналары булган шәхси эшмәкәрләрне дә җәлеп итәбез. Бөртек ташуда бездә хәтта чит ил маркалы «Ман» машиналарына кадәр эшли, - ди Фәнис Газетдинов.
Кыскасы, «Кама» агрофирмасы быелгы уракка ярыйсы гына әзерләнгән. Механизаторларын барлап, комбайннарны да эшче кулсыз калдырмаганнар, җыеп алынасы игенне алып кайту, техниканы майлау, ягулык материаллары белән тәэмин ителеш, хезмәт хаклары турында да кайгыртканнар.
- Уңыш ярыйсы күренә, тоташ яңгырга гына китмәсен. Калганын башкарып чыгарырга хәлебез дә, мөмкинлегебез дә җитә, - диделәр хушлашканда хуҗалык игенчеләре. Шулай булсын. Игенчеләрнең эше уң булып, безнең өстәлләр икмәктән өзелмәсен.
P.S. Газетаны басмага җибәргәнче «Кама» агрофирмасына шалтыратып сынау суктырудан соң уңышның нинди булуы белән кызыксындык. «Бүгенге көндә агрофирма буенча гектарына уртача уңыш 24,5 центнер тәшкил итә», - диде хуҗалык җитәкчесе Фәнис Газетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак