Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иске Абдул мәдәният йорты җылынды

Район авылларындагы мәдәният йортларының, клубларның күбесенә бүгенге көндә төзекләндерү кирәк. Капиталь булмаса да, вак ремонт таләп ителгән урыннар җитәрлек. Җирлекләрнең үз көче белән, я булмаса башка чарасын табып алар кулдан килгәнчә эшләнә. Иске Абдул клубында да күп еллар чишелмичә яткан мәсьәлә хәл ителде - авыл халкы Яңа ел бәйрәмен быел...

Дөрес, кемгәдер яңа мәдәният үзәкле булу бәхете дә эләкте. Авыл клублары төзү буенча республикада узган ел махсус программа эшли башлаган иде. Былтыр Иске Җирекледә яңа мәдәният йорты салынса, быел Круглое Поле халкы яңа мәдәният үзәкле булыр дип көтелә. Әлеге максатка акча республика бюджетыннан бүленә. Биредә төзелеш эшләре башланды инде.

Авыл клубларының һәм мәдәният йортларының күпчелеге узган гасырның 70-80нче елларында төзелгән. Иске Абдул мәдәният йорты да шундыйлардан. Бинаның эче дә, тирә-ягы да чиста, каралган. Авыл халкы үзе дә бик актив икән. Төрле кичәләр мәдәният йортында һәрдаим үткәрелеп тора. Бина эче салкынча булуга да карамастан, халык андый очрашуларга моңа кадәр дә күпләп җыела торган булган. "Менә бер ай инде авылдашларыбыз җылы залда утырып, кичәләрдән күңеленә рухи азык алып, рәхәтләнеп ял итеп кайтып китә", - диләр мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева һәм сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова.

Элек мәдәният йорты бинасы тулысынча зур таш җылыткычлар белән җылытылган. Биредәге хезмәткәрләр үзләренчә "Быков ташлары" дип атаган әлеге җайланмалар электр аша җылына торган булган. Бүген фойеда, 300 урынга исәпләнгән шактый зур тамаша залында һәм кече залда әлеге ташлар урынына заманча яңа алюминий җылыткычлар куелган. Кулны якын китерүгә үк алардан кайнарлык бөркелә. Кыскасы, залда рәхәтләнеп өс киемнәрен салып утырып озаклап концерт, спектакль яки башка тамаша карарга була. Стеналар, тәрәзәләргә килгәндә исә, алар да яхшы хәлдә, җылылыкны читкә чыгармыйлар. Тәрәзәләрне дүрт ел элек пластикка алмаштырган булганнар. Түшәмен дә үзгәртү мөмкинлеге табылса яхшы булыр иде дә бит...

Җылыту системасын яңартуда барлык эшләрне Вахит Насыйбуллин җитәкчелегендәге "Тукай җылылык һәм газ оешмасы" башкарган. Өч бүлмәгә уникешәр секцияле барлыгы унике җылыткыч куелган, котельныйга яңа мич урнаштырганнар. Хәзергә әле җылыту электр энергиясе ярдәмендә башкарыла. Планда - җылыту системасын газга көйләү. "Проекты бар, сметасы төзелгән, бүгенге көндә финанслау мәсьәләсен хәл итү бурычы тора", - ди авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина. "Газ белән җылытыла башлаган очракта да җылыткычларны яңадан үзгәртеп торасы булмый", - дип ачыклык кертә "Тукай җылылык һәм газ оешмасы" директоры Вахит Насыйбуллин. Барлык эшләрне атна-ун көн эчендә башкарып чыкканнар. Якынча 350 мең сум акча тотылган.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре тиз арада һәм сыйфатлы итеп эшне башкарып чыккан "Тукай җылылык һәм газ оешмасы" эшчеләренә газета аша рәхмәтләрен җиткерәләр. Рәмис Вәзиевка, Семен Мамаевка, мастер Илнар Хафизовка, Рәсим Сәхәбиев җитәкчелегендәге электриклар бригадасына, оешманың авылдагы операторлары Илшат Хөснетдиновка һәм Гомәр Гатиятуллинга тел-теш тидерерлек түгел, булсын дип, җиренә җиткереп эшләделәр, диләр алар.

Хәзер фойеда, грим ясау бүлмәсендә һәм котельныйда таш торбаларны алып яңа җылыткычлар куясы бар. Аларын да шушы көннәрдә алыштыра башларга уйлыйлар "Тукай җылылык һәм газ оешмасы" егетләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт мђдђният йорты ремонтные работы ремонтлау