Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иске Дөреш авылында ремонттан соң ачылган клубта бүген чыршы бәйрәме узды

1973 елдан бирле ремонт күрмәгән бина, ниһаять, төзекләндерелеп, аны ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да килгән иде. Җитәкчеләр мәдәният йортын төзергә булышкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Безнең районда 89 авыл бар. Аның һәрберсенә дә игътибар итәргә тырышабыз. Ә Иске Дөрештә шундый матур, чиста, якты, бәйрәмчә итеп ясалган клуб ачылу - зур шатлык. Яңа елга яңа мәдәният йорты белән керәбез, Аллага шөкер. Алга таба төзекләнеп бетмәгән җирләрен төзекләндереп, яз көнендә яңа агачлар утыртып, клубны тагын да матурайтырбыз әле. Аның өчен барыбызга да актив булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев