Якты юл
  • Рус Тат
  • “Кама” агрофирмасы басуларында суперэлиталы сортлар игелә

    Язгы кыр эшләренең кызган чагы, вакыт ашыктыра. Җир көнләп түгел, сәгатьләп өлгерде. Буразнаның дымы бар чакта чәчеп өлгерергә кирәк. "Кама агрофирмасы" ҖЧҖ басуларында да иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынып тормый.

    Новотроицкое авылы янындагы басуда эшләүче механизаторлар янына тукталып, кыр эшләренең барышы белән кызыксындык.

    "Җирнең ныклап кипшенгәнен инде дүрт күз белән көттек, әле бүген дә кайбер урыннардан үтеп булмый", - ди шушы басуларны 35 ел дәвамында бөтен агротехник таләпләрне җиренә җиткереп, иң мөһиме, шушы җирне яратып, бөртекләр бәрәкәтле туфракка төшсен дип эшләүче хезмәт ветераны Әхәт Исрафилов. Шундый ук тәҗрибәле механизаторлар Ильяс Салихов һәм Юрий Суров белән бергә 968 гектарлы басуда эшлиләр иде. Хуҗалыкның техникасы җитәрлек: басуларда барлыгы 15 трактор эшли, сыналган МТЗ-1221 тракторлары янына соңгы елларда җитештерүчәнлеге бермә-бер артыграк булган "НьюХолланд", "МакКормик" кебек чит ил техникасы өстәлгән. Чәчү технологиясе буенча ачыклык кертү йөзеннән "Агрокөч төркеме" ЯАҖ баш агрономы Наил Вәлиев белән хәбәрләштек. Бу сезон "Кама" агрофирмасы хуҗалыгы өчен бермә-бер җаваплы: орлыкчылык белән шөгыльләнә башлыйбыз. Быел беренче тапкыр хуҗалык басуларында бодай, арпа, борчакның суперэлиталы, Р-2 сортларын урнаштырабыз. 1000 тоннадан артык орлык сатып алдык, әлеге сумма һәр тонна өчен 7300 сум исәбеннән Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәте бюджетларыннан субсидияләнергә тиеш. Эшне көздән 4500 гектарда көзге бодайның суперэлиталы "башкирская-16", "шкипетр", "казанская-285" сортларын чәчүдән башлаган идек, уҗымнар матур гына күтәрелеп килә. 7957 гектарда язгы бодайның - Р-2, "эскадо-66", "симбирцид", "маргарита" сортларын, 50 гектарда борчакның - "указ", 4818 гектарда арпаның "раушан" сортларын чәчүне планлаштырдык. Табигать шартлары да уңай килеп, барлык агрофирмаларны югары сыйфатлы орлык белән тәэмин итәрлек уңыш җыеп аласы иде дигән теләк-өмет белән эшлибез",- диде тәҗрибәле җир белгече. Бүгенге көндә районда иң зур чәчүлек мәйданы - 19311 гектар биләгән бу хуҗалыкта язгы чәчү. 1736 гектарда башкарылган. Бүгенге көндә игенчеләр шикәр чөгендере чәчә. Пландагы 2500 гектарның 1501 гектарында әлеге культура урнаштырылды. Әйе, игенче өчен иң изге теләк - яз-җәйләр мәрхәмәтле, көзләр бәрәкәте белән килсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: